Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 18.03.2024

XII Республикакүләм ифтарга бушлай барып җитү ысулын аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмә залында XII Республикакүләм ифтар узачак. Ифтарга электричкалар йөриячәк. «Ак барс арена» стадионы генераль дирекоры Радик Миңнәхмәтов «Казан Экспо»га бушлай барып җитү өчен, ифтар билетын күрсәтергә кирәклеген әйтте.

Читать дальше...

Якутия студенты Татарстан Рәисе стипендиясенә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

Якутия студенты Андрей Сыромятников татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү өлкәсендә Татарстан Рәисе стипендиясенә лаек булды. Аның күләме 50 мең сум тәшкил итә, дип яза Якут-Саха мәгълүмат агентлыгы.

Читать дальше...

Казанның 18нче мәктәбендә кызамык белән авыручылар 12 кешегә җиткән

Tatar-inform.tatar 

Казанның 18нче мәктәбендә 12 кешедә кызамык тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Миңнеханов татарстанлыларга сайлауда катнашкан өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүчеләргә сайлауда катнашканнары һәм Россия Президенты Владимир Путинга теләктәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Читать дальше...

Әлмәттә ир-ат һәм биш айлык сабый өстенә күп катлы йорт балконыннан боз төшкән

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә ир-ат һәм биш айлык сабый өстенә күп катлы йортның соңгы катындагы балконыннан боз төшкән, әлеге уңайдан җинаять эше кузгатылган. Бу хакта күзәтү ведомствосының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Калининградта Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган конференция узачак

Tatar-inform.tatar 

23 мартта Калининград өлкә тарихи-сәнгать музеенда танылган татар язучысы, фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 115 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Ачык ишекләр көненә чакыра

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты (Татарстан урамы, 2) 23 мартта 12.00 сәгатьтә Ачык ишекләр көне үткәрә. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Россия Президентын сайлауда халыкның 84,61 проценты катнашкан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 18 мартка 09.00 сәгатькә сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын эшкәрткәннәр. Тавыш бирүдә 2 480 516 кеше катнашкан, бу республикадагы барлык сайлаучыларның 84,61 проценты дигән сүз, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Читать дальше...

Элла Памфилова: Урналарны бозу очракларыннан соң тавыш бирергә теләүчеләр артты

Tatar-inform.tatar 

Бюллетеньнәр сала торган урналарны бозу очракларыннан соң тавыш бирергә теләүчеләр саны артты. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Владимир Путин Татарстанда сайлау нәтиҗәләре буенча 88 проценттан артык тавыш җыйган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрттеләр. Якынча нәтиҗәләр буенча, Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче) республикада 88,74 процент тавыш җыйган, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Читать дальше...

Айзирәк Гәрәева-Акчура: Гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юл

Tatar-inform.tatar 

Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура «Татар журналист» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә яшь журналистларга киңәшләре белән уртаклашты.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халкын Кырымның Россиягә кушылуы белән котлады

Tatar-inform.tatar 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Кырымның Россиягә кушылу көне белән тәбрик итте. Үз котлавында ул моның тарихи вакыйга булуын билгеләп үтте.

Читать дальше...

Ульяновск шәһәрендә «Татар кызы-2024» бәйгесенең төбәк этабына багышланган очрашу узды

Tatar-inform.tatar 

Ульяновск шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәгендә «Татар кызы-2024» бәйгесенең төбәк этабына багышланган очрашу узды. Әлеге бәйге Ульяновск өлкәсенең татар яшьләре «Яшьтиме» оешмасы, «Сембер» эшкуарлар бизнес клубы һәм «Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» оештырачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин: Иң беренче чиратта безгә махсус хәрби операция бурычларын хәл итәргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Яңа президентлык срогы өчен төп максатлар турында сорауга җавап биреп, Владимир Путин, беренче чиратта, махсус хәрби операция бурычларын хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Читать дальше...

Мамадышта зиплайн белән тау чаңгысы ачылышы булды

Tatar-inform.tatar 

Мамадышта экстремаль һәм кышкы спорт төрләре паркы ачылды. Шәһәр халкы һәм кунаклары шул ук көнне спорт инвентарьларының прокат пунктына бара һәм трассаларны бәяли алды. Парк хезмәтләреннән оста чаңгычылар һәм сноубордчылар да, яшь спортчылар да файдалана ала. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлмәттә яңа туган балаларга Эмилия һәм Нәриман исемнәре еш кушылган

Tatar-inform.tatar 

Агымдагы елның февраль аена йомгак ясаганда, Әлмәт муниципаль районында 122 сабый дөньяга килүен күрергә була. Шунысы кызык, туучылар арасында җенес буенча бүленеш бертигез - бу чорда 61 кыз бала һәм 61 малай дөньяга аваз салган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга Чаллыда көненә 700 порция коры аш ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда яшәүче Фәнизә Нәгыймова, Римма Гайфуллина, Фәнис Мостафин, Фоат Гайфуллин, Лиана Гайфуллина хәрби операциядәгеләргә төрле продуктлардан тиз пешә торган коры ашлар әзерли, окоп шәмнәре ясый. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *