Алексей Песошин Александр Тыгинга Әлмәттәге идарәче компанияләрне тикшерергә кушты
Татарстан халкы, шул исәптән Әлмәт районында яшәүчеләр өчен торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре иң борчыган темаларның берсе булып кала. ТР Премьер-министры Алексей Песошин район Советының хисап сессиясендә билгеләп үткәнчә, узган ел социаль челтәрләрдә Әлмәт халкының ТКХ өлкәсе белән бәйле 1 меңгә якын шикаяте теркәлгән. Шул ук вакытта, һәр бишенче мөрәҗәгать идарәче компанияләр эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә кагыла.
«Соңгы елларда Әлмәттә яшәүчеләрдән аларның эшенә карата дәгъвалар күп килә. Район хакимиятенә вазгыятьне тотрыклыландыру өчен җитди көч куярга кирәк. Республика торак инспекциясенең бу эштә катнашуын сорыйм», - диде Премьер. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Алексей Песошин күптән түгел генә ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы итеп билгеләнгән Александр Тыгинга мөрәҗәгать итте.
«Александр Васильевич, сез Яшел Үзән районы башлыгы булып һәм депутатлар корпусында эшләдегез. Без Яшел Үзәндә шундый мәсьәләләрне хәл иткән вакытларны хәтерлим әле. Шуңа күрә, Тимур Дмитриевич [Нагуманов], уртак тырышлык белән... Әгәр прокуратура ярдәме кирәк булса, мөрәҗәгать итегез», - дип искәртте ТР Хөкүмәте башлыгы.
Песошин торак-коммуналь өчен түләүләрне җыю актуаль бурыч булып калуын билгеләп үтте. Бүгенге көндә Әлмәт районында бурычның гомуми күләме 355-360 миллион сум тирәсе тәшкил итә. «Узган ел бурыч кимүгә дә карамастан, аның күләме борчу уята», - диде Премьер.
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәрдә тудырылган уңайлылыкның мохиткә генә бәйле булмавын таныды. Биредә хезмәтләрнең сыйфаты һәм үтемлелеге дә мөһим роль уйный. Һәм ТКХ хезмәтләре мөһим темаларның берсе булып тора. Шулай да идарәче компанияләр һәм халык арасындагы үзара бәйләнешнең сыйфаты киеренке тема булып кала.
«Әйе, ТКХ өлкәсендәге компанияләр күп кенә кыенлыклар белән очраша. Бюджетларның катгый чикләнгәнлеге, тарифларның дефицитлылыгы, түләүләрне җыюдагы кыенлыклар. Соңгы айларда килгән мөрәҗәгатьләрнең 80 проценты урамнарны кардан чистарту мәсьәләләренә бәйле булган. Халыктан килгән шикаятьләр еш кына кешеләрнең борчыган проблемалар белән икәүдән-икәү калуына кагыла, кайчагында мөрәҗәгатьләргә бөтенләй дә игътибар итмиләр», - дип ачыклык кертте Нагуманов.