Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 03.02.2024

Ялларда Татарстанда томан, буран һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

Шимбә, 3 февральдә, Татарстан территориясендә болытлы һава торышы һәм җепшек кар көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Гыйнварда илкүләм проект буенча ике меңнән артык өлкән татарстанлы диспансеризация узды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче ике меңнән артык өлкән яшьтәге кеше 2024 елның гыйнварында диспансеризация үтте. Медицина тикшерүе Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында оештырыла.

Читать дальше...

Апаста «Карлы десант» студентлар отряды махсус операциядәге хәрбинең гаиләсенә ярдәм итте

Tatar-inform.tatar 

Республиканың төрле уку йортларыннан килгән яшьләр Апас аграр көллияте студентлары белән игелекле эшләрен дәвам итә. Бу юлы «Карлы десант» студентлар отряды махсус хәрби операциядәге Родион Тимергалиевның хуҗалыгында ишегалларындагы карны чистарттылар. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмарада «Идел» бию ансамбле коллективын хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

Кукмара администрациясендә «Идел» бию ансамблен — Мәскәүдә узган дәрәҗәле хореография конкурсы, «Щелкунчик» премиясе лауреатларын хөрмәтләделәр. Әлеге конкурста ансамбль ике тапкыр 2нче дәрәҗә лауреат булган. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Читать дальше...

Балык Бистәсендә яшәүчеләр «Кием – күңел көзгесе» дип исемләнгән чарага җыелды

Tatar-inform.tatar 

Балык Бистәсе район мәдәният йортында «Кием-күңел көзгесе» дип исемләнгән чара узды. Чара башланыр алдыннан кунаклар күргәзмәләр белән якыннан танышты. Күңелләренә хуш килгән әйберләрне сатып та алдылар. Бу хакта «Авыл офыклары» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Яңа Чишмә районында «Ел укучысы — 2024» ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

Яңа Чишмә районында «Ел укучысы — 2024» билгеләнде. Бу исем өчен районның 11 укучысы көч сынашкан. Жюрига укучыларның портфолиолары тәкъдим ителгән, аларда укучылар үзләре, гаиләләре һәм гаилә традицияләре белән таныштырганнар, кемдер үзе иҗат иткән шигъри юлларда, ә кемдер эссе рәвешендә Ватан турында инша язган. Бу турыда «Яңа Чишмә хәбәрләре» яза.

Читать дальше...

Чүпрәледә Илдар Хәлиуллов истәлегенә багышланган хоккей турниры җиңүчеләре билгеле

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәледә Илдар Хәлиуллов истәлегенә хоккей районара турниры булды. Күчмә кубок өчен Чүпрәле, Городище (Чүпрәле районы), Кайбыч районының ике командасы һәм Апас районы командасы уйнады. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *