Казан мәктәбе тәрәзәсеннән егылып төшкән кызны нейрохирургия бүлегенә салганнар
Казан мәктәбе тәрәзәсеннән егылып төшкән 15 яшьлек кыз Республика балалар клиник хастаханәсендә ята, аның белән клиниканың нейрохирургия бүлеге белгечләре шөгыльләнә. Бу хакта «Татар-информ»га Балалар республика клиник хастаханәсенең баш табибы хирургия ярдәме буенча урынбасары Михаил Поспелов сөйләде.
Өченче каттан егылып төшкәннән соң, 15 яшьлек кызны ашыгыч ярдәм машинасында Республика балалар клиник хастаханәсенә алып китүләре турында хастаханәдә сөйләделәр.
«Кабул итү бүлмәсендә комплекслы тикшерү үткәрелде, корсак куышлыгы, күкрәк читлеге, баш мие компьютер томографиясе, УЗИ үткәрелде. Баланы барлык белгечләр тикшерде. Баш мие селкенүе ачыкланды, бала нейрохирургия бүлегенә салынды», — дип билгеләп үтте табиб.
Михаил Поспелов баланың аңында булуын, хастаханәдә әнисе белән ятуын өстәде. Кызны дәвалауга психологлар да кушылган.
Элегрәк социаль челтәрләрдә Казанның 129 мәктәбендә укучы кызның өченче кат тәрәзәсеннән егылып, кар көртенә төшүе турында мәгълүмат таралуын «Татар-информ» хәбәр иткән иде.