Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 25.01.2024

Юстиция министры: Татарстан илкүләм проектлар буенча конкрет нәтиҗәләргә иреште

Tatar-inform.tatar 

Кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау - Россия үсешенең илкүләм максатларының берсе, аңа Татарстанда актив омтылалар. Бу хакта Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин республиканың Алабуга районы Иске Юраш һәм Илмәт авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очрашу вакытында белдерде.

Читать дальше...

Миңнеханов Виталий Королев белән тарифны көйләү һәм конкуренцияне үстерү турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

1 февральдән социаль түләүләр һәм пособиеләр индексацияләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

1 февральдән социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү Россиядә якынча 20 млн кешегә кагылачак. Бу хакта Хөкүмәт киңәшмәсендә Премьер-министр Михаил Мишустин сөйләде.

Читать дальше...

Тинчурин театры яшьләр өчен интеллектуаль-күңел ачу уенын оештыра

Tatar-inform.tatar 

13 февральдә 16.00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» була. Квиз – интеллектуаль-күңел ачу уены. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышлана. Уенда катнашу бушлай, ул татар телендә узачак.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы 16 яшькәчә баласы булган ялгыз ата-ананы эштән чыгаруны тыйды

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы пәнҗешәмбе пленар утырышта 16 яшькәчә баласы булган ялгыз ата-ананы эштән чыгаруны тыю турындагы закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанлылар 2023 елда күбесенчә 25-29 яшьтә әти-әни булган

Tatar-inform.tatar 

Узган ел Татарстанда күбесенчә 25-29 яшьтә әти-әни булганнар. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина ведомствоның коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...



Блогер Фәгыйлә Шакирова комета ачкан астроном Ибраһим Әхмәров турында видео төшергән

Tatar-inform.tatar 

«Чишмә челтерәве» ансамбле җитәкчесе - Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Касыймова блогер, журналист Фәгыйлә Шакировага Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылында педагог, һәвәскәр астроном Ибраһим Әхмәров турында сөйләгән.

Читать дальше...

Тарифлар буенча дәүләт комитеты июльдән коммуналь хезмәтләргә бәя үзгәрүен искәртте

Tatar-inform.tatar 

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты меңләгән оешмага карата 988 тариф карарын кабул итте, аларның гомуми табышы 167 млрд сум тәшкил итә. Бу хакта бүген республика Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Александр Груничев хәбәр итте.

Читать дальше...

Алексей Песошин һәм Виталий Королев тариф сәясәте мәсьәләләре турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев белән очрашты. Ул Казанга сәфәре кысаларында Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә катнашачак.

Читать дальше...

Ханты-Манси округында татар кызларын «Татар кызы ХМАО-Югра» бәйгесенә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

Ханты-Манси автономияле округы-Юграда икенче ел рәттән «Татар кызы ХМАО-Югра» матурлык һәм талант бәйгесе узачак. Бу хакта Ханты-Манси автономияле округы-Югра Татар яшьләре берлегенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Читать дальше...

Георгий Ибушев Таһир Якупов турында: Минем тавышны тыңлап карагач, укырга киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимовага Татарстанның атказанган артисты Таһир Якупов турында балачак хатирәләрен сөйләгән.

Читать дальше...

Айнур Тимерханов Археология музее ачу һәм «Мирасханә» үзәген үстерү кирәк дип саный

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов Мәдәният министрлыгының коллегия утырышында Казанда Археология музеен ачу һәм «Мирасханә» үзәгендә кулъязмаларында реставрацияләү лабораториясен булдыру мәсьәләләрен күтәрде.

Читать дальше...

Ирада Әюпова: Татарстан «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан «Пушкин картасы» белән билет сату һәм керем күләме буенча 4нче урында. Мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, республика «Пушкин картасы» мөмкинлекләрен әле тулысынча файдаланмаган.

Читать дальше...

Самарада өлкә күләмендә ифтар мәҗлесе көне билгеле

Tatar-inform.tatar 

Самара өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәте, 2024 елның 20 мартында, изге Рамазан аенда Самарада өлкә күләмендә ифтар мәҗлесе узачагы хакында хәбәр итә. Чараны «Экспо-Волга» күргәзмә комплексы мәйданчыгында (Мичурин урамы, 23А) үткәрергә ниятлиләр. Өлкә күләмендәге ифтарда 1500 кунак катнашыр дип көтелә. Бу хакта «Самар татарлары» сайты яза.

Читать дальше...

Степан Спиридонов: Район мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү өчен акчаны арттырасы иде

Tatar-inform.tatar 

Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов муниципаль районнардагы мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү һәм төзү өчен бүленгән акчаны арттыру мөмкинлеген карауны сорады.

Читать дальше...

Татарстан туучылар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан абсолют саны ягыннан һәм мең кешегә исәпләгәндә туу турында теркәлгән актлар буенча Идел буе федераль округында беренче урынны били. ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина коллегия утырышында шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан Вице-премьеры Лисичанск йортларына җылылык бирүне торгызу барышын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

Лисичанскины торгызу эшләренә кураторлык итүче Татарстан вице-премьеры Евгений Варакин һәм Лисичанск мэры Эдуард Сахненко Аварияләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясенең эшен тикшерде. Моннан тыш, алар күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән дә аралашты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Омскида Халыкара Иртыш буе Сабан туеның беренче хәйриячесен сайладылар

Tatar-inform.tatar 

Омскиның «Инкос» Сервис компаниясе ҖЧҖ һәм «Мәдәният» Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге тарафыннан беренче меценатлык килешүе төзелде. Шулай итеп Халыкара Иртыш буе Сабан туеның беренче хәйриячесен сайладылар. Бу хакта Омск өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Самарада журналист Альбина Мәхмүтова истәлегенә концерт була

Tatar-inform.tatar 

16 февральдә 16.00 сәгатьтә Самара шәһәренең «Октябрь» мәдәният йортында «Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр, бию һәм шигърият ансамбле Альбина Мәхмүтова истәлегенә багышланган программа белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Айнур Тимерханов танылган тарихи шәхесләр каберләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга чакырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов танылган тарихи шәхесләрнең каберләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга чакырды.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *