Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 20.02.2024

Фәрит Мөхәммәтшин бердәм россиялеләрне гаиләләрнең проблемаларына игътибар итәргә чакырды

Tatar-inform.tatar 

ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бердәм россиялеләрне Татарстан районнарында гаиләләрнең проблемаларына игътибар юнәлтергә чакырды. Партиянең Татарстан бүлеге сәяси советы президиумы утырышында ул шулай дип белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

Читать дальше...

Тинчурин театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан концерт була

Tatar-inform.tatar 

28 февральдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты була. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан потенциалын тәкъдим итте: Полимер – 30, каучук – 42 процент

Tatar-inform.tatar 

Россиядә җитештерелә торган полимерларның – 30 процентка якыны, каучукның 42 проценты Татарстанның ике предприятиесе өлешенә туры килә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Энергетика» Илкүләм казанышлар форумының «Россия энергетикасының лидерлыгы һәм тотрыклылыгы» пленар сессиясендә шулай дип белдерде., дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: 2027 елга Татарстан азот ашламалары җитештерүне 2,5 тапкыр арттырачак

Tatar-inform.tatar 

«Аммоний-2» заводын төзү Татарстанда азот ашламалары җитештерүне 2,5 тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Энергетика» Илкүләм казанышлар форумының «Россия энергетикасының лидерлыгы һәм тотрыклылыгы» пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов Мәскәүдәге энергетика форумында: Без елына 35 млн тоннадан артык нефть табабыз

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Россиянең нефть чыгара торган төбәге санала, бүгенге көндә нефть табу күләме елына 35 миллион тоннадан артып китә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Энергетика» Илкүләм казанышлар форумының «Россия энергетикасының лидерлыгы һәм тотрыклылыгы» пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Пенза татарлары автономиясе 20 еллыгын бәйрәм итә

Tatar-inform.tatar 

28 февральдә 13.30 сәгатьтә «Пенза» Кино һәм концерт залында «Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе»нең 20 еллыгына багышланган тантаналы чара була. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Краснодар татарлары Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Узган ялларда, 17 февральдә, Краснодар татарлары Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби кичә үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Әтнә районында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар саны арткан

Tatar-inform.tatar 

Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы Советының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренең киңәйтелгән утырышындагы чыгышында татар теленнән бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларның артуын әйтте.

Читать дальше...

Лаеш районында махсус операциядә катнашкан хәрбигә яңа йорт ачкычы тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

20 февральдә Лаеш районының Сокуры авылында махсус хәрби операциядә катнашкан Адель Уркунбаевка яңа йорт ачкычы тапшыру тантанасы булды. Хәрбине ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов әлеге тантаналы вакыйга белән котлады.

Читать дальше...

Нәзарәт Россиянең Азия өлеше мөфтиятенә яңартылган «Казан басмасы»н җибәрде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтияте Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенә яңартылган «Казан басмасы»н җибәрде. Басма Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренә курьер хезмәте аша барып ирешәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Габделәхәт Хәкимов: Сөткә бәянең төшүе нәтиҗәсендә хуҗалыклар 646 млн сум акча югалтты

Tatar-inform.tatar 

Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Әтнә районы Советының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренең киңәйтелгән утырышында чыгыш ясады.

Читать дальше...

Путин Хөкүмәткә күп балалы әтиләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карарга кушты

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә күп балалы әтиләргә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карарга кушты, диелә Кремль сайтында урнаштырылган шул турыдагы күрсәтмәдә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Саратовта «Россиядә Коръән турында 100 искиткеч факт» китабы тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 25 февралендә, Изге Рамазан ае алдыннан, Саратовта шәһәрнең «Зейд бин Сабит» Коръән үзәге тарафыннан оештырылган мәдәни-агарту чарасы узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Сургутта милли баш киеме – түбәтәй тегү буенча мастер-класс узды

Tatar-inform.tatar 

Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясендә татар якшәмбе мәктәбендә укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен милли баш киеме – түбәтәй тегү буенча мастер-класс узды. Балалар шул исәптән алда торган бәйрәмнәр уңаеннан әти-әниләренә бүләккә татар стилендә матур рәсемнәр дә ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның яңа фатирлар иң кыйммәт һәм арзан торган районнарын атадылар

Tatar-inform.tatar 

Беренчел базарда иң кыйммәт фатирлар Казанның Яңа Савин районында теркәлгән. 2024 елның беренче кварталында әлеге районда бер квадрат метрның уртача бәясе 274 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы журналистына, шәһәрнең барлык районнарындагы торак бәяләрен анализлап, «Циан.Аналитики» җитәкчесе Алексей Попов хәбәр итте.

Читать дальше...

Чаллы мөхтәсибәтендә җәяүле йөгерү ярышларында 500гә якын кеше катнашты

Tatar-inform.tatar 

Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенең «Тәүбә» мәчете җәяүле йөгерү ярышлары үткәрде. Әлеге чара Коръән аятьләре укып, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм «Тәүбә» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Әбдиев тарафыннан җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән ачылды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Читать дальше...

2025 елда VII Халыкара этноспорт фестивале Казанда узарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

VII Халыкара этноспорт фестивале 2025 елда Россиядә узачак. Мондый карар этноспорт фестивале кысаларында Төркиянең Анталия шәһәрендә кабул ителде, дип хәбәр итә ТАСС РФ Спорт министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Читать дальше...

Серб Республикасы Президенты Милорад Додик Казанга эш визиты белән килде

Tatar-inform.tatar 

Серб Республикасы Президенты (Босния һәм Герцеговина энтитеты) Милорад Додик Казанга эш визиты белән 19 февраль кичендә килде, дип ATB телевизион каналына сылтама белән ТАСС яза.

Читать дальше...

Шәхси клиникаларда эшләүче табиблар вакытыннан алда пенсиягә чыгарга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин РФ хөкүмәтенә шәхси клиникаларның медицина хезмәткәрләренең (әгәр бу учреждениеләр дәүләт гарантияләренең бушлай медицина ярдәме күрсәтү программасында катнаша икән) вакытыннан алда пенсиягә чыгу мәсьәләсен карарга кушты. Бу йөкләмә Кремль сайтында бастырылган, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Лениногорскида мордва халкы кич утыруы булды

Tatar-inform.tatar 

Лениногорск Мәдәният сараенда Гаилә елына багышланган мордва халкы кич утырулары узган. Аны шәһәрнең «Эрзянка» мордва халык ансамбле оештырган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге Лениногорск шәһәре Мәдәният сараеның сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *