Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 04.01.2024

Әлмәт районы башлыгы балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов балалар йортында тәрбияләнүчеләрне бәйрәм белән котлады. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга Кыш бабай белән Кар кызы килде. Шул мизгелдән алып олысы да кечесе әкият иленә сәяхәт кылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Питрәч районында спорт сезонын яшь көрәшчеләр ача

Tatar-inform.tatar 

5 гыйнварда Питрәч спорт мәктәбенең спорт залында офицер-танкист Мөнир Сөнгатуллин һәм реактив артиллерия дивизионы командиры, подполковник Динар Хәмәтов истәлегенә багышланган көрәш буенча традицион ачык турнир узачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Саба районы иганәчесе хәрби операциядәгеләрнең балаларын Казанга циркка алып барды

Tatar-inform.tatar 

Саба районы Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова һәм Завод Нырты авылында крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рифат Зиатдинов аз керемле һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган балаларны Казанга циркка алып баруны оештырды. Бу хакта http://saby-rt.ru/ хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда -33 градуска кадәр суыта

Tatar-inform.tatar 

Бу атнада Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә. Иң салкын көн шимбәгә, 6 гыйнварга, туры киләчәк, бу көнне термометрның терекөмеш баганасы -33 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

«Көчле лидер кирәк»: Татарстанда Владимир Путинны хуплап имза җыю дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Яңа елдан соң Россия Президенты вазифасына Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыю дәвам итте. 23 декабрьдән ул Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә оештырыла.

Читать дальше...



Дәүләт Думасында шугалакларда физкультура дәресләре үткәрергә тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасында Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга ачык һәм өсте ябулы боз шугалакларында физкультура дәресләре үткәрү өчен тиешле шартлар тудыру мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Думаның мәгариф комитеты әгъзасы Анна Скрозникова («Яңа кешеләр») шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыю дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

Россиянең барлык төбәкләрендә РФ Президенты вазифасына Владимир Путин кандидатурасын хуплаган гражданнардан имза җыю дәвам итә, дип хәбәр иттеләр кандидатның сайлау штабында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Читать дальше...

Росреестрның Татарстан буенча бүлеге башлыгы Путинның рәхмәтенә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Дилә Мортазина Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәтенә лаек булды. Дәүләт башлыгының шул хактагы боерыгы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Путин чит ил контрактникларын гражданлыкка кабул итү турындагы указны имзалады

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция барган чорда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзегән чит ил гражданнары, шулай ук аларның гаиләләре Россия гражданлыгы алу турында гариза тапшыра ала. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалады.

Читать дальше...

Сенатор: Ел ахырына кадәр бердәм күп балалы гаилә статусын беркетергә мөмкиннәр

Tatar-inform.tatar 

Россиядә Гаилә елы кысаларында бердәм федераль күп балалы гаилә статусы закон нигезендә беркетелергә мөмкин, бу мондый гаиләләргә унификацияләнгән преференцияләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федерация Советының конституцион закон комитеты әгъзасы Александр Башкинга сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге генерал Ногмановның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

ТР буенча эчке эшләр министрының элекке урынбасары, милиция генерал-майоры Рафил Ногманов профессионализм һәм намуслылык үрнәге, үз эшенә тугры белгеч иде. Аның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашып, Татарстан җитәкчелеге җибәргән телеграммада шулай диелә.

Читать дальше...

2024 елгы Президент сайлавында бюллетеньнәрне саклау өчен махсус маркалар кулланылачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә алда торган Президент сайлавында бюллетеньнәр салынган сейф-пакетларны махсус маркалар белән саклаячаклар. Республика Үзәк сайлау комиссиясе телеграм-каналында шул хакта искәртте.

Читать дальше...

Белгеч: COVID-19 мутацияләнде һәм сезонлы чиргә әверелде

Tatar-inform.tatar 

Коронавирус сезонлы авырулар рәтенә күчте, вирус мутацияләнде һәм пациентлар чирне авыр кичерми яки хәзер күпсанлы үлем-китем очраклары юк дип фаразларга тулы нигез бар, дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү институты федераль фән бюджет учреждениесе директоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Василий Акимкин.

Читать дальше...

Путин «Идел-Пресс» генераль директорын хезмәттә ирешкән уңышлары өчен бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин «Татмедиа» АҖ филиалы - «Идел-Пресс» Полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәровны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орден медале белән бүләкләде. Шул хактагы указ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Татарстанда аномаль салкын һава торышы һәм кар көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген төнлә Татарстанда аномаль салкын һава торышы көтелә. Көндез температура -18..-23 градус, көнчыгыш районнарда -11..-16 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Чүпрәледә «Җылы оекбаш» акциясе волонтерларын бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Россия Пенсионерлар берлегенең Чүпрәле бүлекчәсе офисында «Җылы оекбаш» акциясенең иң актив волонтерларын бүләкләү тантанасы булды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Россия Пенсия фондының Чүпрәле районындагы клиентлар хезмәте башлыгы Роза Гафарова катнашты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлмәт районы башлыгы мобилизацияләнгәннәрнең балаларына бүләкләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Анастасия һәм Арсений Порфирьевларның Яңа ел теләкләрен үтәде. Әтиләре махсус хәрби операция зонасында булган балалар «Теләкләр чыршысы»нда хатлар калдырган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *