Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 05.03.2024

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы узды

Tatar-inform.tatar 

Кичә «Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы Бюросының киңәйтелгән утырышы булды. Аның эшендә Милли Шура әгъзалары белән бергә Россия регионнарыннан килгән милли оешма җитәкчеләре дә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

«Моң» мәйданчыгында халык артисты Рөстәм Вәлиевка багышлау кичәсе була

Tatar-inform.tatar 

20 мартта 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсе бинасында урнашкан «Моң» мәйданчыгында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты баянчы Рөстәм Вәлиев истәлегенә «Аккомпаниатор» дип исемләнгән багышлау кичәсе була.

Читать дальше...

Бастрыкинга Чистайда коега төшеп китү очрагын тикшерү барышы турында белдерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкинга Чистайда балалар коега төшеп киткәннән соң кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышы турында хәбәр ителәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Кадрия Идрисова татар эшмәкәрләренә: Сез милләтне милләт итүчеләр

Tatar-inform.tatar 

«Ак калфак» татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова татар авылларында яшәүче эшмәкәрләрнең милләтне күтәрүләрен әйтте. Ул бу хакта XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышындагы чыгышында сөйләде.

Читать дальше...

«Әлмәндәр» фильмы IV Мәскәү Халыкара балалар кинофестивалендә җиңгән

Tatar-inform.tatar 

«Татармультфильм» берләшмәсе җитештергән «Әлмәндәр» фильмы IV Мәскәү халыкара балалар кинофестиваленең иң яхшы анимацион фильмы дип танылган. Ул татар драматургиясе классигы Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәренә нигезләнеп төшерелгән.

Читать дальше...

«Аулак өй – көрәш» проекты укучылар арасында зона этабындагы гран-при ияләрен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

«Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты әдәби ярышының укучылар арасында зона этабында финалга чыккан командалар Татарстан Республикасы Арча районы Кырлай мәдәният йортына чакырылды. Финал ярышларында Татарстан районнары һәм чит төбәк укучылары ике номинациядә бәяләнде. Әдәби бәйге ике көн дәвамында иң көчле командаларны сайлап алып, гран-при белән бүләкләде.

Читать дальше...

Музыка белгече Гүзәл Юнысова: Оренбург казакларының чыгышы татарлардан булуы мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты 1963 елда уздырылган фольклор экспедициясе табышлары нигезендә музыка фольклорына багышланган өч басма чыгарган. Китапларны басмага әзерләгәндә, институт белгечләре Оренбург казакларының чыгышы татардан булуы мөмкинлеген ачыклаган. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Г. Ибраһимов институтының яңа басмаларын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясендә китапларның авторы, сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре, музыка белгече Гүзәл Юнысова сөйләде. Читать дальше...



Пенза фермеры Татарстан Рәисен никахына чакырды: Төбәк өчен зур вакыйга булыр иде

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсе фермеры Наил Шәипов Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында чыгыш ясады. Ул Гаилә елы булуын ассызыклады һәм 8 март көнне никахы узачагын әйтте. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны никахына чакырды.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлек оешмасы әгъза илләре илчеләре белән очраша

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Ислам хезмәттәшлек оешмасы әгъза илләре илчеләре белән очраша. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Казахстан «Киләчәк уеннары»н үткәрүгә әзерлек эшләрен башлады

Tatar-inform.tatar 

Казахстан алдагы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын үткәрүгә әзерлек эшләрен башлады. Бу хакта Казахстан Республикасы парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашуда шулай дип белдерде.

Читать дальше...

«Кол Шәриф»тә Коръәнне хәтем кыла башлауга 3350 көн булды

Tatar-inform.tatar 

2015 елның 2 гыйнварында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан башкаласы үзәгендә урнашкан «Кол Шәриф» мәчетендә Коръәнне хәтем кылуны башлап җибәрде. Биредә хәтем кылу башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр Кәлам Шәрифне уку, биш вакыт намаздан кала, бер минутка да тукталмады. Шул рәвешле, бүген, 5 мартта, «Кол Шәрифтә» Коръән укыла башлаганга 3350 көн тулды.

Читать дальше...

Казан 4 мартта яңа температура рекорды куйган

Tatar-inform.tatar 

Татарстан башкаласында 4 мартта яңа температура рекорды теркәлгән. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр итүләренчә, максималь һава температурасы +4 градус тәшкил иткән.

Читать дальше...

Татарстанда яшәүчеләрнең 85 проценты Россия Президентын сайлауда тавыш бирергә ниятли

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүчеләрнең 85 процентка якыны Россия Президентын сайлауда катнашырга ниятли. КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, социология фәннәре докторы Мария Ефлова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шундый мәгълүматлар белән уртаклашты.

Читать дальше...

Альберт Җәлиловның «Татарстан» җыры «Тынычлык хакына» премиясе призеры булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның атказанган артисты Альберт Җәлилов һәм композитор Ренат Кармаков «Татарстан» җыры өчен «Тынычлык хакына» премиясенә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Россия Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Тархан» интеллектуаль телевикторинасында җиңүчеләр КФУда бюджет урыннары алачак

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Тархан» тарихи-мәдәни интеллектуаль телевикторинасының өченче сезоны уза. Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының бюджет бүлегендә уку җиңүчеләр һәм призерлар өчен төп бүләк булачак. Оештыручылар «ВКонтакте» социаль челтәренең рәсми төркемендә шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татар эшкуарларына рәхмәт әйтте: Сезнең берләшү илне ныграк итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстандагы күпмилләтле халыкның һәм республикадан читтә яшәүче татарларның берләшүе Россияне ныграк итә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, XII Татар эшкуарлары җыенында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Тарих институты Казан ханлыгы турында китап әзерли

Tatar-inform.tatar 

«Казан ханлыгы тарихын төрле яклап – дәүләтнең сәясәтен, әдәбиятын, мәдәниятен, халыкның көнкүрешен, динен – яктыртырга җыенабыз», – диде Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев.

Удмуртия эшмәкәре Эльвира Хәлимова Татарстан турында: Хәлле күрше булу - уңышның яртысы

Tatar-inform.tatar 

Удмуртиядән шәхси эшмәкәр Эльвира Хәлимова Татарстан һәм Бөтендөнья татар конгрессы уздырган җыеннарның реаль нәтиҗәләре барлыгын әйтте. Ул бу хакта Казанда узучы XII Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында сөйләде. «Хәлле күрше булу – уңышның яртысы», – диде эшмәкәр Татарстан турында.

Читать дальше...

Казанда кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 9-10 мартында Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә кызлар арасында «Коръән мәхәббәт белән» дип исемләнгән II Бөтенроссия Коръән конкурсын үткәрәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Башкорстан фермеры Дамир Гыйльманов: Авылны саклау – ул милләтне саклау

Tatar-inform.tatar 

Казанда узучы XII Бөтендөнья татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында авылларның киләчәге турында сөйләделәр. Башкортстанның Кушнаренко районы «Калтай-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Дамир Гыйльманов авылларны милләтнең киләчәге, дип атады.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *