Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 09.01.2024

Лениногорскида шәһәр башлыгы Кубогына «Күк бүре» уены үткәрелде

Tatar-inform.tatar 

Лениногорскиның «Алмакай» ат утарындагы атлар катнашында шәһәр башлыгы Кубогына «Күк бүре» милли уены үткәрелде. Уенда Лениногорск, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә районнары катнашты. Бу хакта «Заман сулышы» газетасының сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Казанда декоратив-гамәли сәнгать остасы Луиза Фәсхетдинованың күргәзмәсе ачыла

Tatar-inform.tatar 

12 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстанның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы осталарның берсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты Луиза Фәсхетдинованың «Гөлханә» күргәзмәсен ачу тантанасы була. Ачылыш тантанасына керү бушлай. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбрә итә.

Читать дальше...

Путин «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында хыялын чынга ашырган кыз белән сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин телефоннан Көньяк Сахалиннан 8 яшьлек Кристина Син белән сөйләште. Ул балага беренчел иммунодефицит диагнозы куелган. Дәүләт башлыгы «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында кызның Байкал күленә бару хыялын чынга ашырды. Бу турыда Кремль матбугат хезмәтендә искәрттеләр.

Читать дальше...

Россиядә 2045 елда туучылар һәм халык санын фаразладылар

Tatar-inform.tatar 

2045 елда уртача гомер озынлыгы 84,5 яшь булачак - бу оптимистик сценарий. Вакыйгаларның пессимистик торышында бу күрсәткеч 77 яшь тәшкил итәчәк. Росстатның 2046 елга кадәр демографик фаразы нәкъ менә шундый. Бу турыда ТАСС яза.

Читать дальше...

Россиядә колл-үзәк һәм Путинның сайлау штабының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Россиядә бердәм колл-үзәк һәм Владимир Путинның сайлау штабының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе эшли башлады. Россиядә яшәүчеләр Президент вазифасына кандидатка үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен 8-800-301-21-85 күп каналлы телефоны буенча тапшыра ала.

Читать дальше...



Махсус хәрби операциядәгеләргә Казаннан КамАЗ җибәрделәр

Tatar-inform.tatar 

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары буенча хәрби комиссариаттан Татарстан хәрбиләренә алгы сызыкка КамАЗ җибәрелде. Аның белән бергә хәрби хезмәткәрләргә маскировкалау челтәрләре, җылы кием, оекбаш, футболка һәм татлы Яңа ел бүләкләрен тапшырдылар.

Читать дальше...

Казан федераль университеты профессоры аномаль салкын декада турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Гыйнвар башында Татарстандагы аномаль салкыннар төбәк территориясенә Арктикадан салкын һава керүе белән бәйле. Якындагы декадада һаваның уртача тәүлеклек температурасы климат нормасыннан шактый түбән булачак. Бу хакта Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда Путинны хуплап имза җыю дәвам итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда булачак Россия Президентын сайлауда хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап имзалар җыю дәвам итә. Пунктлар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәннең зур сәүдә үзәкләрендә ачылды.

Читать дальше...

Пенза өлкәсендә Закир Кормаев истәлегенә шахмат турниры булды

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсенең Исса шәһәр тибындагы бистәсендә Балалар-яшүсмерләр үзәгендә шул ук исемдәге районның мактаулы гражданины Закир Кормаев истәлегенә багышланган шахмат турниры узды. Бу хакта Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Салкыннар сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

10-15 гыйнварда аномаль салкын һава торышы көтелү сәбәпле, Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде. Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, бу вакытта республика территориясендә аномаль салкын һава торышы, уртача тәүлеклек һава температурасы -18..-24 градус саклана, бу нормадан 9-15 градуска түбәнрәк.

Читать дальше...

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге артистлары Түбән Новгород өлкәсендә чыгыш ясады

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге артисты, Халыкара конкурслар лауреаты Рәфыйк Вәлитов Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында Тау шуу бәйрәме оештырды. Анда авыл халкы һәм Мәскәү кунаклары катнашты. Бу хакта Мәскәү милли-мәдәни татар автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Уфада Мостай Кәрим исемендәге театрда композитор Илшат Яхин истәлегенә кичә була

Tatar-inform.tatar 

«UFTANMA» башкорт иҗат лабораториясендә 2024 елда беренче очрашу талантлы композитор, баянчы, аранжировка остасы, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илшат Яхин истәлегенә багышланачак. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чиләбенең «Мирас» татар оешмасы Реабилитация үзәгендә балаларны Яңа ел белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Чиләбе өлкәсенең Югары Уфалы шәһәре Реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләргә Яңа ел каникулларында Реда Кәбирова җитәкчелегендәге «Мирас» татар үзәге җәмәгатьчелек активистлары кунакка килгән. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татар конгрессы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

«Әкият» курчак театрында 29 меңнән артык бала әти-әнисе белән Яңа ел тамашасы караган

Tatar-inform.tatar 

«Әкият» курчак театрында бәйрәм марафоны тәмамланды. 15 декабрьдән 8 гыйнвар аралыгында театрда 29 меңнән артык бала әти-әнисе белән Яңа ел спектаклен караган.

Читать дальше...

Ренат Әхмәтҗанов Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары вазифасыннан китә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе (ЗАГС) башлыгы урынбасары Ренат Әхмәтҗанов 11 гыйнвардан үз вазифасыннан китәчәк. Республика Министрлар Кабинетының әлеге боерыгын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Читать дальше...

Ике айлык улын кар көртенә ташлаган блогерга карата Бастрыкин эш кузгатырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Блогер Сергей Косенко яңа туган баласын кар көртенә ташлаган һәм шул вакыйга сурәтләнгән видеоны социаль челтәрләрдә тараткан. Хәзер Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин аңа карата эш кузгатырга кушты.

Читать дальше...

Үзәк сайлау комиссиясе Николай Харитоновны Президент сайлауларына кандидат итеп теркәде

Tatar-inform.tatar 

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Николай Харитоновны Россия Президентына кандидат буларак теркәде. Әлеге карар Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм урыны билгеләнгән

Tatar-inform.tatar 

Совет чоры шигъриятенең күренекле вәкиле Фатих Кәримгә куелачак һәйкәлнең эскизы һәм төгәл урыны билгеләнгән. Һәйкәл Казанның Яшьләр үзәге каршындагы скверга урнаштырылачак.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *