Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 13.03.2024

Кондратьев ни өчен татарстанлыларның сайлауда электрон рәвештә тавыш бирә алмавын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТР Төбәк белән идарә итү үзәге туры эфирында ни өчен республикада яшәүчеләрнең, гәрчә төбәк инде күптән дистанцион электрон тавыш бирүгә технологик яктан әзер булса да, сайлауда электрон рәвештә тавыш бирү мөмкинлеге булмавын аңлатты.

Читать дальше...

Данис Шакиров кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева турында: Татар җанлы шәхес

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Тантана» ресторанында Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева ифтар мәҗлесе уздырды.

Читать дальше...

Быел узачак Fashion Iftar мәйданында чакырылган кунаклар да башкалар белән бергә утырачак

Tatar-inform.tatar 

Fashion Iftar проекты авторы, Modest Covered оештыручысы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева быелгы ифтарда чакырылган кунакларның да башка кунаклар белән бергә утырачагын әйтте.

Читать дальше...

Татарстанда сайлауларны 16 меңнән артык күзәтүче күзәтәчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда элек тиешле укулар узган 16 меңнән артык күзәтүче эшләячәк. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе оештырган туры эфир вакытында ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев хәбәр итте.

Читать дальше...

Башкортстанда Галимҗан Ибраһимовны искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Республикасының Авыргазы районы Солтанморат авылында тарихчы, лингвист, татар әдәбияты теоретигы, педагог, тәнкыйтьче, көнчыгышны өйрәнүче галим, революционер һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 137 ел тулуга багышланган Хәтер кичәсе уздырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Кайнар линия буенча президент сайлауларында хокук бозулар турында хәбәр итәргә була

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда сайлаучылар өчен җәмәгать кайнар линиясе ачылды. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре (843) 292-84-33 телефоны буенча кабул ителә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев республика Үзәк сайлау комиссиясенең туры эфирында сөйләде.

Читать дальше...

Кондратьев сайлау участоклары булган мәктәпләрдә укытуның ничек оештырылуын аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда президент сайлауларында мәктәпләрнең яртысы диярлек сайлау участоклары буларак катнашачак. 15 һәм 16 мартта балалар һәм укытучыларның уку процессы ничек оештырылачагы турында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Читать дальше...

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында яңа китап дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Язучылар берлегенең «Язучы» нәшриятында танылган шагыйрә Илсөяр Иксанованың рус телендә «Я вздрогну от закатного луча» («Сискәндерә кояш баешы») дип исемләнгән яңа китабы дөнья күрде.

Читать дальше...



Энгельс шәһәрендә Рамазан аеның беренче көнендә ике автобуста бушлай йөрү оештырылган

Tatar-inform.tatar 

Энгельс шәһәре мөселманнары 2024 елның 11 мартында изге Рамазанның беренче көне уңаеннан хәйрия акциясе үткәрде. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Читать дальше...

Җәннәт Минһаҗева Fashion Iftar турында: Дресс-код сакланмаса, кертмәскә мөмкинбез

Tatar-inform.tatar 

Fashion Iftar проекты авторы Җәннәт Минһаҗева быелгы чарада дресс-кодка җитди караш булачагын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында әйтте.

Читать дальше...

Миңнеханов республика Иминлек Советы секретарен «Дуслык» ордены белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек Советы секретаре Рафаил Гыйльмановны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турындагы указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм машина төзелеше холдингы башлыгы Татарстандагы проектлар турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Группа ГМС» АҖ машина төзелеше холдингы президенты Артем Молчанов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы республикада сайлауларның үзенчәлеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Үзәк сайлау кампаниясе рәисе Андрей Кондратьев республиканы бөтен гаиләсе белән сайлауларга йөри торган бик актив сайлаучылар аерып тора дип белдерде. Бу хакта ул ТР Үзәк сайлау комиссиясенең туры эфирында сөйләде.

Читать дальше...

Үзәк Банк: Инфляцияне киметү өчен катгый акча сәясәтен дәвам итәчәкбез

Tatar-inform.tatar 

Инфляциядән басымны киметү һәм «рубльнең бәясен төшерү» буенча куелган максатларга ирешү өчен, Үзәк Банк билгеле бер вакыт дәвамында катгый акча-кредит сәясәтен алып баруын дәвам итәчәк.

Читать дальше...

Путин: Россиянең Японияне узып, дөньяның дүртенче икътисады булу мөмкинлеге бар

Tatar-inform.tatar 

Сатып алу сәләте паритеты буенча Россиянең Япония урынын алып, дөньяның дүртенче икътисады булу мөмкинлеге бар. Бу хакта Президент Владимир Путин журналист Дмитрий Киселевка биргән интервьюсында әйтте, текст Кремль сайтында басылып чыкты.

Читать дальше...

Фоат Галимуллин Казандагы бер мәктәпкә Шәриф Камал исемен бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Әдәбият галиме, КФУ профессоры Фоат Галимуллин Татарстан Милли музее филиалы – Шәриф Камал музеенда оештырылган «Хәзерге мәдәни һәм фәнни институцияләрдә Шәриф Камал мирасын актуальләштерү» түгәрәк өстәлендә Казанның бер мәктәбенә Шәриф Камал исемен бирү мәсьәләсен күтәрде.

Читать дальше...

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Президент сайлаулары темасына туры эфир үткәрәчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева туры эфирда катнашачак һәм март аенда узачак Президент сайлаулары темасына социаль челтәрләрдән файдаланучыларның сорауларына җавап бирәчәк.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планын раслады

Tatar-inform.tatar 

Республикада ТР территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы расланды. Тиешле боерыкка республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Элегрәк документ Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе, Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, «Урманны саклау авиациясе» федераль бюджет учреждениесе һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы белән килештерелгән иде.

Читать дальше...

Димитровград шәһәрендә шәһәркүләм ифтар мәҗлесе узды

Tatar-inform.tatar 

Изге Рамазан аеның беренче көнендә Димитровград шәһәренең зур рестораннарының берсендә милләттәшләребез шәһәркүләм Ифтар мәҗлесенә җыелды. Анда Ульяновск өлкәсе мөфтие, шәһәр җитәкчеләре һәм тирә-күрше районнардан 300 дән артык кунак катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *