Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 07.01.2024

Әлмәт район үзәк хастаханәсенең бердәм контакт-үзәге номерын үзгәрттеләр

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә бердәм контакт-үзәк номерын үзгәрттеләр. Ул 27 декабрьдән эшли башлады. Хәзер әлмәтлеләр 26-00-06 номерына шалтырата ала. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Әлмәт таңнары» газетасы.

Читать дальше...

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбург кунакларын җиңде

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Екатеринбургның «Автомобилист» хоккейчылары арасындагы уен «Ак Барс» җиңүе белән тәмамланды. Уен исәбе – 2:1. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

Читать дальше...

Алма-Ата янында 4,6 магнитуда белән җир тетрәгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген Казахстан территориясендә җирле вакыт белән 09.10 сәгатьтә (Мәскәү буенча 06.10 сәгатьтә) Алма-Ата шәһәреннән ерак түгел 4,6 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән. Бу хакта республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының сейсмологик тәҗрибә-методик экспедициясе хәбәр итте, дип яза «Интерфакс».

Читать дальше...

Россиядә яңа йөк машиналары сату күләме буенча КАМАЗ лидерлар рәтенә чыкты

Tatar-inform.tatar 

2023 ел нәтиҗәләренә караганда, Россиядә «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыяте — яңа йөк машиналары сату күләме ягыннан лидер. Моны Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары дәлилли.

Читать дальше...

Социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артачак

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 гыйнварыннан социаль тәэмин итү, мәгариф, медицина, мәдәният һәм фән өлкәләре хезмәткәрләренә хезмәт хакы 9,8 процентка индексацияләнде. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов хәбәр итте, дип яза «Труд».

Читать дальше...

Көтелгән хезмәт хакы күләме ягыннан Казан Россиянең иң яхшы биш шәһәре исемлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан башкаласы 2023 елның IV кварталында Россиянең зур һәм урта шәһәрләре арасында вакансиягә дәгъва итүчеләрнең көткән хезмәт хакы ягыннан дүртенче урынны алды. Моны Россия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән социологик мониторинг нәтиҗәләре дәлилли.

Читать дальше...



Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы салкыннарда иминлек чаралары турында искә төшерә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Гидрометеорология хезмәте идарәсе фаразларына караганда, 8 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән температураның -33 градуска кадәр төшүе көтелә.

Читать дальше...

Татарстанда биш кеше зыян күргән массакүләм юл һәлакәте шартларын прокуратура тикшерәчәк

Tatar-inform.tatar 

Прокуратура Татарстанның Баулы районындагы булган юл-транспорт һәлакәте шартларын тикшерә, анда биш кеше зыян күргән. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Читать дальше...

Мөфти Равил Гайнетдин православие христианнарын Раштуа белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин православие христианнарына Раштуа белән котлау юллады. Аның котлавы Россия мөфтиләр шурасы сайтында чыккан.

Читать дальше...

Путин махсус операциядә һәлак булганнар гаиләсенә түләүләрне хәл итәргә вәгъдә итте

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә һәлак булганнарның гаиләләренә түләүләр белән бәйле проблемаларны хәл итәргә вәгъдә бирде. Мәсьәлә дәүләт башлыгының Россия геройлары хатыннары һәм балалары белән очрашуында күтәрелде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Раштуа — барлык кешеләрне берләштерә торган бәйрәм

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең язылучыларын Раштуа бәйрәме белән котлады. Телеграм-каналында ул православие христианнарына игелек, бәхет һәм иминлек теләгән.

Читать дальше...

Әлмәт боксчылары Бөгелмәдән җиңү белән кайтты

Tatar-inform.tatar 

4-5 гыйнварда Бөгелмә шәһәрендә Ефрат Тимерҗанов исемендәге «Юность» спорт мәктәбендә яшүсмерләр һәм юниорлар арасында бокс буенча Раштуа турниры узды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *