Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 12.03.2024

Хаҗда Татарстан мөселманнарын табиблар озатып йөриячәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Хөкүмәте хаҗга баручы республика мөселманнарын медицина персоналы белән тәэмин итәчәк. «ТР мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ» операторы генераль директоры Ранис Вахитов шулай дип белдерде. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Каманың ике гаиләсе федераль проект буенча 4,2 миллион сум акча алды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Түбән Кама шәһәренең ике яшь гаиләсенә торак сертификатлары тапшырды. Рузалия һәм Эдуард Петровлар, шулай ук Резеда һәм Радик Ибраһимовлар һәркайсы 4,2 миллион сумлык сертификатка ия булды.

Читать дальше...

13 мартта Республика балалар клиник хастаханәсендә Медицина ифтары узачак

Tatar-inform.tatar 

13 мартта, 16.45 сәгатьтә, Республика балалар клиник хастаханәсендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Айрат Зыятдинов катнашында ифтар узачак. Бу хакта медицина учреждениесендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Лирон Хәмидуллин: «Сабан» һәм «Юл» газеталарында Шәриф Камал эшләгән, архивын табасы иде

Tatar-inform.tatar 

Язучы, тәрҗемәче, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллин «Сабан» һәм «Юл» газеталары архивын эзләп табарга кирәк, дигән фикердә.

Читать дальше...

Нурулла хәзрәт ураза тотмыйча, ифтарларга йөрүче «ифтаритет»лар турында фикерен җиткерде

Tatar-inform.tatar 

«Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ифтарга йөргән мөселманнар арасында таралган «ифтаритет» дигән шаян гыйбарәгә карата фикерен белдерде.

Читать дальше...

Әлмирә Әдиятуллина исемендәге журналистлар бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады

Tatar-inform.tatar 

11 март көнне «Ярдәм» фондында журналистлар һәм блогерлар өчен оештырылган «Медиа-ифтар»да Әлмирә Әдиятуллина исемендәге журналистлар бәйгесенә старт бирелде.

Читать дальше...



ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Карның күп явуы игенчелек өчен уңайлы шартлар тудырачак

Tatar-inform.tatar 

Кышын карның күп явуы игенчелек өчен уңайлы шартлар тудырачак. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Ульяновск шәһәрендә Әлфия Авзалованы искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

2024 елны Бөтендөнья татар конгрессы «Шәхесләр елы» дип игьлан итте. Аның кысаларында Ульяновск татар мәдәният үзәгендә күренекле җырчы Әлфия Авзаловага багышланган концерт-искә алу кичәсе узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Президент сайлауларында тавыш биргән казанлылар җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Булат Алиев Россия Президенты сайлауларында тавыш биргән казанлылар җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак дип белдерде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда һәм Татарстанда тәравих намазы укыла торган мәчетләр исемлеге чыкты

Tatar-inform.tatar 

Казан һәм Татарстан мәчетләренең барысында да Рамазан ае барышында җәмәгать белән тәравих намазлары укыла. Моннан тыш аларның кайберләрендә тәравих вакытында Коръән хәтем кылына — Кәлам Шәриф тулысы белән укып чыгыла. Тәравих намазын Коръәнне хәтем кылып уку мөселманнар өчен сөннәт булып тора һәм олы әҗер-саваплар белән бүләкләнә.

Читать дальше...

Теләчедә журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Теләче районында туып-үскән, ветеран журналист Галәветдин Зыятдинов истәлегенә багышланган «Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесе игълан ителде. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Урман хуҗалыгы министры урынбасары Апаста киңәшмәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Апас районында эш сәфәрендә булды. Анда урман хуҗалыгы темасына киңәшмә узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәйдә йөклелекне өзәргә теләүчеләр белән профилактик эш алып барыла

Tatar-inform.tatar 

Зәй үзәк хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясендә йөклелекне өзәргә теләүчеләр белән профилактик эш алып барыла. Хәзер исә хатын-кызлар белән сөйләшүне клиника психологы да башкара. Бу җаваплы хезмәткә махсус курслар үткән белгеч Регина Галимова билгеләнгән. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *