Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 13.02.2024

Путин штабы дәүләт каналларында дебатларда катнашудан баш тартты

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентына кандидат Владимир Путинның сайлау штабы федераль дәүләт каналларында дебатларда катнашу өчен түләүсез теле- һәм радиоэфирдан баш тартты. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе утырышында билгеле булды. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...

Миңнеханов Питрәч районындагы «Авыл табибы» программасы нәтиҗәләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сигез федераль программасы гамәлгә ашырыла. Шуларның берсе - «Авыл табибы/фельдшеры», – дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында.

Читать дальше...

Бөгелмәдә Татарстан мәчетләре арасында мини-футбол буенча турнир узды

Tatar-inform.tatar 

Россиядә Гаилә елы һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында Бөгелмәдә уникенче тапкыр Татарстан мәчетләре командалары арасында традицион мини-футбол турниры узды. Чара «Интер» автоүзәге кубогына оештырылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Читать дальше...

Казанда иң югары хезмәт хакы түләнә торган 5 вакансияне атадылар

Tatar-inform.tatar 

Февральдә иң югары түләүле вакансияләр бишлеген Казанда senior «1С» аналитигы җитәкләде. Белгечкә 200 меңнән 250 мең сумга кадәр хезмәт хакы тәкъдим итәләр. Бу хакта SuperJob үткәргән тикшеренүдә әйтелә.

Читать дальше...



Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең 118 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле көндә Санкт-Петербургта шагыйрь-сугышчы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Пеҗербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда II «Гәүһәр» балалар фестиваленә йомгак ясала

Tatar-inform.tatar 

Бүген 15.00 сәгатьтә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Гәүһәр» балалар фестивале узачак: бер сәхнәдә татар мәдәниятенең берничә сәнгать төре берләшәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

15 февральдә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә Татарстан халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Белгечләрнең консультацияләре Казанда ТР Халыклар дуслыгы йортында була. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә ел башыннан йомырка бәясе 3 процентка төшкән

Tatar-inform.tatar 

2024 елның гыйнвар башыннан Россиянең ваклап сата торган кибетләрендә йомырканың дистәсе 129,08 сумга кадәр яки 3 процентка төшкән. Бу хакта ТАСС «Руспродсоюз» ассоциациясе идарәсе рәисе урнынбасары Дмитрий Леоновка сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Зюганов: Путинның Федераль Җыенга юлламасы февраль ахырында көтелә

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы февраль ахырында ук булырга мөмкин. Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе утырышында партия лидеры Геннадий Зюганов шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Милли китапханәдә «Кави-Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында фильм күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

«Кави-Сәрвәр» операсының язылу тарихы турында документаль фильм төшерелгән. Фильм премьера узып нәкъ бер елдан Милли китапханәдә тамашачыга тәкъдим ителде.

Читать дальше...

Пенсионерлар өчен иң кулай шәһәрләр ачыкланган - сораштыру

Tatar-inform.tatar 

Һәр өченче россияле (34 процент) пенсиягә чыккач башка шәһәрдә яшәргә хыяллана, тагын 35 проценты бу мәсьәлә турында уйланмаган, ә 31 проценты яшәү урынын алыштырырга әзер түгел. СберНПФ һәм «Работа.ру» үткәргән тикшеренү нәтиҗәләреннән шул билгеле булган. Бу хакта РБК яза.

Читать дальше...

Казан Россиянең иң карлы шәһәрләре өчлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Казан Россиянең иң карлы шәһәрләре исемлегендә икенче урында. Gismeteo мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласында кар катламының биеклеге 8 февральгә 92 см ны тәшкил иткән. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Соңгы бер атнада Татарстанда бензин һәм дизель ягулыгы кыйммәтләнде

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 29 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр Татарстанда бензинның бер маркасы һәм дизель ягулыгы бераз кыйммәтләнде. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларыннан күренә.

Читать дальше...

Белоруссиядән килүче циклон Татарстанга кар алып килә

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 13 февральдә, Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килүче циклон Татарстанда кабат кар яудырачак һәм температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Лениногорскида парламент дәресендә булды

Tatar-inform.tatar 

Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Лениногорскида эшлекле сәфәрдә булды. Район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков озатуында алар Балалар йортында «Биолаборатория»дә экскурсиядә булды. Монда аларга үләннәрне җыю, эшкәртү процессы турында сөйләделәр. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Алабуга укучысы бокс буенча Татарстан җыелма командасына чакыру алган

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада 2008-2009 елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелеге узды. Бу хакта «Алабуга нуры» Казан федераль университетының Алабуга институты матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Олы Кайбыч мәктәбендә Россия Президентын сайлауга багышланган парламент дәресе булды

Tatar-inform.tatar 

Олы Кайбыч мәктәбендә дә бүген парламент дәресе узды. Җәмгыять белеме укытучысы Гөлчәчәк Гыйбадуллина 10-11 сыйныф укучылары белән үткәргән дәрестә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм мәктәп директоры Исламия Мусина да катнашты. Бу хакта «Кайбыч таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Бөгелмә муниципаль районы Советының 2024 елның 7 февралендәге XXXI сессиясенең 1 номерлы карары белән «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан итү турында» карар кабул ителде. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *