Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 16.03.2024

Эксперт Президент сайлауларын күзәтү системасының нечкәлекләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә Президент сайлауларын күзәтү системасы дүрт юнәлешле эшчәнлектән гыйбарәт. Бу хакта «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, Бөтенроссия «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының башкарма комитеты әгъзасы Андрей Лукаш сөйләде. Ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Россия Президентын сайлауларга багышланган матбугат конференциясенә Zoom платформасы аша кушылды.

Читать дальше...

Россиядә сайлауларны өзүче кешеләр өчен җәзаны катгыйландыруны тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

«Справедливая Россия» депутатлары якын арада яңа закон проектын эшләячәк. Аның нигезендә, сайлауларны өзәргә омтылган кешеләрне сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү күздә тотыла. Фракция җитәкчесенең беренче урынбасары Яна Лантратова әйтүенчә, сүз ут төртү һәм башка гомумкуркыныч алымнар турында бара, дип яза ТАСС.

Читать дальше...

Миңнеханов Президент сайлавында иминлекне һәм барлык шартларны тәэмин итүне йөкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган бүгенге киңәшмәдә республика Үзәк сайлау комиссиясенә һәм районнар башлыкларына Россия Президентын сайлауда тавыш бирү барышында сайлаучылар өчен барлык кирәкле шартларны һәм иминлекне тәэмин итүне йөкләде. Видео республика җитәкчесе порталында чыкты.

Читать дальше...

Андрей Кондратьев: Илнең тотрыклылыгы, иминлеге һәм үсеше өчен тавыш бирдем

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Ул Казанның 75 нче гимназиясенә 146 нчы сайлау участогына килгән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

Читать дальше...

Казан шәһәре Думасы депутаты: Сайлауга килүчеләр саны югары булачагына ышанам

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын агымдагы сайлауда ил халкы берләште, шуңа күрә килүчеләр саны югары булуын көтәргә кирәк. Казан шәһәре Думасы депутаты Рушан Минһаҗев «Татар-информ»га шундый фикер белдерде.

Читать дальше...

Лаеш районы башлыгы һәм бизнес-омбудсмен Президент сайлавында тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев РФ Президенты сайлавында тавыш биреп, гражданлык бурычын үтәде. Бу хакта «Камская новь» яза.

Читать дальше...

Сайлауга скандинав йөреше белән: Пенсионерлар Буада «Яшьләр» участогында тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

Буа шәһәрендә «Яшьләр» 1173нче участок сайлау комиссиясендә 78 яшьлек Надежда Кучерова һәм 79 яшьлек Нина Черепанова булды. Алар 80 яшькә якынлашуга карамастан, скандинав йөреше белән актив шөгыльләнә.

Читать дальше...



Андрей Лукаш: Көнбатыш илләренең провокацияләре Россия халкын сайлауларга килергә этәрде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлаулар барышында көнбатыш илләренең махсус хезмәтләре тарафыннан эшләнгән төрле провокацияләр Россия халкын бердәмләшергә, тавыш бирергә килергә, иленең язмышы хәл ителгән мизгелдә читтә калмаска өндәде. Бу фикерне «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе эксперты, Бөтенроссия «Чиста сайлаулар өчен» күзәтүчеләр корпусының башкарма комитеты әгъзасы Андрей Лукаш әйтте.

Читать дальше...

Эксперт: Татарстан күп еллар сайлау процессын оештыру буенча алдынгылар рәтендә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан инде күп еллар төрле дәрәҗәдәге сайлауларны югары дәрәҗәдә оештыра белүен күрсәтә. Россия Президентының быелгы сайлау кампаниясе дә искәрмә түгел. «Татар-информ»га бу хакта КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, дөнья сәясәте һәм дипломатиясе кафедрасы доценты Евгения Храмова белдерде.

Читать дальше...

Сайлауларда катнашып беренче Lada Vesta откан Флүдә Гардисламова: Әниемнең бүләгедер бу

Tatar-inform.tatar 

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында яшәүче Флүдә Гардисламова «Сайлауларга бөтен гаилә белән!» конкурсының беренче җиңүчесе булып Lada Vesta автомобилен отты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе: Сайлауның беренче көнендә тавыш бирү күрсәткече 38,35 процент

Tatar-inform.tatar 

Президент сайлауның беренче көнендә, дистанцион электрон тавыш бирүне исәпкә алып, тавыш бирү күрсәткече 38,35 процент булган. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булаевка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Минзәлә районында иң өлкән яшьтәге хатын-кыз Россия Президентын сайлауда тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Минзәлә районында яшәүче иң өлкән яшьтәге хатын-кыз – 103 яшьлек Мәчтүрә Усманова Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Сайлауларны күзәтеп торучы татар теле укытучысы: Һәр кеше җаваплылык тоя

Tatar-inform.tatar 

Казанның 94нче гимназиясендә татар теле укытучысы Фәния Алиева әлеге белем бирү йортында урнашкан 159нчы сайлау участогында күзәтүче булып тора. Ул участоктагы мохит турында сөйләде.

Читать дальше...

«Ярдәм янәшә!» хәрәкәте координаторы яшьләрнең сайлауда катнашырга тиешлеген аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Яшьләр Президент сайлауларында үз тавышын бирергә тиеш, чөнки алдагы алты елда нәкъ менә яшь кадрлар Россия рулендә булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Халык фронтының Татарстандагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов сөйләде.

Читать дальше...

Миңнеханов кадрлар җәлеп итү өчен торак-коммуналь хуҗалык тармагы абруен күтәрергә өндәде

Tatar-inform.tatar 

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә бернинди реформа да квалификацияле кадрлар әзерләүдән башка нәтиҗәләр бирмәячәк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте, ул аны барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрде. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Казанские ведомости» хезмәткәрләре редакциянең 33 еллыгына шигъри марафон оештырган

Tatar-inform.tatar 

«Казанские ведомости» хезмәткәрләре редакциянең 33 еллыгын шигъри марафон белән билгеләп үтте. Журналистлар Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай язган яраткан шигырьләрен укыды.

Читать дальше...

Буа районының Аксу авылында 97 яшьлек ветеран тавыш бирергә сайлау участогына килгән

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлауда үз тавышын бирергә дип, Буа районының Аксу авылында сайлау участогына 97 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны, фронтовик Котдус Мөлеков килгән.

Читать дальше...

Кондратьев Татарстанда сайлаучылар өчен кайнар элемтәгә шалтыратулар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлаулар белән бәйле сораулар буенча кайнар элемтәгә Татарстан халкыннан 851 шалтырату булган. Бу хакта «Татмедиа»да Россия Президентын сайлауның бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

Читать дальше...

Фашист концлагерьләре тоткыны булган Нәкыя Хәмидуллина Спас районында сайлауда катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Спас районында фашист концлагерьләре тоткыны Нәкыя Хәмидуллина Россия Президентын сайлауда катнашты. Аның өчен тавыш бирү өйдә оештырылды.

Читать дальше...

Татарстанның җәмәгатьчелеккә ярдәм штабында ситуацион үзәк ачылды

Tatar-inform.tatar 

15 мартта Татарстанның җәмәгатьчелеккә ярдәм штабында «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе»нең төбәк бүлеге катнашында ситуацион үзәк ачылды. Бу вакыйга – РФ Президентын сайлау кысаларында сайлау кампаниясенә ярдәмгә юнәлдерелгән чараларның мөһим өлеше.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *