Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 28.01.2024

Алабуганың Морт авылы кешеләре хәрби операциядәгеләргә 200нче маскировкалау челтәре үргән

Tatar-inform.tatar 

Алабуганың Морт авылы кешеләре хәрбиләр өчен 200нче маскировка челтәре җитештерү аларны үрүче осталар өчен дә, бөтен авыл халкы өчен дә шатлыклы вакыйга булды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Читать дальше...

Лениногорск районы башлыгы күп балалы гаиләгә бүләкләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Гаилә елы уңаеннан Лениногорскида яшәүче күп балалы гаилә - Виктор Лукьянов һәм Татьяна Хуҗаназарова гаиләсендә булды. Бу хакта «Заман сулышы» Лениногорск шәһәре мэриясенең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәсенә сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

Кукмара районы Аш-Буҗи авылы яшьләре үз көчләре белән районара хоккей ярышлары уздырды

Tatar-inform.tatar 

Бүген Кукмара районы Аш-Буҗи авылында өч район авылларыннан килгән хоккей командалары ярышы узды. Ярышны авыл яшьләре оештырган, оештыру өчен чыгымнарны авылдагы хәйриячеләр һәм авыл халкы күтәргән.

Читать дальше...

Актанышта хәрбиләргә ярдәм итү өчен концерт оештырылды

Tatar-inform.tatar 

Актанышның «Без бергә!» концерт төркеме 2024 елда беренче чыгышын район мәдәният сараенда тәкъдим итте. Волонтер-артистларның 2023 елда старт алган хәйрия концертларын районның һәр җирлегендә көтеп алдылар. Тамашаларга сатылган билет акчалары махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм алуга тапшырылды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Айдар Әхмәдиев ремонттан соң Салих Сәйдәшев музеендагы яңалыклар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшевнең музее директоры Айдар Әхмәдиев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә ремонттан соң музейдагы яңалыклар турында сөйләде.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Екатеринбургта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәренең Халыклар Дуслыгы скверында урнашкан патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.

Читать дальше...



Башкортстанда җырчы Вәсилә Фәттахованы искә алдылар

Tatar-inform.tatar 

26 гыйнварда популяр җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың бакыйлыкка күчүенә сигез ел тулды. Вәсиләнең ире Илгиз Габдрәкыйпов социаль челтәрләрдә хатынына багышланган пост бастырган һәм аны «Бәхетебез бикле ятмасын» җыры белән бергә урнаштырган. Бу хакта «Башинформ» яза.

Читать дальше...

Ялга кайткан хәрбиләр гаиләләре белән Актанышта хәрбиләргә ярдәм концертын карады

Tatar-inform.tatar 

Актанышта Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда быел беренче «Без бергә!» хәрбиләргә ярдәм концерты оештырылды. Тамашачылар арасында махсус операция зонасыннан ялга кайткан хәрбиләр дә бар иде.

Читать дальше...

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Казанда 18 нче хастаханәдәге янгын лабораториядә чыккан

Tatar-inform.tatar 

Казанның 18 нче хастаханәсе бинасында янгын турында хәбәр бүген 13.24. сәгатьтә кергән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Екатеринбург шәһәрендә «Мәгърифәт» үзәге белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның Свердловск өлкәсенә эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Екатеринбург шәһәрендәге «Мәгърифәт» ислам үзәге белән танышты.

Читать дальше...

Вячеслав Володин февральдә гамәлгә керәчәк законнар турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ана капиталы һәм башка социаль түләүләр индексацияләнә, әлеге закон 1 февральдән үз көченә керә. Бу хакта Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин Дәүләт Думасы Telegram-каналында сөйләгән, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының тантаналы ачылышы узды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге бинасының төзекләндерү эшләреннән соң тантаналы ачылышы узды. Бинаны төзекләндерүгә Татарстан Республикасы ярдәм итте, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Читать дальше...

2024 елда пенсионерларга яңа салым ташламалары каралган

Tatar-inform.tatar 

Гамәлдәге законнарга кертелгән төзәтмәләр нигезендә Россиядә пенсионерлар һәм пенсиягә чыгар яше җитүчеләр берничә салым ташламасы алачак дип фаразлана. Бу хакта Югары икътисад мәктәбе илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы Вадим Виноградов сөйләде, дип яза «Труд».

Читать дальше...

Россиялеләргә картлыкны ничек әкренәйтергә мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

Көнгә өч чынаяк чәй картлыкны әкренәйтергә ярдәм итә. Әлеге фикерне Кытай галимнәре тикшеренүләренә сылтама белән эндокринолог, медицина фәннәре докторы Зөһрә Павлова белдерә. Бу хакта «Труд» газетасы яза.

Читать дальше...

Казанда Татарстан Фәннәр академиясе биналарының берсен 17 млн сумга ремонтлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең Сул як Болак урамындагы 36а бинасына ремонт ясалачак. Ремонт эшләре 17 млн сумнан артык булыр дип бәяләнә. Ул дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган тендерда бирелгән.

Читать дальше...

Россиялеләрнең кайсы төркеменең пенсиясен арттырырга ниятләгәннәре билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

Мәҗбүри пенсия иминиятенә кертем түләүче үзмәшгуль россиялеләрне эшләмәүче пенсионерларга тиңләргә мөмкиннәр. Нәтиҗәдә, аларга да пенсия индексацияләнәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгына биргән интервьюда Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләде, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Татарстанда бер атна эчендә дизель ягулыгы арзанайган

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 15-22 гыйнвар аралыгында Татарстанда бензинның барлык марка бәяләре үзгәрешсез калган, ә дизель ягулыгы арзанайган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы (Татарстанстат) мәгълүматлары раслый.

Читать дальше...

Узган ел Татарстанда гараж амнистиясе нәтиҗәсендә 6,5 мең күчемсез милек рәсмиләштерелгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда гараж амнистиясе нәтиҗәсендә 12,7 меңнән артык күчемсез милек объекты рәсмиләштерелгән. Шуларның 6,5 меңнән артыгы 2023 елда теркәлгән, алар арасында — 2316 гараж һәм 4245 җир участогы. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Бер атна эчендә Татарстанда йомырка арзанайган һәм кыяр кыйммәтләнгән

Tatar-inform.tatar 

15-21 гыйнвар атнасында Татарстанда тавык йомыркасы 0,94 процентка арзанайган. Дистәсенең бәясе 130,01 сумнан 128,77 сумга кадәр төшкән. Шул ук вакытта республикада яшелчәләргә бәя арту дәвам итә. Әйтик, кыярның килограммы 10 сумга диярлек кыйбатланган — 236,53 сумга, яки 4,47 процентка. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең территориаль органы (Татарстанстат) хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *