Зарипова гыйнвар нәтиҗәләре буенча Татарстанда уртача хезмәт хакының күләмен атады
Татарстан уртача хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били. Ноябрь – гыйнвар өчен статистика мәгълүматлары буенча, төбәктә уртача хезмәт хакы 59 мең сумнан артып китә. Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасы туры эфирында шундый мәгълүматлар китерде.
«Бу эш бирүче түгел, ә хезмәткәр базары. Әгәр элегрәк хезмәткәрләр бер предприятиедән икенчесенә 1-3 мең сум өчен күчсәләр, бүген исә 5 мең өчен күчәләр, азрак булса – юк», - дип искәртте ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.
Спикер күчемсез милек белән операцияләр һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен хезмәткә түләү дәрәҗәсе иң түбән булган тармаклар рәтендә атады. Әмма бу исемлеккә зур авыл хуҗалыгы оешмалары керми.
«Автоматлаштыру дәрәҗәсе 1,5-2 мең сыердан торган савым көтүлегенә җиде кеше хезмәт күрсәтүенә китерде. Бер хезмәткәргә керем нормасы шактый югары, ул эш хакын югары дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә», - дип ачыклык кертте Зарипова.
Бүгенге көндә эш бирүче, белгечләр җәлеп итү өчен, социаль гарантияләрнең киңәйтелгән пакетын тәкъдим итә, туклану һәм транспорт чыгымнарын компенсацияли, медицина ягыннан өстәмә тәэмин итүне оештыра. Кайбер эш бирүчеләр торак арендалауны компенсацияли яки хезмәткәрләргә ипотека кредиты программаларында катнашырга булыша, стимуллаштыручы түләүләр тәкъдим итә.