Казан профессоры алдагы көннәрдә һава торышы турында сөйләде
Якындагы көннәрдә Татарстанда һәм Казанда һава торышы үзгәрәчәк. Аномаль салкынга алмашка Атлантикадан җылы циклон килә. Бу хакта бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Татарстан башкаласында пәнҗешәмбе көнне температура тәүлеклек нормадан 12 градуска түбәнрәк булды. Әмма якындагы көннәрдә һава торышы үзгәрә, яңа циклон безнең төбәккә җылылык алып килә. Якшәмбе көнне Казанда көндез һава температурасы -6 градус тәшкил итәчәк, уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан югарырак була. Атлантикадан килгән яңа циклон шулай ук кар алып килә», - диде ул.
КФУ спикеры аңлатуынча, кыш дәвамында һава торышының тотрыксыз булуы күзәтелә.
«Элек кышын безнең территориягә Себер антициклоны йогынты ясады, уңайлы һәм салкынча һава иде, көндезге сәгатьләрдә кояш яктыртты. Быел кыш безгә Себер циклоны бөтенләй тәэсир итмәде. Ешрак Төньяк Атлантика циклоны гамәлдә, ләкин Арктикадан да циклон бәреп керә, салкын һәм җылылык дулкыны бөтен кыш дәвамында чиратлаша. Декабрьдә һәм гыйнварда интенсив салкыннар булды», - дип искәртте КФУ профессоры.
Якынча фаразлау буенча, киләсе атна ахырына Казанда һава температурасы акрынлап күтәрелә. Гомумән алганда, якындагы декадада уртача тәүлеклек температура климат нормасына якын булыр, дип фаразлана.