Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 15.03.2024

Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайлаулар вакытында эш режимын көчәйтте

Tatar-inform.tatar 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан хезмәткәрләре РФ Президентын сайлауларга бәйле рәвештә көчәйтелгән эш режимына күчте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Тимур Сөләйманов Милли китапханәдә Казан яшьләре өчен лекция укыячак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов Казан яшьләре алдында чыгыш ясаячак. Ул «Мөмкинлекләр дөньясында үз һөнәри юлыңны ничек сайларга?» дигән темага лекция укыячак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ульяновскида өлкәкүләм ифтар ашы узды

Tatar-inform.tatar 

14 март көнне Ульяновскиның иң зур спорт корылмасында – «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда хәзер инде традициягә кергән өлкәкүләм ифтар ашы узды. Губернатор администрациясе белән өлкә хөкүмәте ярдәмендә Ульяновск өлкә мөфтияте һәм «Сембер» бизнес-клубы тарафыннан оештырылган күркәм мәҗлестә 5 меңгә якын кеше катнашты. Бу хакта «Өмет» газетасының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанда +5 градуска кадәр җылы һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда көндез +5 градуска кадәр җылы булачак, көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15 метрга җитәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада шәһәрнең үрнәк гаиләләрен ачыклау максаты белән конкурс үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Гаилә — Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсы башлана. Ул Түбән Кама районының ЗАГС идарәсе инициативасы белән үткәрелә. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Саба районы Юлбат авылы кешесе әти-әнисенең 11 буын бабасын эзләп тапкан

Tatar-inform.tatar 

Саба районы Юлбат авылында яшәүче Наил Галиев авыл тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе булу белән бергә, әнисе ягыннан 11, әтисенең 10 буын бабасын ачыклап, нәсел шәҗәрәләрен төзүгә ирешкән. Бу хакта http://saby-rt.ru хәбәр итә.

Читать дальше...

Чистайда «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары кызлар өчен дәресләр уздырды

Tatar-inform.tatar 

Чистайда «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары Гүзәл ханым Вәлиева, Роза ханым Сөләйманова hәм Флюра ханым Мусина мөхтәсибәт каршында оештырылган «Ягез әле, кызлар!» проектындагы яшь кызлар өчен өйрәнү дәресләре уздырды. Дәрес вакытында ак калфаклылар энә мендәрчекләре ясау ысулларын күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы «Чистай» шәһәренең «Ак калфак» оешмасына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә сайлауда катнашучыларга кайбер оешмалар хезмәтенә ташлама биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә 15-17 мартта Россия Президентын сайлауда катнашучылар участокларда махсус «ташламалы» беләзекләр алачак. Алар белән шәһәрлеләр 19 оешмадан ташлама ясала. Алар арасында кафе, ресторан, ягулык салу станциясе, спорт комплексы, кибет һәм күңел ачу үзәге бар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешән лицее хәйрия ярминкәсе уздырырга җыена

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән лицее укучылары, әти-әниләре һәм педагоглары Кәрван сарае сәүдә үзәге мәйданында чираттагы «Игелек ярминкәсе» оештыра. Бу ярминкә 17 мартта, якшәмбе көнне була. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *