Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 08.02.2024

Линар Якупов: Ислам финансларын куллану вакыты килеп җитте, ә эшләргә кеше юк

Tatar-inform.tatar 

Ислам финанслары өлкәсендә эшләргә әзер булган гыйлемле белгечләргә ихтыяҗ зур. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды президенты Линар Якупов сөйләде.

Читать дальше...

Миңнеханов юл хәрәкәте иминлегендә югары дәрәҗәгә ирешкән өчен дипломга лаек булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков бүген юл төзелеше һәм перспективалы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан 2023 елда төбәкләр рейтингының күпчелегендә лидер булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы яшәү һәм эчке туризм өчен Россиянең иң популяр төбәкләренең берсе буларак популярлыгын арттыруын дәвам итә. Моның турында аның күпсанлы рейтингларда позицияләре сөйли. Бу хакта «ПромРейтинг» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Рауза Солтанова: Галиәсгар Камал депутатларга карикатуралар ясаган

Tatar-inform.tatar 

Сәнгать фәннәре докторы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать үзәге мөдире Рауза Солтанова Галиәсгар Камалның 145 еллыгына багышланган «ХХ йөз башы татар яңарышы һәм Галиәсгар Камал» түгәрәк өстәлендә драматургның рәсемнәр, карикатуралар ясавы турында сөйләде.

Читать дальше...

Казанда Каюм Насыйриның «Китаб әт-тәрбия» китабы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

Казанның төрле мәчетләрендә Мигъраҗ кичәсе уңаеннан чаралар үтте. Мисал өчен, Апанай мәчетендә бу уңайдан Казан шәһәренең мөселман активы, җәмәгать эшлеклеләре, абыстайлар, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, ислам дине традицияләре белән кызыксынучы яшьләр һәм өлкәннәр катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Казанда татар тарихы һәм мәдәнияте турында ачык лекторий башланды

Tatar-inform.tatar 

«Түбәтәй» ширкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта татар тарихы һәм мәдәнияте турында ачык лекторий башлап җибәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Линар Якупов: Түләп бетерә алмаган очракта да, ислам ипотекасы халыкны тораксыз калдырмый

Tatar-inform.tatar 

Түләп бетерә алмаган очракта да, ислам банкы ипотекасы халыкны тораксыз калдырмый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды президенты Линар Якупов сөйләде һәм ислам ипотекасының гадәти ипотекадан аермасын аңлатты.

Читать дальше...

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

6-7 февральдә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узды. 7 февральдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында олимпиаданың ябылу тантанасы булды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Бу хакта конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Линар Якупов: Әгәр кеше ислам банкына акча китерсә, аның продуктлары арзан булачак

Tatar-inform.tatar 

Ислам банкы продуктлары кыйбат йөрүе финанс оешмаларында акча булмавына бәйле. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Ислам бизнесы һәм финанслары үсеше фонды президенты Линар Якупов сөйләде.

Читать дальше...

Мирас фестиваленең беренче концерты татар музыкасының «сәяхәтенә» багышланды

Tatar-inform.tatar 

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестиваленең беренче концерты татар музыкасының сәяхәтенә – аның башка халыклар аша яңгырашына багышланган иде. Дирижеры да кытай кешесе Тао Линь иде.

Читать дальше...

Мәгълүмат чаралары: Путин 27-28 февральдә Федераль Җыенга юлламасын игълан итәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга 27 яки 28 февральдә юллама белән чыгыш ясарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости Федерация субъектлары җитәкчеләре белән бәйле чыганакларга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасын реставрацияләргә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы реставрацияләнәчәк. Проектның тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре белән Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты уртаклашты.

Читать дальше...

Уфада Мортаза Рәхимовка багышланган күргәзмә ачылды

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның Милли музеенда Мортаза Рәхимовның 90 еллыгына багышланган «Башкортстан Республикасының Беренче Президенты» күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Бу хакта «Башинформ» яза.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия фәне көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен Россия фәне көне уңаеннан тәбрикләде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Иске Татар бистәсендә Укытучылар семинариясе бинасы төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

Иске Татар бистәсендә Казан укытучылар семинариясе бинасы төзекләндереләчәк. Объектны тикшергәндә, терәк диварларда ярыклар табылган. Экспертиза проекты ТР Мәдәни мирас объектларын саклау буенча дәүләт комитеты сайтында бастырылган.

Читать дальше...

Әлмәт кызы үзенең туган көнендә махсус хәрби операциядә катнашучыга кияүгә чыкты

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт ЗАГС идарәсендә кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән хәрбинең һәм аның кәләше Каринаның никахы теркәлде. Быел алар 55нче гаилә булып никахларын законлаштырган, дип яза «Әләмт таңнары» .

Читать дальше...

Сабаның Шәмәрдән участок хастаханәсендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

3-15 февраль көннәрендә Татарстанда XII «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале уза. Ул укучыларны медицина һөнәрләре белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Фестиваль кысаларында Шәмәрдән участок хас­таханәсе базасында «Ачык ишек­ләр көне» һөнәри юнәлеш би­рү чарасы үткәрелде. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *