Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 29.01.2024

Тимур Нагуманов чираттагы ялга кайткан хәрби хезмәткәр белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов чираттагы ялда булган хәрби хезмәткәр белән очрашты. Махсус хәрби операция зонасында булганда хәрби яу кырында тәвәккәллек, кыюлык һәм батырлык күрсәтә, егетләрне коткара һәм дошман һөҗүм сызыгын боза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Минзәләдән хәрби гаиләсенә сюрприз ясап, махсус операциядән көтмәгәндә өенә кайткан

Tatar-inform.tatar 

Минзәләдән хәрби Дмитрий махсус операция зонасыннан өенә ике атналык ялга кайтты. Ул гаиләсе өчен сюрприз ясарга карар итә һәм тиздән кайтачагы турында аларга хәбәр итми.

Читать дальше...

Новосибирск шәһәрендә татар аш-сулары бәйрәм-бәйгесе узачак

Tatar-inform.tatar 

Новосибирск шәһәрендә 25 февральдә «Тук тамак» татар аш-сулары өлкә бәйрәм-бәйгесе узачак. Ул танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышлана. Бу хакта Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге хәбәр итә.

Читать дальше...

Дөньяның 107 иле Казанда узачак «Киләчәк уеннар»да катнашачакларын раслады

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирының 10 дисциплинада жирәбәсе узды. Барлыгы 107 илдән 277 команда белән килешүләр имзаланды. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда «Мобиль сайлаучы» старт алды

Tatar-inform.tatar 

Бүген «Мобиль сайлаучы» технологиясе аша тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү башланды. Бу механизм күп кенә татарстанлыларга билгеле. Сайлауларда ул теркәлгән урын буенча түгел, ә кешенең чынлыкта булган урыны буенча катнашырга мөмкинлек бирә.

Читать дальше...

«Татар-информ» Наил Галиевнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша

Tatar-inform.tatar 

57 яшендә Галиев Наил Камил улы вафат булды. Ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының коммерция хезмәтен үстерүгә зур өлеш кертте. Татарстан Хөкүмәте һәм «Татмедиа» йөкләмәсе белән аның җитәкчелегендә «Районки» проекты — 45 район массакүләм мәгълүмат чарасының яңалыклар дайджесты (хәзерге вакытта – «Яңалыклар») старт алды.

Читать дальше...

Екатеринбургта Урал Федераль округының татар яшьләре активы җыелды

Tatar-inform.tatar 

27-28 гыйнвар көннәрендә Свердловск өлкәсенең башкаласында Урал Федераль округының татар яшьләре активы җыелды. Беренче көнне чаралар Екатеринбургның Татар мәдәни үзәгендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...



Айрат Хәйруллин Татарстан турында ясалма интеллект тудырган җырны тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин үзенең телеграм-каналында слайд-шоу чыгарды, аңа музыкаль компонентны ясалма интеллект язган.

Читать дальше...

Кораллы Көчләр турында фейк өчен мөлкәттән мәхрүм итү проектын кабул итәргә тәкъдим ителә

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы комитеты Россия Кораллы Көчләре турында фейклар һәм дәүләткә каршы эшчәнлеккә чакыру өчен мөлкәттән мәхрүм итү турында закон проектын төзәтмәләр белән икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны допинг эше сәбәпле дүрт елга дисквалификацияләде

Tatar-inform.tatar 

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева допинг кулланган өчен дүрт елга дисквалификацияләнә. Спорт арбитраж суды (CAS) Россия спортчысының допинг эшенә карата соңгы карарын чыгарды.

Читать дальше...

Кукмарада танк дивизиясе атучысы Илназ Гайфиев истәлегенә хәтер тактасы куелды

Tatar-inform.tatar 

Кукмараның 1 нче гимназиясендә Илназ Гайфиев истәлегенә хәтер тактасы куелды. Ул танк дивизиясендә атучы булып хезмәт иткән, аңа 26 яшь булган. Ул яраланган хәрбиләрне эвакуация төркеме белән бергә алгы сызыктан куркынычсыз урынга алып чыкканда һәлак була.

Читать дальше...

Шәймиев һәм җырчы Салават Президент сайлауларында Путинның ышанычлы затлары булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президенты вазифасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы затлары булып теркәлде. Карар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында урнаштырылган.

Читать дальше...

Красноярск крае мөселманнары махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм җыя

Tatar-inform.tatar 

Красноярск крае мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне дәвам итә. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин сайлау алды дебатларында катнашачакмы, дигән сорауга Песков җавап бирде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин сайлау алды дебатларында катнашмаячак. Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Читать дальше...

Сергач шәһәрендә Хәйдәр Бигичевне искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

26 гыйнварда Сергач шәһәрендә татарлар тупланып яшәгән районнардан һәм Дзержинск һәм Түбән Новгород шәһәрләреннән иң актив хатын-кызларның еллык традицион йомгаклау очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте яза.

Читать дальше...

Казан шәһәренең 155 нче гимназиясендә Нурихан Фәттахның музей бүлмәсе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәренең 155 нче гимназиясендә Нурихан Фәттахның музей бүлмәсе ачылачак. Казан шәһәре Мәгариф идарәсе әлеге музейны эшләү өчен 340 мең сум акча күчергән.

Читать дальше...

Казанда татар музыкасы фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

7-14 февраль көннәрендә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Н. Җиһанов исемендәге татар музыкасы фестивале узачак.Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов прокурорларга авария хәлендәге торактан күчерүне контрольдә тотарга кушты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан прокуратурасы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау буенча республика программасын гамәлгә ашыру, шулай ук коммуналь инфраструктураны торгызу мәсьәләләрен контрольдә тотарга кушты. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Язучылар берлегендә Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

30 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлегендә «Проза», «Шигърият», «Балалар әдәбияты», «Әдәби тәнкыйть», «Драматургия» остаханәләренең берләштерелгән утырышы була. Остаханәдә соңгы елларда проза өлкәсендә актив иҗат итүче Рәмис Латыйповның иҗаты турында сөйләшү булачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *