Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 21.02.2024

Ту-214 очкычыннан Aurus автомобиленә: Путин Татарстанда җыелган техникада йөри

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин бүген эш сәфәре белән Татарстанда. Шунысы игътибарга лаек, дәүләт башлыгы Казан халыкара аэропортына Ту-214 очкычы белән килде һәм җиргә төшкәч Aurus автомобиленә күчте — пассажир самолеты да, люкс-класс автомобиль дә республикада җыела.

Читать дальше...

«Татарстан–Яңа гасыр» каналында Президент сайлаулары кысаларында беренче дебатлар узды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның «Яңа гасыр» телеканалында Россия Президентын сайлау кысаларында беренче дебатлар узды. Анда бердәнбер катнашучы — Татарстанда Халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе, гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путинның ышанычлы заты Ринат Фазылов катнашты.

Читать дальше...

Ваһапов фестивалендә лауреат булган Кытай вәкиле «Китмә сандугач» җырын башкарды

Tatar-inform.tatar 

Ваһапов фестивале лауреаты Чжихао Чжан Рөстәм Яхинның «Китмә сандугач» җырын башкарды. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте шуның видеосын урнаштырган.

Читать дальше...

Путин Казан авиация заводында Ту-160М стратегик бомбардировщик бортына менде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Сергей Горбунов исемендәге Казан авиация заводы — «Туполев» гамәви акционерлык җәмгыяте филиалында булганда стратегик бомбардировщик — ракета йөртүче ТУ-160М бортына менде. Әлеге мизгел видеосын журналист Павел Зарубин үзенең Telegram-каналында урнаштырган.

Читать дальше...

Миңнеханов Путин белән төшкән фото белән уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән Сергей Горбунов исемендәге Казан авиация заводы — «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыяте филиалына килгәч төшкән фотосурәтләре белән Телеграм-каналында уртаклашты.

Читать дальше...

Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең 20 еллыгын бәйрәм иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең унберенче гала-концерты булды. Быел фестиваль юбилеен - 20нче сезон - билгеләп үтә. Башкалада унберенче концерт гөрләп узды. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә шуның видеоөзекләре белән уртаклаштылар.

Читать дальше...



Казанга Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде

Tatar-inform.tatar 

Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев Казанга килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Айнур Тимерханов: Телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов фикеренчә, телнең аңлатмалы сүзлеге булуы халкының югары мәдәниятле икәнен күрсәтә.

Читать дальше...

Казанга Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев килде

Tatar-inform.tatar 

Казанга Казахстан Республикасы Президенты Касым-Жомарт Токаев килде. ТР башкаласының халыкара аэропортында кунакны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук ТР Рәисе Администрациясе башлыгы Әсгать Сәфәров каршы алды.

Читать дальше...

Яшьләр арасында көрәш буенча Татарстан чемпионнары билгеле

Tatar-inform.tatar 

19-21 февральдә Мамадыш районы Түбән Ошма авылында 2008-2009 елгы егетләр арасында «Ялкын» журналы призына көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр тугыз үлчәү авырлыгында ачыкланды. Командалар арасында җиңүне Арча командасы яулады, икедә – Балтач, өчтә – Чаллы.

Читать дальше...

«Җидегән чишмә» берләшмәсе быел беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама татар дәүләт театры канаты астына кергән легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе быелгы беренче очрашуын шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин белән үткәрде.

Читать дальше...

Путин Ту-160 ракета йөртүчеләренең берсенә Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан башкаласына сәфәре вакытында «Туполев» гавәми акционерлык җәмгыятенең филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Дәүләт башлыгы яңа самолетлар белән танышкан вакытта Ту-160 М ракета йөртүчеләренең берсенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте.

Читать дальше...

Әлмәт театры «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакленең кинокадрларын төшерә башлады

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт театры Казанда «Фәхрине үтереп ташладылар» спектакленең кино кадрларын төшерә башлады. Бүген беренче кадрлар КФУ тулай тораклары янында төшерелде.

Читать дальше...

Казан танк училищесында махсус хәрби операциядә катнашкан курсантларга медаль тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кызыл байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында уку йортының 105 еллыгына багышланган митинг вакытында махсус хәрби операциядә катнашучы курсантларны бүләкләү тантанасы булды.

Читать дальше...

Миңнеханов Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанга «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры чараларында катнашу өчен килгән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры һәм әмирлекнең Спорт буенча баш идарәсе рәисе Әхмәд Бельхул әл-Фәләси белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан танк училищесында һәлак булган танкистлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кызыл байраклы Жуков орденлы Казан югары танк команда училищесында әлеге хәрби уку йортын тәмамлаган һәлак булган танкистлар мемориалына чәчәкләр салдылар. Чара училищеның 105 еллык юбилеена багышланган тантаналы митинг вакытында узды.

Читать дальше...

Миңнеханов Зимбабвеның беренче вице-президенты белән очрашуда: Африканың роле үсә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зимбабве Республикасының беренче вице-президенты Константино Гувейа Доминик Ньикадзино Чивенга белән очрашты, ул Россиягә аның җитәкчелеге чакыруы буенча Казанда узучы «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры чараларында катнашу өчен килде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Синоптиклар быелгы җәй тарихта иң эссе җәй булыр дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

Синоптиклар фаразлавынча, 2024 елның җәе тарихта иң эссе җәй булачак. «Рекордлы температуралар»ның сәбәбе – җылы «Эль-Ниньо» күренешенең йогынтысы, ягъни температура Тын океанның экваториаль өлешендә үзгәрәчәк. Шунысы кызык, Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда эссе булыр дип көтелә. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Читать дальше...

Россия Африканың алты иленә бодай китерүне тәмамлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Африканың иң ярлы алты иленә бодай китерүне төгәлләде. Соңгы судноны 17 февральдә Сомалида бушаттылар, дип белдерде авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев РФ Президенты Владимир Путин белән очрашуда. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанда «Киләчәк уеннары»нда 583 табиб эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда узучы «Киләчәк уеннары»нда медицина оешмаларыннан 500дән артык белгеч җәлеп ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *