Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 07.03.2024

Казанда 1100 урынлык мәктәп төзергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Казанда Меховщиклар урамында 1100 урынлык мәктәп төзиячәкләр. Бу хакта башкарма комитетның документлар һәм хокукый актларның яңа чыгарылышындагы карарда белдерелә. Ул мэрия сайтында чыккан.

Читать дальше...

Волынец күп балалы гаиләләргә тиешле федераль бүләкләр һәм түләүләр турында аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Гаилә елында күп балалы гаиләләр статусын федераль дәрәҗәдә теркәделәр, шул ук вакытта гамәлдә булу вакыты чикләнмәгән. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстаннан күп балалы ата-аналар нинди федераль бүләкләр һәм түләүләр алачагы турында сөйләде.

Читать дальше...

1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр 7,5 процентка арта

Tatar-inform.tatar 

Апрельдән социаль пенсияләр күләме 7,5 процентка артачак. Россия Хөкүмәте индексация күләмен узган елда пенсионерларның яшәү минимумы үсешеннән чыгып билгеләде. Бу хакта Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Владимир Путин һәм Халыкара атом энергиясе агентлыгы җитәкчесе Гросси Сочида очрашты

Tatar-inform.tatar 

Халыкара атом энергиясе агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Гросси һәм Россия Президенты Владимир Путин Сочида очрашу уздырды. Алар Запорожье АЭС белән вазгыять һәм башка «чакырулар» турында фикер алышты. Бу хакта оешманың җитәкчесе X социаль челтәрендә (Россиядә тыелган Twitter социаль челтәре) хәбәр итте.

Читать дальше...

Казан федераль университеты метеорологы 8 Мартка һава торышы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Алдагы ялларда һәм бәйрәм көннәрендә Казанда салкынайта. 8 һәм 9 мартта көндез урыны белән бераз кар явачак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га һава торышы фаразы турында сөйләде.

Читать дальше...

Наил Залаков: Аграрийлар өчен иң куркынычы - кабат салкыннар булу

Tatar-inform.tatar 

Яз көне авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен салкыннар кире кайту куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта «Чистополье» холдинг компанияе» АҖ генераль директоры Наил Залаков агробизнесны үстерүгә багышланган онлайн-эфирда хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...



Мәскәүдә Кәрим Тинчурин исемендәге театр гастрольләре башланды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольләре башланды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда гомумшәһәр өмәсен 20 апрельдә уздырырга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

20 апрельдә Казанда гомумшәһәр өмәсе, ә 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык узарга мөмкин. Башкарма комитетның карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Читать дальше...

Тубыл татар мәдәнияте үзәге Уват районының 100 еллыгына багышланган концерт куйды

Tatar-inform.tatar 

Төмәннең Өге (Уки) авыл җирлегендә Уват районының 100 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта Тубыл себер-татар мәдәнияте үзәгенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда төнлә -24 градуска кадәр салкынайта

Tatar-inform.tatar 

Пәнҗешәмбе, 7 мартта, Татарстанда салкынайтыр дип көтелә. Төнлә һава температурасы -19..-24 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан прокуроры Питрәч районында гражданнарны кабул итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Сишәмбе, 12 мартта, Татарстан Республикасы прокуроры Альберт Суяргулов Питрәч районы Богородск авылында гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чаллыдан махсус операция зонасына һәм Рөстәм Гатинның кыр кухнясына ярдәм җибәрелде

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына һәм Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар йөк озатылды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттәгечә хәрбиләргә ярдәм илтүче машина йөртүчеләрнең һәрберсе белән исәнләшеп хәлләрен сорашты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәйдә машина йөртүче хатын-кызларга чәчәк бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Зәйнең ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, «Юл иминлеге фонды» район филиалы һәм 4нче мәктәп укучылары, «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче яшь юл инспекторлары катнашында шәһәр урамнарына автоледиларны 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләргә чыкты. Бер төркем гүзәл затлар лалә чәчәкләре алды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

Кукмарада мәктәп укучылары арасында «Бизнеска адымнар» муниципаль конкурсы узды. Аның кысаларында район Мәдәният йортының фойесында «Минем беренче бизнес» дигән номинациядә күргәзмә оештырылды, шулай ук укучылар «Иң яхшы бизнес проект» һәм «Иң яхшы бизнес идея» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим итте. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *