Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Март
2024

Новости за 25.03.2024

Казанда Тукайга багышланган милли театраль-цирклы спектакль әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

Казан дәүләт циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль әзерли. Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

Читать дальше...

Татарстан провинциаль хезмәт хаклары үсеше иң югары булган төбәкләр арасына керде

Tatar-inform.tatar 

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан провинциаль хезмәт хаклары дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре рейтингында 13нче урынны алды һәм аның үсеш темплары буенча лидерлар арасына керде. РИА Новости агентлыгы шул хакта инфографика әзерләгән.

Читать дальше...

Татарстанда этник уен кораллары җитештерү эксперименталь остаханәсе ачу турында сүз бара

Tatar-inform.tatar 

Мәдәният министры Ирада Әюпова Идел буе һәм Урал халыкларының Урта гасырлар музыкаль мирасын торгызу юлын этник музыка уен коралларының эксперименталь остаханәсен ачуда күрә.

Читать дальше...

Муллин «Крокус»тагы теракттан соң Түбән Камада иминлек чараларын көчәйтүне таләп итте

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама Советлар йортындагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды. Түбән Кама мэры Рамил Муллин Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган террор актларына бәйле рәвештә күрсәтмәләр бирде.

Читать дальше...

Татарстанда Болгар урыннары буйлап яңа туристик маршрут ачыла

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәният советында Болгар урыннары буйлап яңа туристик маршрут ачарга ниятлиләр. ТР мәдәният министры Ирада Әюпова республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановка шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Театрларга тарихи әсәрләр чыгарганда галимнәр белән эшләргә киңәш ителде

Tatar-inform.tatar 

«Театраль учреждениеләрнең тарихи әсәрләр чыгарганда фәнни-эксперт берләшмәләрне җәлеп итүе әһәмиятле. Монда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан федераль университетының әһәмияте зур», – диде Ирада Əюпова Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Мәдәният буенча совет утырышында ясаган чыгышында.

Читать дальше...

Кыргызстанда Нәүрүз бәйрәме уңаеннан тантаналы чара узды

Tatar-inform.tatar 

21 мартта Кыргызстанның Җәләлабад өлкәсе «Идел» татар-башкорт мәдәни үзәге иҗтимагый берләшмәсе Нәүрүз бәйрәме уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Ләйлә Минһаҗева «Илһам» әдәби бәйгесе турында: Чын «асылташлар» сирәк, әмма бар

Tatar-inform.tatar 

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ләйлә Минһаҗева татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе турында фикерен әйтте.

Читать дальше...

Казанда 25 марттан язгы ташу ихтималына бәйле рәвештә югары әзерлек режимы кертелде

Tatar-inform.tatar 

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, апрель башында һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +6, ә кайбер районнарда +9 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнге сәгатьләрдә исә 0..+3 градус булачак. Язгы ташу чорында су басудан саклану өчен Казанда 25 марттан «Югары әзерлек» режимы кертелә. Шәһәр башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Илнар Хөснуллин: Коррупцияне бетереп булмаган кебек, килешеп көрәшүгә дә чик куеп булмый

Tatar-inform.tatar 

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин соңгы арада көрәшчеләр арасында популярлашып киткән «килешеп» көрәшүгә чик куеп булмый дип саный.

Читать дальше...

Эчке эшләр министрлыгы «Крокус» янында кинолог машинасы торган дигән хәбәрне кире какты

Tatar-inform.tatar 

Кайбер Telegram-каналларда һәм социаль челтәрләрдә террорчылар һөҗүм иткән вакытта «Крокус Сити Холл» парковкасында торган микроавтобусның (имештер, ул полиция кинологик хезмәте автомобиле булган) фото һәм видеосы чыкты.

Читать дальше...

Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Крокус Сити Холл»дагы теракт корбаннары рухына дога кылдылар

Tatar-inform.tatar 

«Крокус Сити Холл»дагы терактка бәйле рәвештә игълан ителгән матәм көнендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге һәм Мәскәү Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр бер гаепсезгә һәлак булганнар рухына һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын теләп дога кылды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Әнзия Ханнанова: Үзен яклый алмаган кеше журналист булып эшли алмый

Tatar-inform.tatar 

«Канун. Парламент. Җәмгыять» тапшыруының элекке алып баручысы, журналист Әнзия Ханнанова «Татар журналисты» сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә журналист һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда массакүләм чаралар планлаштырганда иминлек чаралары көчәйтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да булган теракттан соң Татарстанда массакүләм чаралар планлаштырганда иминлек чаралары көчәйтеләчәк. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Басман суды «Крокус»тагы теракт эше буенча тагын өч гаепләнүчене кулга алды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Мәскәүдәге Басман суды Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт эше буенча тагын өч гаепләнүчене кулга алды. Бу хакта телеграмма-каналда Мәскәүнең гомуми юрисдикция судларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Министрлар Кабинетында киңәшмәне бер минут тынлык белән башлады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетында республика киңәшмәсен Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да теракт вакытында һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык белән башлады. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Читать дальше...

Суд «Крокус»тагы теракт турындагы эшнең беренче фигурантын Мирзоевны кулга алды

Tatar-inform.tatar 

Суд «Крокус Сити Холл»да булган теракт эше буенча беренче фигурант Далерджон Мирзоевны кулга алды. Бу хакта телеграмма-каналда Мәскәүнең гомуми юрисдикция судларының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы терактта һәлак булганнарның яңа исемлеген бастырды

Tatar-inform.tatar 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы «Крокус Сити Холл»да теракт аркасында һәлак булганнарның яңа исемлеген бастырды, анда 68 фамилия бар. Мәгълүмат ведомство сайтында пәйда булды.

Читать дальше...

Чистайда махсус операция зонасындагы хәрбиләрдән Рәхмәт хатлары тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренә ярдәм итүче чистайлыларга рәхмәт белдерде. Муниципалитетта киңәшмә-планеркада Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *