Азнакай районының Сәпәй авылында Итек бәйрәме уздырганнар
Азнакай районының Сәпәй авылында Итек бәйрәме уздырганнар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Азнакай районының Сәпәй авылында Итек бәйрәме уздырганнар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Ютазы районы Кече Урыссу халкы авылның нигез салынуына 100 ел тулуны билгеләп узачак. Бу хакта Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев халык җыенында хәбәр итте. «Ютазы таңы» газетасы шул хакта яза.
Читать дальше...
Лениногорск бала тудыру йортыннан хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган Лениногорск хәрбиенең хатынын һәм яңа туган кызын чыгарганнар. Бу хакта «Заман сулышы» хәбәр итә.
Читать дальше...
Аксубай фермер хуҗалыгы башлыгы Владимир Авдеев Татарстан Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына лаек булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Әлмәттә ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинның абыйсы – полковник Рафаэль Әхмәтшин 72 яшендә вафат булган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Каманың элеккеге мэры, Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин көчле бураннан соң Татарстанда урамнарны кардан чистартуга карата фикерләре белән уртаклашты. «Татарстан-24» телеканалына биргән интервьюсында ул шул хакта сөйләде.
Читать дальше...
ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Хөкүмәте йортында алдагы чәчү эшләренә әзерлек - орлык һәм ашламалар сатып алу, шулай ук техниканы ремонтлау барышы турында сөйләде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанда яшь гаиләләрнең түләү сәләтен исәпләү өчен торакның гомуми мәйданының бер квадрат метр бәясе нормативын арттырырга ниятлиләр. 2024 елның беренче кварталында ул 133 129 сум тәшкил итәчәк, диелә Башкарма комитетның карар проектында.
Читать дальше...
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика язучылары белән очрашу вакытында аларны элеккеге елларда республиканы җитәкләгән Мортаза Рәхимов һәм Мидхәт Шакировка һәйкәл ачу тантанасына чакырды. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Санкт-Петербургта Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулуга багышланган чаралар уза. Ленинград җиңүенең юбилеена багышланган истәлекле чараларда Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында совет гаскәрләре Ленинградны немец-фашист камалышыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы турында язды.
Читать дальше...
Татарстан Республикасы Бокс федерациясе Әлмәттәге төнге клубта боксчылар катнашындагы массакүләм низаг факты буенча эчке тикшерү үткәрәчәк. Әлеге хәл вакытында махсус хәрби операция ветеранын кыйныйлар. ТР Бокс федерациясе президенты һәм РФ Бокс федерациясе генераль секретаре урынбасары Сергей Игнатьев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
Читать дальше...
28 гыйнварда Мәскәү татарлары штабы яшьләрне Татьяна көне уңаеннан оештырылган «Яшьләр якшәмбесе» студентлар кичәсенә чакыра. Чарада кунакларны дәртле көйләр, мавыктыргыч әңгәмә һәм чәй мәҗлесе көтә.
Читать дальше...
Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев әйтүенчә, композитор Салих Сәйдәшевнең радиокомитетта табылган әсәрләре, кулъязмаларын хәзерге вакытта цифрлаштыруларын әйтте.
Читать дальше...
Татарстан Мәдәният министрлыгы иң яхшы Яңа ел чарасы өчен тавыш бирүдә катнашкан 26 мең кеше арасыннан өч җиңүчене сайлап алды. Аларның гаиләләре активлык күрсәткән өчен үзләре теләгән теләсә нинди мәдәни чарага билет белән бүләкләнә.
Читать дальше...
Хәзерге вакытта Татарстанда «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән 87 кеше яши. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Тукай премиясенә гаризалар 2024 елның 15 февраленә кадәр кабул ителә. Тукай премиясенә тәкъдим ителгән әсәрләр кимендә бер ел элек җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән булырга тиеш.
Читать дальше...
Россиянең технологик суверенитетын тәэмин итүдә төп бурычларның берсе – микроэлектроника һәм радиоэлектроника өлкәсендә проектлар булдыру һәм үстерү. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КАИ) попечительләр советының Казанда В.И.Шимко исемендәге «Радиоэлектроника» фәнни-җитештерү берләшмәсендә узган утырышында шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга әзерлек уңаеннан Татарстан Язучылар берлеге һәм «Казан альманахы» журналы Габдулла Тукайның бүгенге көнгә кадәр рус телле укучыга барып ирешмәгән әсәрләрен тәрҗемә итү өчен конкурс игълан итә. Конкурсның максаты – бөек татар шагыйре иҗатын тагын да популярлаштыру, әдәби тәрҗемә өлкәсендә талантларны ачыклау.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә коммуналь хезмәтләрне урамнарны кардан чистарту һәм аны чыгару эшен көчәйтергә чакырды, моны бүгенге көндәге иң мөһим бурыч дип атады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Ленинградны фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.
Читать дальше...
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Тәртип» радиосының «Кабатланмас моңнар» концерты булды. «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, концерт онытылган җыр-моңнарны эзләп табу нияте белән оештырылган.
Читать дальше...
Моңа кадәр ТР Дәүләт Советы Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитетының элеккеге рәисе булган Александр Тыгин ТР Дәүләт торак инспекциясенең яңа җитәкчесе – Татарстанның баш дәүләт торак инспекторы итеп билгеләнде.
Читать дальше...
Бүген Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, һава температурасы -9..-4 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
МСП.РФ цифрлы платформасында яңа «Маркетплейсларда һәм социаль челтәрләрдә сату» сервисы эшли башлады. Ул онлайн-сәүдә белән шөгыльләнә торган эшмәкәр һәм үзмәшгульләргә үзләренә туры килгән маркетплейсны сайларга һәм гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгьлүмат алырга булышачак.
Читать дальше...