Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 21.03.2024

Өлкән яшьтәге хатын-кызларны үтергән Радик Таһиров гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Югары суды әбиләрне буып үтерүче Радик Таһировка хөкем карары чыгарды. Аны 30дан артык өлкән яшьтәге хатын-кызны үтерүдә, шулай ук 2 тапкыр үтерергә омтылу очрагында һәм башка җинаятьне яшерү максатында үтерергә омтылуда гаепле дип таптылар. Моннан тыш суд аны 30 дан артык талау очрагында гаепле дип таныды.

Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте Ставрополь крае мөфтиятенә яңартылган «Казан басмасы»н җибәрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтияте Үзәкләшкән дини оешма – «Ставрополь крае мөселманнары Диния нәзарәте»нә яңартылган «Казан басмасы»ның бер өлешен җибәрде. Китаплар әлеге төбәкнең мәчетләренә һәм мәгариф учреждениеләренә таратылачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Аналитик Мортазин Россиядә IPhone смартфоннарын блокировкалау турында фикерен әйтте

Tatar-inform.tatar 

Әйдәп баручы аналитик, Mobile-review.com баш мөхәррире Эльдар Мортазин «Татар-информ»га Apple компаниясенең Россиядә IPhone смартфоннарын дистанцион рәвештә блокировкалавы ни дәрәҗәдә мөмкин булуы турында сөйләде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева яза.

Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе Президент сайлауга нәтиҗә ясады: Путин 87,28 процент тавыш җыйды

Tatar-inform.tatar 

РФ Үзәк сайлау комиссиясенең махсус утырышында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Россия Президентын сайлауда тавыш бирүнең рәсми нәтиҗәләрен игълан итте. Дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыеп, җиңү яулады.

Читать дальше...

Мәскәүдә Рөстәм Миңнеханов катнашында «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумы була

Tatar-inform.tatar 

13 апрельдә Россия башкаласында «Мәскәү-Татарстан күпере» IX яшьләр форумы була. Аны Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге уздыра. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Бу хакта Вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә 1 сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдән башлана

Tatar-inform.tatar 

Россиядә беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе рәсми рәвештә 2024 елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча башланачак. Бу хакта «Ведомости» Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Новосибирскида шәһәр ифтары булды

Tatar-inform.tatar 

Новосибирскида шәһәр ифтары узды. Аны Новосибирск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, мөфти Сәлим Шакирҗанов оештырды. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Новосибирск татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...



Татарстанлылар «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе Тимур Сөләймановка сораулар бирә ала

Tatar-inform.tatar 

Шимбә көнне, 22 мартта, 14.00 сәгатьтә Татарстан Рәисенең ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән онлайн-эфир оештырыла. Бу хакта «Республика Татарстан» берләшмәсенең рәсми каналында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Миләүшә Хәбетдинова: Журналларның бетүе - аларның идеология белән бәйле булуларында

Tatar-inform.tatar 

«Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәлдә балалар һәм яшүсмерләр матбугатындагы проблемалар һәм чишелеш юллары турында сөйләштеләр. Фиолология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова газета, журналларның бетүе идеология белән бәйле булуын әйтте.

Читать дальше...

Россия халкына 2024 елның июнендә Төркиядә ял итү бәясен атадылар

Tatar-inform.tatar 

Россия туроператорлары ассоциациясендә (АТОР) 2024 елның июнендә Төркиядә ял итү бәяләре таблицасын тәкъдим иттеләр. Анда агымдагы елның 17 мартына булган мәгълүматлар буенча, 10 көнгә ике кешенең «барысы да кертелгән» форматында ялына бәя бирелгән.

Читать дальше...

«Ялкын» үткәргән түгәрәк өстәлдә балалар матбугатындагы проблемаларны күтәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Татар китабы йортында «Ялкын» журналының 100 еллыгы уңаеннан атналык башланды. Беренче көнне узган түгәрәк өстәлдә балалар һәм үсмерләр матбугатының төп проблемалары һәм чишелеш юллары турында фикер алыштылар. Очрашуда язучы, галим, матбугат белгечләре, яшьләр оешмалары һәм мәгариф белгечләре катнашты.

Читать дальше...

Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Путинны сайлауда җиңүе белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президентлары Владимир Путин һәм Мөхәммәд Әл Нахайян телефон аша сөйләште. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Шәймиев Россия Президентын сайлау вакытында Татарстан халкының кәефе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмәдә Россия Президентын сайлауларда катнашкан Татарстан халкының кәефе турында сөйләде.

Читать дальше...

Шыгырданда “Ифтар бәйрәме” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасында. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

КФУ профессоры Президент сайлаулары турында: Бу балаларыбыз, үсеп килүче буын хакына

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе Президентын сайлауларда катнашучыларның гомуми саны 84,61 процентны тәшкил итте. Владимир Путин өчен сайлаучыларның 88,74 проценты тавыш бирде. Илнең гамәлдәге лидерын болай хуплау россиялеләрнең һәм аерым алганда татарстанлыларның якын елларга билгеләнгән планнар белән килешүен һәм узган елларда башкарылган эшне югары бәяләвен күрсәтә, дип саный КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары, профессор Мария Ефлова. Читать дальше...

Санкт-Петербургның саңгырау актерлар труппасы Әлмәткә гастрольләр белән киләчәк

Tatar-inform.tatar 

«Аулак» театр мәйданчыгы Әлмәттә саңгырау, начар ишетүче һәм ишетмәүче кешеләрне берләштерә торган беренче проектны тормышка ашыруны дәвам итә. Проект кысаларында 29-31 мартта «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә Санкт-Петербургтан «У театр» саңгырау актерлар труппасының гастрольләре һәм мастер-класслары узачак. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Лениногорскида «баһадир» кыз туган

Tatar-inform.tatar 

Лениногорск бала тудыру йортында 4620 грммлы «баһадир» кыз туган. Әлеге шатлыклы вакыйга Саламатиннар гаиләсендә була. Кызлары — Яна, гаиләләрендә өченче бала. Бу хакта «Заман сулышы» Лениногорск Үзәк район хастаханәсенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешән районы Ивашкино мәктәбендә яшелчә үсентеләрен сату өчен үстерәләр

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Ивашкино урта мәктәбе берничә ел теплицада үсентеләр үстереп сатуга чыгара һәм моннан шактый табыш та ала. Узган елны мәктәп, үзеннән арткан үсентеләрне сатып, 25 мең сум керемле булган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» яза.

Читать дальше...

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона туры Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды

Tatar-inform.tatar 

Кукмара район Мәдәният йортында ветераннар арасында оештырылучы «Балкыш» VIII республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры үтте. Анда Кукмара, Саба, Балтач, Питрәч һәм Мамадыш районнарыннан килгән үзешчән артистлар чыгыш ясады. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Читать дальше...

Яшел Үзәндә махсус хәрби операциядән ялга кайткан фельдшер белән очрашу булды

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең 3нче мәктәбендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан фельдшер белән очрашу узды. Хезмәткә киткәнче Андрей Александрович Васильево район үзәк хастаханәсендә фельдшер булып эшли. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *