Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 13.02.2024

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге җитәкчесе билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы бүлеге башлыгы итеп юстиция подполковнигы Азат Хәбибрахманов билгеләнде. ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары – полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев аңа шәхсән үзе хезмәт таныклыгы тапшырды. Бу хакта «Алга» сайтындңа хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Новгородтан Фаилә Аймалетдинова Бөтенроссия ярышларында алтын медаль яулаган

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсеннән шорт-трек буенча Россия спорт мастеры Фаилә Аймалетдинова Бөтенроссия кышкы спартакиада ярышларында 500 метр дистанциядә алтын медаль яулаган. Ярыш 10 февраль көнне Чиләбе шәһәрендә узган. Бу хакта «Туган як» газетасы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстаннан Россия Герое Айнур Сафиуллин Кристина Орбакайте концертына каршы имза куйган

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан Россия Герое Айнур Сафиуллин Благовещенск шәһәрендә Кристина Орбакайте концертына каршы имза җыюны хуплады. Бу хакта «Татар-информ»га каһарманның әтисе сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иранга килде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иранга килде. Тәһран халыкара аэропортында аны Россия Федерациясенең ислам республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Алексей Дедов, Иранның сәнәгать, рудниклар һәм сәүдә министры урынбасары Мехди Зейгами һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Читать дальше...

Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләймановка Шаляпин исемендәге республика премиясе тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Җырчылар Ирек Фәттахов һәм Айдар Сөләйманов Федор Шаляпин исемендәге республика премиясенә ия булды. Егетләргә премия Шаляпинның туган көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән спектакль алдыннан тапшырылды.

Читать дальше...

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында лотерея җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте бинасында 2024 елның беренче алты аена холдинг басмаларына язылучылар арасында лотерея уенында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тапшырды. Барлыгы 17 приз уйнатылды, шул исәптән «Ижминводы» шифаханәсенә ике кешелек юллама — җиңүче анда үзе теләгән вакытта бара ала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова яза.

Читать дальше...

Путин М12 трассасында хәрәкәт итүгә оптималь тарифлар турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте һәм «Автодор» дәүләт компаниясе Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Көнчыгыш» түләүле магистрале аша йөрүгә оптималь тарифларны билгеләү өчен тәкъдимнәр бирергә тиеш булачак. Президент Владимир Путин шундый йөкләмә бирде.

Читать дальше...



Үзәк сайлау комиссиясе: Казан студентлары белән ил Президентын сайлау турында сөйләштеләр

Tatar-inform.tatar 

Россия юстиция университетының Казан филиалы студентлары Россия Президентын сайлауларда Татарстан яшьләре катнашуы турында сөйләште. Очрашуда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Экспертлар советы рәисе Роман Беляков спикер булды.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанның киләчәге яшьләр белән хәзер ничек эшләвебезгә бәйле

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның киләчәге яшьләр кулында, шуңа күрә яшьләр белән эшләүгә аерым игътибар бирү аеруча мөһим. Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул турыда әйтте. «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов шул хакта яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның аерылышу сәбәпләрен ачыкларга йөкләмә биргән

Tatar-inform.tatar 

Республика демограф-белгечләре соңгы биш елда төбәктәге аерылышу сәбәпләрен анализлый. Әлеге эшне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушкан. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева журналистларга бүген Казанда узган брифингта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

Читать дальше...

«Сабантуй» журналы һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән бәйгенең җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

2023 елның 1 апреленнән «Сабантуй» балалар журналы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Эш батыры – ил батыры» дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйгедә җиңүчеләр билгеле.

Читать дальше...

Миңнеханов Тукай районы һәм Чаллы башлыкларын проблемаларны хәл итүдә берләшергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

Тукай районы һәм Чаллы — ул бер агломерация. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов автокалада узган хисап сессиясендә ике территориянең социаль-икътисади үсешендә «тар урыннар» тәңгәл килүен һәм шуңа күрә алар бергә хәл ителергә мөмкин булуын, дип белдерде. Аерым алганда, аларга мастер-план ярдәм итә ала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов Мәһдиевкә Чаллыдагы башка шәһәрләрдән идарәче компанияләрне тикшерергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы мэры Наил Мәһдиевкә үз эшләрен башкара алмаган башка шәһәр идарәче компанияләрен ачыкларга кушты. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, шәһәр халкыннан «Халык контроле» аша һәм социаль челтәрләр аша күп кенә шундый дәгъвалар килә.

Читать дальше...

Казан мәктәбе тәрәзәсеннән егылып төшкән кызны нейрохирургия бүлегенә салганнар

Tatar-inform.tatar 

Казан мәктәбе тәрәзәсеннән егылып төшкән 15 яшьлек кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә ята, аның белән клиниканың нейрохирургия бүлеге белгечләре шөгыльләнә. Бу хакта «Татар-информ»га Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы хирургия ярдәме буенча урынбасары Михаил Поспелов сөйләде.

Читать дальше...

Диния нәзарәте 2024 ел хаҗына гаризалар кабул итү 13 көннән төгәлләнә дип искә төшерә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы 2024 елда хаҗ кылу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә. Быел хаҗ кылырга теләүче гражданнар һәм хаҗ кылучылар арасында килешүләр 25 февральгә кадәр төзелергә тиеш. Хәзер юлламаларны алдан алып кую тулы көченә бара, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Татарстан Яшьләр ассамблеясе кешеләрне берләштерү бурычын уңышлы хәл итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы кешеләрне берләштерү бурычын уңышлы хәл итә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге оешманың хисап-сайлау конференциясендә белдерде.

Читать дальше...

Калининградта Хәким Биктиевне соңгы юлга озаттылар

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 13 февральдә, Калининградта Бөек Ватан сугышында катнашкан, Калининград мөселман Җәмгыятенә нигез салган Хәким Исмәгыйль улы Биктиевне соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрасимен Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев оештырды һәм алып барды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.

Читать дальше...

«Җидегән чишмә» берләшмәсе Рүзәл Мөхәммәтшин иҗатына багышланган кичә уздыра

Tatar-inform.tatar 

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Кремль музей-тыюлыгы Казан ханнары төрбәсе янында өстәмә элмә такта кирәк түгел дип саный

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты баш редакторы Рәмис Латыйпов Казан ханнары җирләнгән урынга туристларга күренеп торырлык итеп өстәмә элмә такта урнаштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. «Казан кирмәне» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов ханнар төрбәсе янында өстәмә элмә такта кирәк түгел дигән фикердә.

Читать дальше...

Осиновода газ шартлаганнан соң зыян килгән йортларда яшәүчеләргә яңа фатирлар биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Осиновода газ шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән йортларда яшәүчеләргә яңа фатирлар бүлеп бирәләр. Бу хакта Яшел Үзән администрациясенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *