Алабуганың Үзәк китапханәсендә язучы Лира Ибраһимова белән очрашу булды
Алабуганың Үзәк китапханәсендә Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Алабуга язучысы, прозаик Лира Ибраһимова белән очрашу узды. Очрашуга «Чулман» әдәби берләшмәсе вәкилләре, КФУның Алабуга институты шәкертләре һәм башка әдәбият сөюче якташларыбыз килгән иде. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Чараны алып баручы китапханәче Гүзәл Фатыйхова, чараны башлап, килгән кунакларга сәламләү сүзләрен җиткерде, китапханә залында җирле язучыларның китапларыннан торган күргәзмә белән таныштырды һәм Лира ханым белән әңгәмә корып җибәрде. Сүз балачак хатирәләре, туган як турында истәлекләрдән башланды.
Тумышы белән Башкортостанның Балтач районы Нөркә авылыннан булган Лира ханым авылларына нигез салучыларның да зыялы кешеләр булуын, заманында анда икешәр мәчет, мәдрәсәләр булганын әйтә. Әдибә үзе дә иҗади гаиләдә тәрбияләнеп үскән, әти-әнисе республикаларында танылган кешеләр — Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре була. 18 яше тулгач ул, тәвәкәлләп, Казанга юл тота, анда мәдәният институтының режиссерлык факультетын тәмамлый.
Иҗат эшенә керешкәч тә, әсәрләре ун еллап туплана һәм, ниһаять, 2006 елда Чаллы шәһәрендә аның «Мирас итеп йолдыз калдырам» дигән беренче китабы дөнья күрә. 2009 елда Башкортостанда уздырылган үзешчән театрлар бәйгесендә аның «Хикмәтле хикмәтләре» пьесасы буенча куелган спектакле уңыш казана.
2011 елда Татарстан китап нәшриятында «Җимчәчәк» исеме астында романтик хикәяләр җыентыгы чыга. 2017 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Сукырлар йорты» дип аталган өченче китабы нәшер ителә.
Бүгенге көндә Лира Ибраһимова — әдәбиятта үз урынын тапкан шәхес, хикәя, бәян һәм пьесалары белән укучыларның мәхәббәтен казанган язучы. Татарстанда ул әсәрләре иң күп укыла торган 10 язучы рәтенә керә.
«Чулман» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия ханым Җәләева билгеләп үткәнчә, Лира Ибраһим иҗаты беркемне дә битараф калдыра алмый.