Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 04.03.2024

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны Дания Дәүләтшинага «Дуслык» орденын тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт ветераны, 1970-1980 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы Секретаре Дания Дәүләтшинага «Дуслык» орденын тапшырды. Ул республика файдасына күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен дәүләт бүләгенә ия булды. Шулай ук аны юбилее белән котладылар. 3 мартта Дания Дәүләтшинага 90 яшь тулды.

Читать дальше...

Биектау районындагы Айбаш авылы мәчетен реставрацияләүгә 90 млн тотылачак

Tatar-inform.tatar 

Биектау районының Айбаш авылында урнашкан тарихи мәчет бинасының бурасын һәм агач стеналарын җыю эшләре башланды. Күчмә киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин сөйләгәнчә, объект, тәһарәтханә, инженерлык челтәрләре һәм котельныйлар төзелешен исәпкә алып, 90 млн сумга якын дип бәяләнә.

Читать дальше...

Мәскәүдә полковник Әнвәр Чанышевның 100 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә сугыш ветераны, хәрби орденнар кавалеры, Мәскәү татар җәмгыяте активисты, ЦСКА җитәкчесе, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Әнвәр Хәйдәр улы Чанышевның тууына 100 ел тулуны билгеләп үттеләр. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Омск өлкәсенең Үләнкүл мәктәбе укучылары бәйгедә Җәлил шигырьләрен сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Омск өлкәсенең Муса Җәлил исемендәге Үләнкүл урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара узды. Биредә укучылар үз туган телләрендә чыгыш ясап, шигырь укучылар конкурсында катнашты.

Читать дальше...

Равил хәзрәт Зөфәров: Рамазан – Раббыбыз Аллаһтан дога кылып сорый торган ай

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Диния Нәзарәтендә Рамазан аен үткәрү тәртипләренә багышланган матбугат очрашуы булды. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр эшчәнлеге буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров әлеге очрашуда Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Читать дальше...

Миңнеханов Түбән Камада хастаханәнең ремонттан соң ачылган дәвалау корпусын карады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең икенче дәвалау корпусында булды. Аны республиканың сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Казанда су басу ихтималы булган бистәләр исемлеге билгеле

Tatar-inform.tatar 

Казанда кинәт җылытып җибәрү очрагында су басудан 1200дән артык кеше зыян күрергә мөмкин. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан мэриясенең Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин әйтте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада заманча спорт үзәген ачты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада искергән «Дуслык» спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында төзелгән «СИБУР Арена НК» заманча күп функцияле спорт үзәген ачты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Рөстәм Миңнеханов Түбән Каманың Борок авылында күп балалы гаиләләр белән аралашты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районында күп балалы гаиләләр яши торган Борок авылында булды, анда 417 җир кишәрлегенә газүткәргечне файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Сәфәр барышында республика җитәкчесе микрорайон халкы белән дә аралашты.

Читать дальше...

Мордовия мөселманнары Азюрка мәчетендә хатын-кызлар өчен «Дога» белеменә конкурс уздырды

Tatar-inform.tatar 

Мордовиянең Ромодан районы Азюрка авылының «Җомга» Җәмигъ мәчетендә хатын-кызлар арасында «Дога» белеменә конкурс узды. «Мордовия мөселман хатын-кызлары берлеге» активистлары төп оештыручылар булды, дип хәбәр ителә Россия мөселманнары шурасы сайтында.

Читать дальше...

Миңнеханов Түбән Камада күп балалы гаилә йортларына газүткәргеч тоташтыруда катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районы Борок авылы микрорайонында күп балалы гаиләләр яши торган 417 җир кишәрлегенә китерелгән газүткәргечне файдалануга тапшыруда катнашты.

Читать дальше...

«Туган Батыр» Россиянең «Безнекеләрне бел» брендлары конкурсында җиңүче булды

Tatar-inform.tatar 

29 февральдә Мәскәүдә Россиянең «Безнекеләрне бел» («Знай наших») брендлары конкурсына йомгак ясалды. Анда 12 мең эшмәкәр катнашты — бөтен илдән 2 меңнән артык бренд, алар киләчәктә зур оешмалардан ярдәм алачак. «Туган Батыр» халыкара проекты «Креатив» номинациясендә җиңүче булды. Проект — Татарстаннан бердәнбер катнашучы.

Читать дальше...

Россиядә герой-аналарга түләүләргә тагын 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән

Tatar-inform.tatar 

Хөкүмәт «Ата-ана даны» ордены яки орден медале белән бүләкләнгән герой-аналарга һәм ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә тагын 30 млн сумнан артык акча җибәрә. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерыкта әйтелә.

Читать дальше...

Думада 30 елдан артык стаж өчен пенсиягә өстәмә ике яшәү минимумы түләргә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутатлары төркеме 30 еллык стаж өчен пенсиягә ике яшәү минимумы түләүне өстәргә тәкъдим итте. Тиешле закон проекты инде эшләнгән, дип яза ТАСС.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов «Киләчәк уеннары» өчен рәхмәт әйтте: Без булдырабыз!

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә, спортчыларга һәм республика халкына «Киләчәк уеннары»н үткәрү өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул үзенең телеграмма-каналында язган.

Читать дальше...

Казанда Тинчурин театрыннан янгын аркасында тамашачыларны эвакуацияләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

Кичә кич К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан янгын аркасында тамашачыларны эвакуацияләгәннәр. Бинадан 30лап кешене эвакуацияләргә өлгерәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Аксубайда балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге җитәкчесен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Педагог һәм остаз елын ябу тантанасында Аксубайда балалар сәнгать мәктәбенең элеккеге җитәкчесе Галина Сруртдинова Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Ул балаларны һәрьяклап гармонияле үстерү учреждениесенең уңышлы эшчәнлеген оештырган өчен билгеләп үтелде. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чистайда мәктәп укучылары һәм студентлар кошлар өчен җимлек ясады

Tatar-inform.tatar 

Чистайда Балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Кошлар өчен эко-ашханә» муниципаль җимлек конкурсына йомгак ясалды. Җимлекләр конкурсына төрле зурлыктагы һәм дизайндагы 100дән артык иҗади эш тәкъдим ителде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *