Мөслимдә «Җиз кыңгырау моңнары» фестиваленә 1,5 меңнән артык тамашачы килде
Татарстанның Мөслим районында өченче тапкыр «Җиз кыңгырау моңнары» фестивале узды. Бәйрәмнең төп атрибуты булып җигелгән атлар һәм аударыш милли уеннары тора. Эчке эшләр министрлыгы исәпләвенчә, фестивальгә 1,5 меңнән артык кунак килгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Иртә белән 30 градус салкын булуга карамастан, халык кышкы уеннарда һәм ат чабышларында бик теләп катнашты. Кунаклар Мөслимгә бөтен республикадан — Сарман, Минзәлә, Әлмәт районнарыннан килгән. Шулай ук ике муниципаль округ — Казан һәм Чаллы тамашачылары да бар иде.
Чараның инициативасы — Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗинныкы. «Фестивальне өченче тапкыр үткәрәбез. Безнең район традицияләрне торгызу һәм саклау өчен тырышып эшли, ә атлар кайчандыр район тормышының бер өлеше булган. Мөслимдә ат фермасы булган, ләкин 90 нчы елларда ул янган. Һәм әкренләп атлар ярдәмче хуҗалыклардан да юкка чыккан. Аларны хәзер берничә кеше генә тота», — дип аңлатты Хуҗин.
Хәзерге вакытта Мөслимдә «Аргамак» ат комплексы үсеш ала. Анда төрле токымлы 18 ат бар — авыр йөк тартучы татар, рус атлары, шулай ук элиталы токымнар тәрбияләнә.
Атларда аударыш милли көрәш ярышлары да булды. Уенга катнашучылар Минзәлә, Лениногорск, Тукай районнарыннан, шулай ук Чаллыдан килгән. Оештыручысы — Лениногорск районыннан фермер Фәрит Нәбиуллин. Бүген аның ат утары — республикада иң зурларның берсе. Чемпионатта беренче урынны Тукай районы яулады.