Илсур Һадиуллин: Без ел саен укытучылар кытлыгын сизәбез
Татарстанда физика, рус теле, математика, чит телләр, химия, биология һәм башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин #ТатарстанОнлайн программасында шулай дип белдерде.
«Ел саен югары уку йортларын бюджет урыннарында педагогик әзерлек юнәлешләре буенча белем алган 3 мең кеше, шулай ук урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен 900 яшь белгеч тәмамлый. Бу – 4 меңгә якын дигән сүз. Әмма без ел саен укытучылар кытлыгын тоябыз. Проблема бик тә җитди», - диде министр.
Аның сүзләренчә, югары уку йортларын тәмамлаучылар белгечлек буенча эшкә урнашмый, моны «әти-әниләр белән эшләү бик катлаулы» булуы, чөнки алар бик күп таләпләр куюы белән аңлата.
Һадиуллин төгәллек керткәнчә, Татарстанда 2 890 яшь укытучы эшли. Аларның барысы да хезмәт хакларына 2 510 сум күләмендә өстәмә акча ала. Моннан тыш, республикада 10 мең сум алырга мөмкинлек бирә торган «Безнең яңа укытучы» гранты да гамәлдә.
«Әгәр без укытучыларның мәктәпләрдә калуын телибез икән, аларга хөрмәт белән карарга тиешбез. Хезмәт хакы, матди һәм мораль ярдәмнең көн тәртибеннән төшмәве аңлашыла. Бездә барысы да идеаль дип беркем дә әйтми», - дип искәртте министр.