Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2024

Новости за 27.02.2024

Казан кинотеатрларында Путин юлламасының туры трансляциясен күрсәтергә планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын Казанның «Синема 5» кинотетарларында күрсәтәчәкләр. «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, күрсәтүләр бушлай, ә керү ирекле булачак.

Читать дальше...

Түбән Новгород өлкәсендә «НижгарСылу-2024» бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

1 март көнне Түбән Новгород өлкәсендәге Сафаҗай мәдәният йортында 14-17 яшьлек татар кызлары арасында II «НижгарCылу-2024» өлкә бәйгесе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

2024 елда Татарстанда илкүләм проектларга 25,5 млрд сум биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру 25,5 млрд сумга бәяләнә. Бу хакта республиканың финанс министры урынбасары Гела Герасимова «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Читать дальше...

Россиядә кабат бензин экспортын тыялар

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин бензин экспортын тыюны хуплады. Чикләү чаралары 2024 елның 1 мартыннан 31 августына кадәр гамәлдә була. Шулай ук хакимиятләр биржада дизель сату нормативын 16 процентка кадәр арттыру карары кабул итте. Әлеге тыю ЕАЭС илләренә, Монголия, Үзбәкстан, Абхазия һәм Көньяк Осетиягә экспортның килешенгән күләмнәренә кагылмаячак. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Читать дальше...

Мамадыш районыннан хәрби махсус операциядән ялга кайтып гаиләсен сөендергән

Tatar-inform.tatar 

Хәрби кушаматы «Медведь» булган хәрби Рөстәм Әхмәтшин махсус операция зонасыннан өченче тапкыр Мамадышка кайтты. Ул үзенең чираттагы ялы турында беркемгә дә әйтмәгән, ә юлдан туры хатынының эшенә кергән, шулай итеп хатынына да, 5 яшьлек кызына да сюрприз ясаган.

Читать дальше...

Зәй районы махсус операциягә ике машина һәм 2 мең посылка җибәргән

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция башланганнан бирле 53 мең кешелек Зәй районыннан махсус операция зонасына – хәрбиләргә, ДНР һәм ЛНР халкына, госпитальләргә 28 рейс гуманитар йөк (гомуми авырлыгы 400 тонна) җибәрелгән.

Читать дальше...

«Нурлат-информ» хәрбиләргә газ балоннары җыю акциясенә кушылырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Нурлат районы журналистлары махсус операция хәрбиләренә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша, аларның күбесе волонтерлык төркемнәрендә тора. Күптән түгел алар «Яктылык. Җылылык. Җиңү!» акциясен башлап җибәрде. Махсус операция зонасына хәрбиләргә җибәрү өчен 70 газ баллоны сатып алынган.

Читать дальше...



Путин Россиянең Махсус операция көчләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин Россия Кораллы Көчләренең Махсус операцияләр көчләре хәрбиләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аларга гадел, намуслы хезмәтләре, шәхси батырлыклары, антларына һәм бурычларына тугрылык өчен рәхмәт әйтте. Видеомөрәҗәгать Кремль сайтында чыккан.

Читать дальше...

Уфада рәссам Васил Ханнанов вафат булган

Tatar-inform.tatar 

Уфада Россиянең атказанган рәссамы, Башкортстанның халык рәссамы, график, ассамбляж һәм инсталляция рәссамы Васил Ханнанов озак авырудан соң 68 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Габдулла Тукайга багышланган әдәби бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукайның Әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» Бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Рәшит Минһаҗев: Элек түрәләр журналистларны йөгереп чыгып каршы алалар иде

Tatar-inform.tatar 

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында 40 еллап журналистика өлкәсендә эшләгән журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минһаҗев элеккеге һәм хәзерге вакытта журналистка булган мөнәсәбәт турында сөйләде.

Читать дальше...

«Яшьлек моңнары» концертында яшь музыкантлар халык җырларын яңгыраткан

Tatar-inform.tatar 

Татар китабы йортында «Яшьлек моңнары» концерты узды. Татарстан мәдәният министрлыгы белән берлектә, Татарстанның мәдәни ресурс үзәге базасында, «ЯшьЛайн» дип исемләнгән проект үз эшчәнлеген алып бара. Автор һәм алып баручы – Гөлназ Рәшитова. Әлеге концертта проектта катнашкан талантлы яшьләр бер сәхнәдә җыелды.

Читать дальше...

Казан студентларын шәһәр мэриясендә стажировка үтәргә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

Казанда көллият һәм югары уку йортлары студентларыннан стажировка узуга гаризалар кабул итү башланды. Анкетаны теләгән һәркем җибәрә ала. Алар арасыннан шәхси вакытларын шәһәр процессларын өйрәнүгә багышларга әзер 30 актив һәм кызыксынган студент сайлап алыначак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.

Читать дальше...

Татарстанга 55 илдән Бөтендөнья яшьләр фестивале катнашучылары киләчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Бөтендөнья яшьләр фестиваленең региональ программасында катнашучы 30 шәһәрнең берсе булды. 13-16 март көннәрендә республикага төрле илләрдән 100 кеше киләчәк, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы ведомство башлыгы Ринат Садыйковка сылтама белән.

Читать дальше...

Лаешта 2нче мәктәпнең 40 еллыгын билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

Лаешта Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәп 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чара Лаеш өчен тарихи вакыйга — мәктәпнең беренче директоры Валентин Ивановка мемориаль такта ачу белән башланды. Бу хакта «Кама ягы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Әлмәттә татар гимназиясендә хәрбигә мемориаль такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә татар гимназиясе диварында аны тәмамлаган Динар Кадыйров хөрмәтенә мемориаль такта куелды. Хәрби хезмәткәрне 2022 елның көзендә мобилизациялиләр. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Спас районында пуля ату ярышлары җиңүчеләрен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Спас районы администрациясендә узган традицион дүшәмбе киңәшмәсендә пуля ату ярышларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ярышлар атна дәвамында барды һәм Ватанны саклаучылар көне һәм махсус хәрби операция башлануы көненә багышланды. Бу хакта «Яңа тормыш» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *