Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 08.01.2024

Апасның Шәмәк авылында яңа клуб ачылды

Tatar-inform.tatar 

Апасның Шәмәк авылында 45 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасы ачылды. Республика программасы нигезендә якынча 14 млн сумлык эш башкарылды. 150,6 кв. метр мәйданлы бина үз эченә музей һәм китапханәне дә алган. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» проекты лауреатларының иҗади сменасы булды

Tatar-inform.tatar 

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләр һәм лауреатлар өчен кышкы иҗади сменаны яңартты. Бу юлы Татарстанның 18 районыннан 220 бала Түбән Камада – «Камский Артек» ял лагеренда җыелды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Сергачта чемпионнар балаларга милли көрәш буенча мастер-класс күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәре «Лидер» физкультура-савыктыру комплексында билбаулы көрәш буенча Дөнья, Европа һәм Россия чемпионнары милли көрәш нигезләрен үзләштерә башлаган балалар һәм яшүсмерләр өчен мастер-класс күрсәтте. Бу хакта «Туган як» газетасының «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Сайлауда Владимир Путинны хуплап җыелган имзаларны 58 төбәк тапшырган

Tatar-inform.tatar 

2024 елгы сайлауда Россия Президенты Владимир Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплау документларын 58 төбәк тапшырган. Бу турыда дәүләт башлыгы вазифасына кандидат сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Мәскәүдә Татар бистәсе урынында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба табылган

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүнең Зур Татар урамында XVIII-XIX гасырларда ясалган фарфор савыт-саба кыйпылчыклары табылган. Казу эшләре элек Татар бистәсе булган урында оештырылган. Бу турыда башкала мэры Сергей Собянин Телеграм-каналында сөйләде.

Читать дальше...

Татарстанда 30 градус салкын саклана, җил аркасында өшү куркынычы арта

Tatar-inform.tatar 

Якындагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана, һава температурасы төшү фаразлана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Татарстанда ике бала сөрем газы белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

Азнакайда Нефтьчеләр урамындагы йорттагы фатирларның берсендә апалы-энеле туганнар сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Владимир Путинны хуплап имза җыюны дәвам итәләр

Tatar-inform.tatar 

Россия Президентын сайлауда хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путин кандидатурасын тәкъдим итүне хуплап Татарстанда имзалар җыю дәвам итә. Россия лидерына киләсе срокка барырга Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә зур сәүдә үзәкләрендә ярдәм итәргә мөмкин.

Читать дальше...

Казанда идән астында 10 метр тирәнлектәге чокырга төшеп киткән ир-атны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

Казанда Дача урамында шәхси йортта ир-ат идән астындагы тирән чокырга төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Коткаручылар салкын һава торышы булганда янгын иминлеге кагыйдәләре турында искәртте

Tatar-inform.tatar 

9 гыйнварда төнлә һәм иртән республика территориясендә һава температурасы -25..-30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Сайлауда Путинның үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллион имза җыйганнар

Tatar-inform.tatar 

2024 елда сайлауда Владимир Путинның үзен-үзе президентлыкка кандидат итеп тәкъдим итүен хуплап, Россиядә 1,3 миллионнан артык имза җыелган. Бу хакта ТАСС Мәскәүнең 52нче хастаханәсе баш табибы, сайлау штабы рәистәше Марьяна Лысенкога сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Марат Сәмигуллин: Татарстанда Путинны хуплап имза җыюда яшьләр актив катнаша

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Россиянең хәзерге Президенты Владимира Путин кандидатурасын 2024 елда ил президентын сайлауда хуплап имза җыюда яшьләр актив катнаша. Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

Читать дальше...

Ташкентта «Ак мәрҗән» курчак театры беренче тапкыр татарча Яңа ел тамашасы күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге курчак театрының беренче чыгышын тәкъдим итте. Алар татар телендә Яңа ел тамашасы күрсәтте. Бу хакта Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Россия Герое Рәсим Баксиков: Татарстан Путинны президентлыкка тәкъдим итүне актив хуплый

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда яшәүчеләр Владимир Путин кандидатурасын Россия Президенты вазифасына тәкъдим итүне актив хуплый. Бу турыда Россия Герое, «Монолит» кушаматлы танкчы Рәсим Баксиков белдерде, дип яза «Татар-информ».

Читать дальше...

Путинны хуплап Татарстанда җыелган имза кую кәгазьләрен тикшерү барышы турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

2024 елда ил Президентын сайлауда Россиянең хәзерге башлыгы Владимир Путин кандидатурасын хуплап Татарстанда җыелган имза кую кәгазьләрен бүген Мәскәүдә тапшырдылар. Волонтер Дарья Крылова «Татар-информ» хәбәрчесенә беренче тикшерү барышы турында сөйләде.

Читать дальше...

«Автодор» машина йөртүчеләрне М12 юлында заправкаларга йөкләнеш арту турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

«Автодор» дәүләт компаниясе М12 «Көнчыгыш» трассасының Мәскәү-Казан участогында ягулык салу комплексларына йөкләнеш зур булуы турында кисәтте һәм йөртүчеләргә ягулык салу өчен заправканы алдан сайларга киңәш итте.

Читать дальше...

Сайлауда Путинны хуплап Татарстанда җыелган имза кую кәгазьләрен Мәскәүдә тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Россия Президентын сайлауда Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин кандидатурасын хуплап Татарстанда җыелган имза кую кәгазьләрен Мәскәүгә илтеп тапшырдылар. Бу хакта «Татар-информ» корреспонденты хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Думасында мәктәптә ГТО нормативларын тапшыруны мәҗбүри ясарга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасында Россия мәктәпләрендә ГТО нормативларын мәҗбүри тапшырырга тәкъдим ителде. Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка мондый тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов мөрәҗәгать итте. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәскәү биржасында сәүдә ачылышында доллар курсы 91,03 сумга кадәр күтәрелде

Tatar-inform.tatar 

Мәскәү биржасының сәүдә ачылышында алдагыларының ябылу вакытындагысы белән чагыштырганда, АКШ валютасы курсы рубльгә караганда 7,75 тиенгә, ягъни 91,03 сумга кадәр арткан.

Читать дальше...

Министрлар Кабинеты авыл территорияләрен төзекләндерүгә дәүләт ярдәме күләмен арттырды

Tatar-inform.tatar 

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төбәкләргә авыл территорияләрен төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыруга бирелә торган дәүләт ярдәме күләмен арттыру турындагы карарны имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинеты сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Татарстанның кайбер районнарында томан һәм юлларда бозлавык көтелә

Tatar-inform.tatar 

Бүген иртән Татарстанның кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин. Шулай ук синоптиклар республика юлларында бозлавык булуы турында кисәтте. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *