Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 07.02.2024

Можга татарлары милли-мәдәни автономиясе Туган тел көненә багышланган чара уздыра

Tatar-inform.tatar 

Можга татарлары милли-мәдәни автономиясе 17 февраль көнне Туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасына чакыра. Бу хакта «Яңарыш» Удмуртия республикасы татар газетасы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Ижевск янында шартлау ракета двигательләрен планлы сынау вакытында булган - ТАСС

Tatar-inform.tatar 

Ижевск янында шартлау видеосы төшерелгән видеокадрлар социаль челтәрләрдә таралды. Әлеге хәл ракета двигательләрен планлы сынау вакытында булган. Бу турыда ТАСС агентлыгы Завьялов районы Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) сылтама белән яза.

Читать дальше...

Путин: 1 февральдән 20 миллионга якын кешегә 40тан артык төрле түләүләр индексацияләнде

Tatar-inform.tatar 

Россиядә 1 февральдән 40тан артык төрле социаль түләүләр индексацияләнде, әлеге чаралар 20 млн кешегә кагылды. Бу хакта Президент Владимир Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәдә әйтте.

Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева Россия Президентын сайлауга гаилә белән килергә киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева республика халкына Россия Президентын сайлауга гаиләләре белән килергә тәкъдим итте. Мондый киңәшне ул Гаилә елына багышланган туры эфир вакытында бирде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

Читать дальше...

Экзитпол: Илһам Алиев — Азәрбайҗан Президенты сайлауларында лидер

Tatar-inform.tatar 

Азәрбайҗанның гамәлдәге президенты Илһам Алиев чираттан тыш президент сайлауларында 93,9 процент тавыш җыеп, алда бара. Гражданнарның хезмәт хокукларын яклау лигасы экспертлары һәм Американың Oracle Advisory Group оешмасы үткәргән экзитпол нәтиҗәләре шушы мәгълүматны бирә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәү шәһәр суды Казан университеты экс-ректоры Гафуровны тикшерү изоляторында калдырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген апелляция инстанциясе Казан федераль университетының элеккеге ректоры Илшат Гафуровка чикләү чарасын озайтуны раслады. Бу хакта Мәскәүнең гомуми юрисдикция судлары матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Сәламәтлек саклау министрлыгы: Әтисе тәрәзәдән ыргыткан кызның хәле уртача авырлыкта

Tatar-inform.tatar 

Казанның Юдино бистәсендәге күпкатлы йорт тәрәзәсеннән әтисе ыргыткан кечкенә кызның хәле уртача авырлыкта. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Вице-премьер Равил Әхмәтшин КАМАЗның беренче директоры Лев Васильевны искә алды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан вице-премьеры, республиканың Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин КАМАЗның беренче директоры Лев Васильевны каберенә килеп искә алды. Лев Васильев 2023 елның августында вафат булды һәм Троекуровский зиратында җирләнде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Газпром» идарәсе рәисе Алексей Миллер белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Санкт-Петербургта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер газлаштыру буенча эшләрнең барышы һәм хезмәттәшлекнең башка юнәлешләре турында фикер алыштылар.

Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясендә Президент сайлавына бюджет акчасы бүленеше турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Республика бюджетыннан Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Россия Президентын сайлауларга әзерлек һәм үткәрүгә 54,5 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларның 85 проценты диярлек сайлау комиссияләре эшчәнлеген тәэмин итүгә китәчәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 37 нче утырышында комиссия рәисе урынбасары Андрей Нефедов хәбәр итте.

Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева Россиядә Гаилә елын икенче тапкыр игълан итү сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ни өчен Россиядә Гаилә елы икенче тапкыр игълан ителүен аңлатты. Бу турыда ул туры эфир вакытында әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

Читать дальше...

Песошин «Киләчәк уеннары»н үткәрү оператив штабы һәм эшче төркемнәр составын үзгәртте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын әзерләү һәм үткәрү оператив штабы һәм ике эшче төркем составын үзгәртү турында боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Читать дальше...

Юдинода баласын тәрәзәдән ыргыткан ир-атка карата җинаять эше ачылган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүче ир-ат баланы үтерергә маташуда шикләнелә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Читать дальше...

Депутат Эдуард Шәрәфиев кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен үз теләге белән хәрби хезмәткә киткән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе Президент вазифасына кандидатларның төп исемлеген билгели

Tatar-inform.tatar 

8 февральдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президенты вазифасына кандидатларның соңгы исемлеген билгеләячәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 37 нче утырышында комиссия рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Читать дальше...

Катнашучылар һәм призлар арта: Песошинга «Ел инновациясе» бәйгесе яңалыкларын сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Инвестиция-венчур фондының Күзәтү советы утырышын уздырды. Анда фондны 2030 елга кадәр үстерү концепциясен расладылар, стартаперлар һәм студентлар өчен «Ел инновациясе» республика бәйгесен башлап җибәрүне хупладылар һәм башка мәсьәләләрне карадылар. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның Юдино бистәсендә бер ир-ат бишенче кат тәрәзәсеннән кыз баланы ыргыткан

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанның Юдино бистәсендә ир-ат бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән 2 яшьлек кызны ыргыткан. Бу хакта «Татар-информ»га гадәттән тыш хәлнең шаһитлары хәбәр итте. Беренчел мәгълүматлар буенча, кызны үтеп баручы тотып алган.

Читать дальше...

Казанда узачак «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына билетлар сату дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр узачак «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирына билетлар сату дәвам итә. Аның рәсми сайтында шул хакта мәгълүмат урнаштырылган.

Читать дальше...

Казанда Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Конституцион советы биналарына ремонт ясалачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда Ирек мәйданында урнашкан Татарстан Министрлар Кабинеты бинасына капиталь ремонт ясарга ниятлиләр. Төзекләндерү эшләре 35,6 миллион сумга төшәчәк, диелә дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматта.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *