Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 07.02.2024

Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүдә барлык чаралар турында мәгълүмат булган сайт ачылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүче гаиләләр өчен барлык ярдәм чаралары турында мәгълүмат урын алган яңа сайт булдырылды. Республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Төбәк белән идарә итү үзәгендәге туры эфир (аның трансляциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә бара) вакытында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан чаралар планын расладылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар планы расланды. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева туры эфир (аның трансляциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә бара) вакытында шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

Tatar-inform.tatar 

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү компаниясе старт алды. «Гаризалар 2024 елның 1 июненә кадәр кабул ителә», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Читать дальше...

Милли музейда «Моабит дәфтәрләр»енең төп нөсхәсен күрергә була

Tatar-inform.tatar 

15 февральдә Татарстан Республикасы Милли музеенда уникаль чара – Төп нөсхә көне узачак. Тантаналы шартларда музей фондларыннан Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналын чыгарачаклар – бу көнне аларны теләгән һәркем күрә алачак.

Читать дальше...

Сервейинг һәм мирасны саклау буенча китапта Казан агломерациясе үсеше тәҗрибәсе язылачак

Tatar-inform.tatar 

«Казан агломерациясе: сервейинг һәм мирасны саклау» китабын әзерләү һәм нәшер итү турында Казанның Кабул итүләр йортында фикерләштеләр. Очрашуда республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Пространстволы планлаштыру институты директорының беренче урынбасары Максим Викулин, шәһәр төзелеш эшчәнлеген күзәтү мәсьәләләре юнәлеше җитәкчесе Максимилиан Гостевой, Татарстаның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы, Казанның Башкарма комитеты... Читать дальше...

Россиядә ил эчендә чит ил туристлары өчен милли туристик маршрутлар ачарга тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ил буенча чит ил кешеләре өчен милли туристик маршрутлар ачарга тәкъдим иттеләр. Мондый алым чит илләрдән туристлар агымын арттырачак, диде Россия туриндустрия берлегенең керү туризмы комитеты җитәкчеләреннән берсе Алексей Венгин.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Мортаза Рәхимов Россия күләмендәге зур дәүләт эшлеклесе иде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов республика масштабындагы гына түгел, ә Россия күләмендәге зур дәүләт эшлеклесе иде. ТР җитәкчесе сүзләренчә, Рәхимов охшарга тырышу өчен үрнәк булып тора. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Тукай районы волонтерлары махсус операция зонасына үзләре ясаган дроннар җибәрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Тукай районында махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен квадрокоптерлар җитештерелә. Волонтерлар махсус операция зонасына хәрбиләргә җибәргән дроннарның берничә төрен күрсәтте.

Читать дальше...



Чернышенко: «Киләчәк уеннары»нда 260тан артык команданы һәм 2 мең катнашучыны көтәбез

Tatar-inform.tatar 

Казандагы «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры 2024 елдагы әһәмиятле вакыйга булачак. Мондый төрдәге беренче ярышлар булуга да карамастан, ул зур кызыксыну уятты. Анда 100дән артык илдән 2 меңгә якын кеше катнашыр дип көтелә, диде вице-премьер Дмитрий Чернышенко ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанның беренче Президентына һәйкәл ачу тантанасына килде

Tatar-inform.tatar 

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфага Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка һәйкәл ачу тантанасына килде. Һәйкәл Дәүләт җыелышы – Корылтай һәм республика Хөкүмәте биналары арасында урнаштырылган, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы.

Читать дальше...

Татарстан Белем.Фән Бөтенроссия агарту акциясенә кушылачак

Tatar-inform.tatar 

Россиядә Белем.Фән Бөтенроссия агарту акциясе башлана. Илнең барлык төбәкләрендә ел саен 8 февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көненә багышланган 300дән артык чара узачак. Акцияне Россиянең «Белем» җәмгыяте филиаллары оештыра. Ул яшь галимнәр һәм аларның остазларына яңа аудитория каршында чыгыш ясарга, барлык тыңлаучыларга фән өлкәсендә үз казанышлары хакында сөйләргә мөмкинлек бирәчәк.

Читать дальше...

Татар теле Россиядәге иң популяр 5 тел арасына кергән

Tatar-inform.tatar 

Россия Фәннәр академиясе галимнәре, 2021 елдагы җанисәп нәтиҗәләренә таянып, татар теленең илдә иң киң таралган һәм еш кулланыла торган 5 тел арасына керүен ачыклаган. Бу хакта «Миллиард.Татар» хәбәр итә.

Читать дальше...

Махсус операция зонасына гуманитар йөк ташыган фура йөртүчесе авариядә һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция зонасына фура белән гуманитар йөк ташыган Актаныш кешесе авариядә һәлак булган. Бу хакта Дулкын-16 Telegram-каналында хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Әлфәт Закирҗанов: Шәриф Камал иҗаты татар халкының елъязмасы булып тора ала

Tatar-inform.tatar 

Филология фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, язучы, драматург Шәриф Камал иҗаты татар халкының елъязмасы булып тора ала. Бу хакта ул Татар китабы йортында Шәриф Камалның 140 еллыгына багышланган «140 мизгел» дип исемләнгән күргәзмә ачылышында әйтте.

Читать дальше...

Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә “Уйна, гармун” фестивале узды

Tatar-inform.tatar 

3 февраль көнне Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә «Уйна, гармун» фестивале узды. Чарада Курган өлкәсеннән гармунчылар катнашты. Иң олы гармунчыга – 90 яшь. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның Мәрҗани мәчетенә реставрация ясаячаклар

Tatar-inform.tatar 

Федераль әһәмияткә ия мәдәни мирас объекты дип табылган Казанның Мәрҗани мәчетен агымдагы елда масштаблы реставрация эшләре көтә. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәүдә «Татарстанга гашыйк булу» интеллектуаль уены узачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән «ДОМ.РФ» оешмасы «Татарстанга гашыйк булу» уенын уздырачак. Бу хакта Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка һәм Бохарага туры рейслар ачарга планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

«ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе Казаннан Ташкентка һәм Бохарага туры рейслар ачарга планлаштыра. Үзбәкстанга очыш программасын киңәйтү турында Татарстан авиакомпаниясе генераль директоры Петр Трубаев хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *