Рөстәм Миңнеханов Җаппаровка «Дуслык» ордены тапшырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Президенты Садыйр Җаппаров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов Садыйр Җаппаровка республикага килүе һәм «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. «Бу — дөньяда физик спортны да, киберспорт дисциплиналарын да үз эченә алган беренче формат. Аның бездә Россиядә уйлап чыгарылуы сөенечле», — диде ул.
Шулай ук Татарстан Рәисе 2022 елның маенда Кыргызстан илчесенең KazanSummit кысаларында аңа тапшырган «Достук» кыргыз ордены белән бүләкләве өчен рәхмәт белдерде. «Ул минем өчен зур дәрәҗә. Безнең уртак эш өчен җитди потенциалыбыз бар дип ышанам», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
Ул шулай ук Садыйр Җаппаровка Казанда Кыргызстан Республикасы Генераль консуллыгын ачу карары өчен рәхмәт әйтте.
Садыйр Җаппаров Россия Президенты Владимир Путинның чакыруы белән «Киләчәк уеннары»ның беренче халыкара турнирын ачу тантанасында катнашуны бик ошатуын белдерде.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Мин Кыргызстан Республикасы Президенты буларак, беренче тапкыр тугандаш Татарстан Республикасы башкаласы Казанга килдем. Моңа кадәр мин монда 2011 елда Кыргызстан делегациясе составында булдым. Кунакчыллык һәм ачык йөз белән кабул итүегез өчен рәхмәтлемен», — диде кунак.
Казан Кремленә сәфәре кысаларында Садыйр Җаппаров хөрмәтле кунаклар китабында истәлек язуы калдырды. Шулай ук Татарстан Рәисе кунакка республиканың дәүләт бүләген — «Дуслык» орденын тапшырды.