Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 11.03.2024

Рөстәм Миңнеханов СИБУР компаниясенең Казандагы яңа офисын карады

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беломорский урамындагы «Казаноргсинтез» заводының элеккеге идарәсенең яңартылган бинасы урынында СИБУР-ТР бизнесына эксперт ярдәме үзәгенең яңа офисын карады.

Читать дальше...

Заһир Хәкимов: Башкортстан татарлары турында аерым тапшырулар булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов әлеге очрашу турында үз фикерләрен белдерде.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлау участогын күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе 15-17 мартта Россия Президенты сайлау участогының нинди булачагын күрсәтте. Журналистлар өчен экскурсияне ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев үткәрде.

Читать дальше...

Махсус операциядә катнашучы һәлак булса, тиешле түләүне балигъ булган баласы ала алачак

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы һәлак булган очракта түләүне алучылар санын киңәйтү мәсьәләсен карарга йөкләде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Арча районы Кенәр мәктәбе укучылары «Смешарики» мультфильмын татарча тавышландырган

Tatar-inform.tatar 

Арча районы Яңа Кенәр мәктәбе укучылары, «Алдынгылар хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге катнашучылары «Смешарики» мультфильмын татар теленә тәрҗемә итеп, татарча тавышландырган. Бу хакта «Алдынгылар хәрәкәте»енең PR-белгече Екатерина Ибряева хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 11 мартта, Рамазан аеның беренче көнендә, Татарстанда күпьеллык гадәт буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөгелмә мэры: «Сайлауга бармау - илне җимерергә тырышкан дошманнарга ярдәм итү дигән сүз»

Tatar-inform.tatar 

Эшлекле дүшәмбедә Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров якташларын Россия Президентын сайлауда тавыш бирүдә катнашырга чакырды, шулай ук сайлаулар уңаеннан берничә йөкләмә бирде.

Читать дальше...

Читтән торып тавыш бирү өчен гариза кабул итү тәмамлану көне һәм вакыты билгеле

Tatar-inform.tatar 

11 март көнне Мәскәү вакыты буенча 23:59 сәгатьтә Дәүләт хезмәтләре порталында калу урыны буенча тавыш бирү яисә дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.

Читать дальше...



Дума укучыларга бердәм һәм традицион чыгарылыш имтиханы арасында сайлау бирергә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Бүген Дәүләт Думасына мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) мәҗбүри тапшыруны гамәлдән чыгару турындагы закон проектын кертәчәкләр. Моның урынына аларга БДИ һәм традицион чыгарылыш имтиханнары арасында сайлау тәкъдим итәләр. Бу хакта ТАСС яза.

Читать дальше...

Казанда сайлаучылар өчен концертның хэдлайнерлары билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлауларда тавыш биргән казанлылар өчен 17 мартта 12:00-21:30 сәгатьләрдә «Ак барс Арена» стадионында «Сайлауларга бөтен гаилә белән» фестивале уза. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Читать дальше...

Россия Президентын сайлау көнендә Казан халкы 466 сайлау участогында тавыш бирә ала

Tatar-inform.tatar 

Казанда Россия Президентын сайлау өчен 466 сайлау участогы, шул исәптән вакытлыча булу урыннарында 31 учакток әзерләнде. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Читать дальше...

Татарстанда сөт җитештерү күләме 5,6 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

2024 елның гыйнварында Татарстанда сөт җитештерү күләме, узган елның шул аена караганда, 5,6 процентка арткан, әмма иткә терлек һәм кош-корт җитештерү 8,3 процентка, шулай ук йомырка 7,1 процентка кимегән. Республиканың социаль-икътисади хәле турында Татарстанстат әзерләгән докладта шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...

Айдар Шәйхин Шәриф Камал шигырьләренең җыентыкларда басылып чыкмау сәбәбен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музее мөдире Айдар Шәйхин «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» дигән түгәрәк өстәлдә Шәриф Камал мирасы турында сөйләде.

Читать дальше...

Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгендә хатын-кызларга багышланган концерт булды

Tatar-inform.tatar 

Тубыл шәһәренең Себер-татар мәдәнияте үзәгендә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затларга багышланган концерт булды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәренең Тубыл шәһәренең «Себер-татар мәдәнияте үзәге» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда Үзбәкстан киносы көннәрендә биш фильм күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

13 марттан 15 мартка кадәр Казанда Үзбәкстан киносы көннәре уза, чара Татарстан кинематографиясенең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла. Бу хакта Татарстанның «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда томан һәм -10 градуска кадәр салкын көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 11 мартта, Татарстанда антициклон йогынтысында һава температурасы төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда ифтарлар уза торган мәчетләр исемлеге чыкты

Tatar-inform.tatar 

10 мартта – кояш баю белән, изге Рамазан ае керде. Бүген, 11 мартта барлык мөселманнар беренче көн ураза тота. Казандагы һәм Татарстан Республикасының иң зур шәһәрләрендәге ифтарлар уздырыла торган мәчетләр исемлеге Татарстан Диния нәзарәте сайтында чыкты.

Читать дальше...

Хатын-кызлар арасында II Бөтенроссия Коръән бәйгесендә 150 кеше катнашкан

Tatar-inform.tatar 

9-10 мартта Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге ТР мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип исемләнгән II Бөтенроссия Коръән конкурсын үткәрде. Бәйгедә 150 кеше катнашырга теләк белдерде, дип хәбәр итте Казан ислам университетының Коръән хафизларын әзерләү үзәге җитәкчесе Абдуррәшит хәзрәт Фәизов.

Читать дальше...

Әлмәттән махсус операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттән махсус операция зонасына гуманитар ярдәмнең 17нче партиясен җибәрделәр. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары».

Читать дальше...

Чаллыда Май чабу бәйрәме дүрт мәйданда була

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда Май чабу бәйрәме 16 мартта өч мәйданчыкта «Азатлык» мәйданында, ГЭС бистәсенең Мәдәният һәм ял паркында, шулай ук Җиңү паркында узачак. Бәйрәм чаралары 10 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Ютазы районында Марат хәзрәт Мәрданшин шартлы рәвештә хөкем ителгән кешеләр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Ютазы районы Урыссу бистәсенең үзәк мәчетендә шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр катнашында чара узды. Районда андыйлар аз һәм алар җәмгыятьтән аерылмаган, ә төрле сәбәпләр аркасында инспекциядә исәптә тора. Бу хакта «Ютазы таңы» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *