Песошин Алексеевск районының конкурентлык өстенлекләре турында әйтте
Татарстан Алексеевск районының инвестицион проектларны җәлеп итүгә ярдәм итә алырлык берничә конкурент өстенлеге бар, муниципалитет администрациясенә бу юнәлештә эшләүгә игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Алексеевск районы Советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
«Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өчен районның конкурент өстенлекләре - логистик мөмкинлекләр, бай су ресурслары һәм территориянең зур туристлык потенциалын формалаштыра торган тарихи-мәдәни мирас объектлары», - диде Премьер.
Ул билгеләп үткәнчә, Шәле - Баулы яңа юлы, шулай ук Казан - Оренбург трассасы муниципалитетны логистик яктан уңайлы итәчәк.
Песошин Алексеевск районында мәгариф системасына аерым игътибар бирергә кушты. Аның сүзләренчә, соңгы Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре шатланырлык түгел.
Шул ук вакытта район башлыгы Сергей Демидов үз докладында мәгариф проблемасына да җентекләп тукталды. Администрация башлыгы хәбәр иткәнчә, ул һәр чиректән соң мәктәп мөдирләре белән җыелыш үткәрә.
Ул узган елда муниципалитетның төп икътисади нәтиҗәләре турында да сөйләде. Социаль-икътисади үсеш рейтингында Алексеевск районы 13нче урынны алды, ә районның консолидацияләнгән бюджетына 1,33 млрд сумнан артык акча кергән. Тулаем продукт, 4 процент үсеш белән, 12 млрд сум дәрәҗәсендә планлаштырыла.
«Районда уртача айлык хезмәт хакы 57 мең сумнан артты, бу узган елга караганда 24 процентка күбрәк. Шул ук вакытта эшсезлек дәрәҗәсе - бары тик 1 процент», - дип өстәде Сергей Демидов.