Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 20.01.2024

«Манзара» бәйгесендә Муса Галләмов баш батыр калды

Tatar-inform.tatar 

Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткән «Манзара» премиясендә «Алтын лига»да Муса Галләмов җиңү яулады. Ул финалда Булат Мусинны отты. Көрәшчегә традицион чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акчалата приз бүләк иттеләр. Икенче урынны алган Булат Мусинга 60 мең сум приз бирелде.

Читать дальше...

Алабуга районында йөк машиналары йөртүчеләре өчен туклану һәм җылыну пунктлары оештырылды

Tatar-inform.tatar 

Алабугада кар әсирлегендә калган зур йөк машиналары йөртүчеләре өчен туклану һәм җылыну пунктлары оештырылды. Мондый пунктлар кичә үк М-7 трассасының Алабуга участогында, «Тургай» кафесы янында булдырылды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешәндә мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә утын китергәннәр

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Ульяновка авыл җирлегеннән 7 кеше махсус хәрби операциядә катнаша. Бу ир-атларның бишесенең гаиләсенә утын китергәннәр. «Безнең Чирмешән» шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Гидрометеорологик үзәктә февраль аена һава торышын фаразладылар

Tatar-inform.tatar 

Кышның соңгы ае илнең зур өлешендә гадәти булачак. Ләкин Европа территориясенең төньягында һәм Себернең төньягында температура традицион февраль күрсәткечләреннән бераз артып китәчәк. Февральдә болай да суык була торган Ерак Көнчыгышта исә, аерым алганда, Якутия, Чукотка һәм Камчаткада гадәттәгедән салкынрак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде, дип яза «Российская газета».

Читать дальше...

«Россия» форум-күргәзмәсендә Татарстанны КАМАЗда 279 ел стажлы гаилә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Бүген Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «Туганнар-Яратканнар» гаилә фестивале старт алды. Татарстанны анда Чаллыдан КАМАЗ заводында эшләүче Гайфуллин-Сафиннарның үзенчәлекле хезмәт династиясе тәкъдим итте. Күп балалы гаилә әгъзаларының гомуми стажы 279 ел тәшкил итә.

Читать дальше...

675 км озынлыктагы су маршруты Татарстанны ике төбәк белән тоташтырачак

Tatar-inform.tatar 

Россия транспорт министры Виталий Савельев Түбән Новгород өлкәсен, Татарстан белән Чувашияне тоташтырачак су маршруты булдырылуын игълан итте. Аның озынлыгы 675 километр тәшкил итәчәк. Бу хакта «Пассажир мәнфәгатьләрендә киләчәк транспорт системасы» пленар дискуссиясендә билгеле булды.

Читать дальше...

Казанлылар ишегалларын кардан чистартуда ярдәм итә — видео

Tatar-inform.tatar 

Соңгы көннәрдә Казанда кар бик мул яуганлыктан, юл хезмәтләре һәм җыештыручылар көчәйтелгән режимда эшли. Аларга ярдәмгә шәһәр халкы да чыга — күршеләр җыйнаулашып, көрәкләр белән коралланып, үз ишегалларын чистарта. Фото һәм видео белән Казан мэриясе һәм шәһәр районнары администрациясе уртаклаша.

Читать дальше...



Хөснуллин 2023 елда иң популяр ипотека программасын атады

Tatar-inform.tatar 

Узган ел дәүләт ярдәме белән ипотека бирүдә иң зур ихтыяҗ гаилә ипотекасы программасына булган. Гомумән алганда, ташламалы программалар белән кызыксыну бер елда 1,5 тапкырга арткан. Бу хакта Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия» күргәзмә-форумында Төзелеш тармагы көнендә белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов «Теләкләр чыршысы»нда катнашкан кызның хыялын чынга ашырды

Tatar-inform.tatar 

Чаллыдан 15 яшьлек Дарина әнисе белән бергә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Россия» күргәзмә-форумында катнаша алды. «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында аның хыялын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тормышка ашырды, шуңа күрә кыз хәзер бөтен теләкләрнең тормышка ашуына ышана.

Читать дальше...

Путин: Кушылмау хәрәкәте күпполяр дөнья төзүдә мөһим роль уйный

Tatar-inform.tatar 

Кушылмау хәрәкәте халыкара мөнәсәбәтләрнең гаделрәк, демократик, күпполяр системасын төзүдә мөһим роль уйный. Ул дөнья аренасында зур абруйга ия, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

Читать дальше...

Шәймиев мөфтиятнең югары бүләге һәм Рус православ чиркәве юбилей медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Дин әһелләре аны туган көне белән котлады. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Рәмис Латыйпов «Манзара» премиясендә «Иң яхшы журналист» номинациясендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

«Манзара» спорт һәм музыка премиясендә ун номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Иң яхшы журналист» номинациясендә җиңү яулады. 
 Шулай ук, «Халыкара көрәш төрләре буенча иң яхшы федерация» номинациясендә ТР карате федерациясе бүләкләнде. «Көрәш төрләре буенча иң яхшы төбәк федерациясе» - ТР көрәш федерациясе, «Иң яхшы продюсер» - Рифат Фәттахов, «Иң яхшы артист» («Халык мәхәббәте» номинациясе) - Вадим Зудин... Читать дальше...

Волгоград шәһәрендә “Чишмә” ансамбленең концерты узды

Tatar-inform.tatar 

Волгоградның Красноармейский районында «Чишмә» татар халык җыры ансамбле «Кышкы очрашулар» концертын оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казанның элеккеге транспорт комитеты рәисе Новгород өлкәсе Төзелеш министрлыгын җитәкләде

Tatar-inform.tatar 

Казан башкарма комитеты Транспорт комитетының элеккеге рәисе Әмир Сафин 12 гыйнвардан Новгород өлкәсе Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп билгеләнде. Мәгълүмат министрлык сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Ларионова Шәймиевне туган көне белән котлады: Сездән өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт!

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Бүген аңа 87 яшь тулды.

Читать дальше...

Саратовта Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге III Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

Февраль аенда Саратовта Эдуард хаҗи Ганиев исемендәге III Бөтенроссия Коръән уку бәйгесе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Ленинград өлкәсендә татар милли-мәдәни автономиясен гамәлгә куйдылар

Tatar-inform.tatar 

Ленинград өлкәсендә «Ленинград өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы гамәлгә куелды. Айрат Маннанов аның рәисе итеп сайланды, дип хәбәр иттеләр Ленинград өлкәсе Дуслык йортында узган матбугат конференциясендә. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Читать дальше...

Татарстанда еллык инфляция 7 проценттан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

Декабрь аенда Татарстанда инфляция 7,06 процентка кадәр арткан, ноябрь аенда еллык күрсәткечтә ул 6,98 процент булган. Бу – федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматларыннан күренә.

Читать дальше...

Уфаның «Нур» театрында актриса Сәвия Сираеваның бенефисы булды

Tatar-inform.tatar 

Уфаның «Нур» татар дәүләт драма театрында актриса Сәвия Сираеваның бенефисы булды. 5 гыйнварда Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте һәм әле дә тамашачыларны үзенең рольләре белән сөендерүен дәвам итә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Читать дальше...

Мишустин: Шәймиев — Россиянең иң якты заманча сәяси эшлеклеләренең берсе

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев — бүгенге заманның иң якты сәясәтчеләренең берсе. Ул үзенчәлекле һәм күпкырлы кеше, дип белдерде аны туган көне белән котлап, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин.

Читать дальше...

«Туганнар-Яратканнар» форумында Татарстан интерактивлар уздыра һәм юлламалар бүләк итә

Tatar-inform.tatar 

Бүген һәм иртәгә, 20 һәм 21 гыйнварда, Татарстан Республикасы «Туганнар-Яратканнар» Бөтенроссия гаилә форумында Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе кунаклары өчен уникаль интерактив гаилә программасын тәкъдим итә. Моннан тыш, иң актив тугыз катнашучыга бөтен гаилә өчен Татарстанга сәяхәт бүләк ителәчәк.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *