Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 05.03.2024

Мәскәүдә яшьләр ифтары үткәрү өчен ярдәм җыялар

Tatar-inform.tatar 

Рамазан ае якынлашып килгән көннәрдә, мөселманнарның яңа бергәлеге – MosMuslim командасы изге гамәлләр кылу өчен Мәскәүнең мөселман яшьләрен берләштерергә омтыла һәм башкалада формаль булмаган очрашулар, яшьләр катнашында ифтарлар үткәрә башлый. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Әстерханнан Фаил Бердиев: Татарстан безне ярдәмсез калдырмый

Tatar-inform.tatar 

Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Яр-Түбә авылы башлыгы Фаил Бердиев Татарстанның һәрвакыт ярдәм итеп торуын ассызыклады. Бу хакта ул «Корстон» үзәгендә XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышындагы чыгышында әйтте.

Читать дальше...

Каменск-Уральский шәһәр округының «Дуслык» иҗат коллективы 25 еллыгын билгеләп үтте

Tatar-inform.tatar 

3 мартта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов Каменск-Уральский шәһәр округының «Дуслык» иҗат коллективы оешуга 25 ел тулуга багышланган юбилей чарасында катнашты. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путинның ярдәмчесе БРИКС саммитын үткәрү өчен Казанның сайлап алыну сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Казан БРИКС саммитын үткәрү урыны сыйфатында очраклы рәвештә генә сайланмаган. Шәһәр һәм Татарстан җитәкчелеге мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрергә әзер һәм аны уңышлы оештыру өчен кирәкле бөтен нәрсә белән тәэмин ителгән. Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында шундый фикере белән уртаклашты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов татар авыллары эшмәкәрләре тәкъдим иткән күргәзмә белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында узган «Татар базары» күргәзмәсе белән танышты.

Читать дальше...

Вахит Имамов: Попов дигән кешенең Чаллыга килүен «шәһәргә нигез салыну» дип әйтү - хата

Tatar-inform.tatar 

2026 елда Чаллының 400 еллыгы бәйрәм ителәчәк. Язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, 2015 елга кадәр 30 елдан артык Чаллыда гомер иткән Вахит Имамов әлеге датаны бәйрәм итүгә карата үз фикерен белдерде.

Татар телен өйрәнүгә багышланган «Үз телем» проектлар бәйгесе башланды

Tatar-inform.tatar 

Казанда III «Үз телем» конкурсына гаризалар кабул итү башланды, аның нәтиҗәләре буенча татар телен өйрәнүгә багышланган иң яхшы проектлар билгеләнәчәк. Җиңүчеләр үзара 2 млн сумлык приз фондын бүлешәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новосибирск шәһәрендә «Яз нуры» татар кызлары бәйгесе була

Tatar-inform.tatar 

10 мартта Новосибирск шәһәрендәге Татар мәдәнияте йортында «Яз нуры» татар кызлары бәйгесе узачак. Әлеге бәйге инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Бу хакта Новосибирск татарларының Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.

Читать дальше...



Татарстанда бераз салкынайта

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 5 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, әмма температура фоны алдагы көн белән чагыштырганда бераз түбәнәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Чаллы кызы өченче тапкыр акробатика буенча Россия чемпионы булды

Tatar-inform.tatar 

Чаллының 52 мәктәбендә 8б сыйныфында укучы Аделина Липатова акробатика буенча Россия чемпионатыннан җиңү белән кайтты. Бу инде аның әлеге абруйлы ярышларда өченче тапкыр югары баскычка күтәрелүе. Турнир 25 февральдә Башкортостанның Октябрьск каласында үткән. Анда илнең 20дән артык төбәгеннән 700ләп спортчы катнашкан. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Читать дальше...

Буа егете Африкадагы иң биек Килиманджаро тавына менгән

Tatar-inform.tatar 

Буа егете Эмиль Сафиуллин 12 кешедән торган команда белән Африканың 5895 метр биеклектәге Килиманджаро тавына менгән. Эмиль бу максатына 6 ай әзерлек, спорт тренировкалары һәм дөрес туклану нәтиҗәсендә ирешкән. Ул 5986 метр биеклектә чәкчәк белән чәй эчкән. Бу хакта «Знамя» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чистайдан хәрбиләргә һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм җибәрелгән

Tatar-inform.tatar 

Чистайдан махсус хәрби операция зонасына хәрбиләргә һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә 20 тонна гуманитар йөк җибәрелде. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Апаста атаклы физкультура укытучысы истәлегенә чаңгы ярышлары булды

Tatar-inform.tatar 

Апас урта мәктәбенең атаклы физкультура укытучысы Таһир Халитов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Кызлар һәм егетләр матур табигать кочагында урын алган чаңгы шуу базасына җыелды. Бу хакта «Апастово-информ» районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллинга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Балтач районы Иске Салавыч авылы кызы Санкт-Петербургта бию ярышларында 10 медаль алган

Tatar-inform.tatar 

Балтач районы Иске Салавыч авылы кызы Айгөл Шакирҗанова Санкт-Петербургта бию ярышларында 7 алтын, 1 көмеш, 2 бронза медаль яулады. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *