Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 01.02.2024

Андрей Кондратьев сайлауны оештыручыларга мәгълүмати һөҗүм ясаулары хакында белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлаулар алдыннан мәгълүмати һөҗүм хакында белдерде. Мошенниклар, аның исеме артына качып, кампанияне оештыручыларга хәбәрләр җибәрә, шәхси һәм эш буенча мәгълүматларны сорашып белә башлаган. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Шәйхразыев Волгоград өлкәсендә Сталинград сугышында җиңүгә багышланган чараларда катнашты

Tatar-inform.tatar 

Сталинград сугышында җиңүгә быел 81 ел. Волгоград өлкәсендә шул уңайдан рәсми чаралар уза. Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге чараларда катнаша. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

«Нурлы Рамазан» бәйгесендә җиңүче хаҗга юллама ота алачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Диния нәзарәте Рамазан ае җитү уңаеннан җәмәгать урыннарын бизәү буенча икенче тапкыр «Нурлы Рамазан» бәйгесен игълан итә. Иң матур бизәлешне башкаручыга «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми операторыннан хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бу турыда матбугат конференциясендә ТР Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда дәүләт мөһерләренә багышланган бушлай күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Миллиард.татар» порталы оештырган, татар дәүләтләре идарәчеләренең мөһерләренә (тамгалар) багышланган бушлай күргәзмә ачылды. Күргәзмә «Татмедиа» бинасында (Декабристлар урамы, 2), беренче каттагы медиа-үзәк холлында урнашкан.

Читать дальше...

Нурлат районы мәктәпләре һәм предприятиеләрендә кызамык аркасында фильтр керттеләр

Tatar-inform.tatar 

Нурлат районында кызамык йоктыруның 8 очрагы теркәлгән, тагын берсе – сорау астында. Хәзер Нурлат шәһәре һәм районындагы мәктәпләрдә фильтр аша үтеп кенә дәрескә керергә мөмкин.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитетларына 40 пассажир автобусы тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетларына 40 пассажир автобусы тапшырды. Тантана «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россиянең төрле төбәкләрендә тамаша күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 11-18 апрельдә «Без - Россия» федераль программасы кысаларында «Халкыбыз мирасы» концерт программасын тәкъдим итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты яза.

Читать дальше...

Татарстанның парламент делегациясе Беларусь Республикасына килде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясе рәсми визит белән Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) килде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...



Прокуратурада карны вакытында чистартмаган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

Әгәр ишегаллары һәм тротуарлар вакытында кардан чистартылмаса, идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Галиәсгар Камалның туганы: Абыем алты баласын ашатыр өчен, Казандагы скверда гөмбә җыйган

Tatar-inform.tatar 

Драматург, журналист, татар театрын оештыручыларның берсе Галиәсгар Камалның бертуган энесе Габдрахман Камалның улы Искәндәр Камалов абыйсы турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Читать дальше...

Цифрлаштыру министрлыгы Рунет эшендә масштаблы өзеклекнең сәбәпләрен тикшерә башлады

Tatar-inform.tatar 

.RU домены эшендәге масштаблы өзеклеккә бәйле хәлне тикшерү эше башланды, дип белдерде Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев Digital Almaty 2024 форумында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Мордовиянең Азюрка авылында балалар арасында тәҗвид буенча бәйге узды

Tatar-inform.tatar 

Гыйнвар ахырында Мордовиянең Азюрка авылындагы Җомга мәчетендә мәктәп яшендәге балалар арасында тәҗвид буенча бәйге узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда кар, томан һәм -2 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген, кышның соңгы аеның беренче көнендә, Татарстанда температура фоны берникадәр түбәнәйсә дә, чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды

Tatar-inform.tatar 

Кичә Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Аңа кадәр егетләр өчен Форум тәмамланган иде. Әйтергә кирәк, быелгы форум иң колачлысы һәм масштаблысы: катнашырга теләк белдереп барлыгы 140 егет һәм кыз заявка биргән иде, дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте.

Читать дальше...

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне була

Tatar-inform.tatar 

Яшел Үзән район үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне була. Чара 3 февральдә 9.00 сәгатьтә Яшел Үзән шәһәренең балалар поликлиникасында, Гоголь урамы, 10нчы йорт адресы буенча, «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале кысаларында уза. Бу хакта «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Зәйдә Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары хәрбиләргә окоп шәмнәре ясый һәм хатлар яза

Tatar-inform.tatar 

Бу көннәрдә Зәйнең Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен окоп шәмнәре ясау һәм хатлар язу белән мәшгуль. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәт районы башлыгы балалары туган хәрбиләрнең гаиләләрен котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов күптән түгел генә балалары туган хәрбиләрнең гаиләләрен өйләренә барып котлады. Бу хакта ул туры эфир вакытында сөйләде, дип яза «Әлмәт таңнары».

Читать дальше...

Актаныш укучылары Бөтенроссия шахмат ярышында чемпион булды

Tatar-inform.tatar 

219-25 гыйнвар көннәрендә Удмуртиянең Дебесы авылында авыл җирлегендә һәм кече шәһәрләрдә яшәүче укучылар арасында рапид һәм тиз шахмат буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Бу турнирдан Актаныш шахматчылары чемпион исемен алып кайтты. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Чаллыда мигрантлар кылган җинаятьләрне махсус бүлекчә тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда чит ил гражданнары тарафыннан һәм аларга карата кылынган җинаятьләрне ачыклау белән махсус бүлекчә шөгыльләнәчәк. Бу хакта бүген шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков хәбәр итте, дип яза «Шәһри Чаллы».

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *