Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 20.03.2024

Айнур Тимерханов: Аспирантурага милли кадрлар әзерләү кискен проблемага әйләнде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов әйтүенчә, бүгенге көндә татар филологиясе һәм тарих юнәлешләрендә белем алган студентларны аспирантурага җәлеп итү эше тукталып бара.

Читать дальше...

Владимир Путин: Без яңа Россия төзү юлыннан барачакбыз

Tatar-inform.tatar 

Федераль Җыенга Юлламада билгеләнгән барлык максатлар да санап чыгылган һәм финанслар белән тәэмин ителгән. Ил җитәкчелеге алдында торган төп бурыч – яңа Россия төзү, барлык юнәлешләрдә дә аның ныклыгын һәм җәлеп итүчәнлеген арттыру. РФ Президенты Владимир Путин ышанычлы затлар белән очрашуда шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Мәктәп укучылары өчен кыска форматлы фәнни-популяр видеолар бәйгесе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Яшьләр арасында фәнне популярлаштыру максатыннан, мәктәп укучылары өчен «Минем зур кече ватаным» ( «Моя большая малая родина») кыска форматлы видеолар бәйгесе игълан ителә.

Читать дальше...

Зәринә Хәсәншина тәүге концертында «Ак чәчәкләр» җырын чувашча җырларга җыена

Tatar-inform.tatar 

Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә татар эстрадасының яшь җырчысы, музыкаль фестивальләр һәм премияләр лауреаты Зәринә Хәсәншинаның 8 апрельдә тәүге концерты үтәчәк. Бу концертында ул «Ак чәчәкләр» җырын чувашча да җырларга җыена. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

Читать дальше...

Татарстанда уку йортлары, сәнәгать парклары өчен гомуми бизнес-мәйданчык булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

Фәнни-технологик үсеш елында Татарстанда университетлар, сәнәгать мәйданчыклары һәм предприятие тикшеренүчеләре өчен уртак бизнес-киңлек булдырылачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

Читать дальше...



Татарстанда иң яхшы фәнни хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән яңа бәйгеләр булдырылачак

Tatar-inform.tatar 

Фәнни-технологик үсеш елында Татарстанда яшь галимнәрнең иң яхшы фәнни хезмәткәрләр һәм педагогларына ярдәм итү йөзеннән, берничә яңа конкурс һәм премияләр булдырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

Читать дальше...

Депутат акча хисабына парламентарийларга мөрәҗәгать әзерләүче мошенниклар турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, гражданнардан акча алып, парламентарийларга мөрәҗәгатьләр әзерләүче мошенниклар турында кисәтте. Бу хакта ул телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

1 июльдән Россиядә Күп балалы гаиләләр бердәм реестры эшли башлаячак

Tatar-inform.tatar 

1 июльдән Россиядә Күп балалы гаиләләр бердәм реестрын эшләтеп җибәрәләр. Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Дәүләт Думасындагы утырышта шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

4 майда Казаннан Нальчикка беренче туры авиарейс ачыла

Tatar-inform.tatar 

Казан аэропортыннан Кабарда-Балкар Республикасы башкаласы – Нальчик шәһәренә беренче туры авиарейс ачыла. Очышлар 4 майдан башлап шимбә көннәрендә планлаштырыла, дип хәбәр итә аэропортның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирә торган һөнәрләрне тулыландырырга тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын бирә торган һөнәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова шундый инициатива белән чыкты, дип яза «Известия» газетасы.

Читать дальше...

Альфред Дәүләтшин: Башкортстан уку йортларындагы татар кафедраларын саклап калырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күптән түгел татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин әлеге очрашу турында үз фикерләрен белдерде.

Казанлылар Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак

Tatar-inform.tatar 

ТР Милли музееның 129 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бу айда учреждение филиалларына бушлай керү көне 5 апрельгә күчерелә. Бу хакта музейның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Россиялеләр мәгълүматлар югалган өчен «Дәүләт хезмәтләре»ннән компенсация алырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Россия гражданнары кибериминиятләштерү турында закон кабул ителгәннән соң шәхси мәгълүматлары югалган очракта Дәүләт хезмәтләре порталыннан (аның операторы - Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы) компенсация ала башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы сенатор Артем Шейкинга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Самарада төрле халыкларның әкиятләре тупланган китап тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Самара шәһәрендә төрле халыкларның әкиятләреннән торган китап тәкъдим ителәчәк. Чарада фольклор коллективлары һәм халык җәмгыятьләре катнаша. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Нәүрүз кунаклары Камал театры янында концерт караячак һәм пылаудан авыз итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда 23 мартта, 12.00 сәгатьтә, Г.Камал театры янындагы мәйданда «Нәүрүз» бәйрәме (төрки һәм иран халыкларында – Яңа ел) узачак. Бу хакта ТР Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан мөфтие Катарда милләттәшләребез белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Катарга сәфәр кылучы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин милләттәшләребез белән очрашты. Диаспора вәкилләрен, шул исәптән Татарстан студентларын, Доха шәһәрендә хәзрәт белән очрашуга РФнең Катардагы Илчелегенең консуллык бүлеге мөдире Рамил Бикмуллин җыеп алып килде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Банклар үсмерләргә исәп-хисап счеты ачу өчен ата-аналарның ризалыгын алырга тиеш булачак

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яшүсмерләр өчен, әгәр аларның законлы вәкилләренең ризалыгы булмаса, банкларда исәп-хисап счетлары ачуны тыярга ниятлиләр. Шул хактагы закон проекты Хөкүмәт һәм Үзәк банк тарафыннан хупланды, дип яза «Известия» газетасы.

Читать дальше...

Мөселман илләре илчеләре һәм дипломатлары Мәскәү Җәмигъ мәчетендәге ифтарда катнашты

Tatar-inform.tatar 

Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр, шулай ук мөселман дөньясының 40 иленнән килгән дипломатлар РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән изге Рамазан ае хөрмәтенә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә оештырылган тантаналы ифтарда катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә 1 апрельдән кемнәргә машина йөртү таныклыгын алыштырырга кирәклеген әйттеләр

Tatar-inform.tatar 

1 апрельдән үз көченә керә торган «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы законга үзгәрешләр чит ил машина йөртү таныклыкларын Россия документларына алыштыруның тәртибен һәм срокларын билгели, дип белдерде PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников «Прайм» агентлыгына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан гимнастлары Франциядә узган Халыкара цирк артистлары фестивале призерлары булды

Tatar-inform.tatar 

Казан циркының балалар мәктәбе укучылары Владимир Серов, Елизавета Демидова, Ярослав Краснов һәм Ксения Семенова Сен-Поль-ле-Дакс шәһәрендә (Франция) узган XXIII Халыкара цирк артистлары фестивалендә көмеш медальгә һәм тамашачылар мәхәббәте призына лаек булганнар.

Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин Катар Әмире үткәргән ифтарда катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәсми эш сәфәре белән Катар дәүләтенең башкаласы Доха шәһәренә килде. Биредә ул Рамазан аеның 8нче көнендә (18нче мартта) Катар Әмире Шейх Тамим бин Хәмәд Ал-Тани тарафыннан оештырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашты.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *