Аксубай районында туып-үскән кыз «Россиянең чуваш чибәре -2023» титулына ия булды
Аксубай районында туып-үскән Юлия Еремеева «Россиянең чуваш чибәре -2023» титулына ия булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
Аксубай районында туып-үскән Юлия Еремеева «Россиянең чуваш чибәре -2023» титулына ия булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Читать дальше...
6 гыйнварда 10.00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында «ЧанаФест – 2023» креатив чаналар фестивале уздырыла. Анда теләге булган һәркем: оешма-предприятиеләр, клублар, күпфункцияле үзәк командалары да катнаша ала. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
Читать дальше...
Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров хыялын чынга ашыруны сораган кыз өчен игелекле тылсымчы булды. Ул Камиләгә синтезатор бүләк итте. Күптән түгел кыз Бөгелмә хәйриячесе оештырган Бөек Устюгка сәяхәттән кайткан. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
Читать дальше...
Бүген Кайбыч районы ЗАГСында Олы Кайбыч авылы кызы Җәмилә Гыйниятуллина белән Мәскәү егете Марат Хәлилуллин язылышты. Россиядә игълан ителгән Гаилә елында районда беренче пар теркәлде.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин «Россия Федерациясе атом-энергия сәнәгать комплексын реструктуризацияләү турында»гы карарга үзгәрешләр кертте. Аерым алганда, дәүләт башлыгы плутоний белән эш итү кагыйдәләрен камилләштерде. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
Читать дальше...
Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә татар теле дәресләре башланды. Хатын-кызлар өчен курслар атна саен һәр якшәмбе 14:00 сәгатьтә уза. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Иртәгә, 6 гыйнварда, Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Түбән Камада Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевне искә алдылар. 4 гыйнварда аңа 77 яшь тулган булыр иде. Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәгә шагыйрьнең якыннары, туганнары һәм дуслары, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар, композиторлар, режиссерлар, Разил Вәлиев белән эшләгән һәм иҗат иткән кешеләр җыелды. Бу турыда «Татар-информ» китапханәгә сылтама белән хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанда Россиянең хәзерге лидеры Владимир Путин РФ Президенты вазифасына кандидат итеп үзен-үзе тәкъдим итүен хуплап имза җыю пунктлары эшләвен дәвам итә. Бүген мондый пункт Казанның зур сәүдә үзәкләренең берсе «Тандем»да кабат урнаштырылган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Анна Потапова хәбәр итте.
Читать дальше...
Ульяновскиның «Өмет» газетасында «Өлкә ифтарына әзерләнәбез» дигән язма чыкты.
Читать дальше...
Владимир Путинны хуплап пикет нокталарында җыелган имза кую кәгазьләренең беренче партиясе формалаштырылган һәм Мәскәүгә җибәрүгә әзерләнгән. Бутурыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Читать дальше...
Кукмарадагы Итек фестивалендә «Кукмара барслары» командасы гран-при иясе булды.
Читать дальше...
Россия Президенты вазифасына кандидатларны тәкъдим итү срогы 2024 елның 1 гыйнварында тәмамланды.
Читать дальше...
Татарстанның Баулы районында йөк автомобиле белән җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлатендә ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте.
Читать дальше...
Төмән өлкәсенең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Китапханә шагыйрь Шәүкәт Гаделша исемен йөртәчәк» дигән язмасы чыкты.
Читать дальше...
Россиядә сатылган яңа машиналар саны 2023 елда 1,3 млн данәдән артык тәшкил иткән. Шул ук вакытта 2022 ел белән чагыштырганда, сату күләме 60 процентка арткан (шул елда 823 мең авто сатканнар). Бу мәгълүматлар турында Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында белдерделәр. ТАСС шул хакта яза.
Читать дальше...
Россия Төркиядән йомырка китертү күләмен һәм датасын билгели, Төркия ихтыяҗны канәгатьләндерүгә әзер, әлеге мәсьәлә буенча сөйләшүләр белән проблемалар юк. Бу хакта РИА Новости Төркия йомырка җитештерүчеләр берлеге җитәкчесе Ибраһим Афйон сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Үзәк сайлау комиссиясе РФ Президенты вазифасына кандидатлар Леонид Слуцкийны (ЛДПР партиясеннән) һәм Владислав Даванковны («Яңа кешеләр» партиясеннән) теркәде. Бу хакта комиссиянең Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Читать дальше...
Махсус хәрби операция зонасында Үзәк хәрби округның мотоукчы подразделениесе хәрби хезмәткәрләре һәм аларның Татарстанда яшәүче туганнары һәм якыннары арасында бәйрәм телекүпере узды.
Читать дальше...
Кукмараның Комсомол мәйданында Итек фестивале башланды. Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин бәйрәмгә килүчеләрне сәламләде. Ул фестивальнең 9нчы ел үтүен искәртте.
Читать дальше...
Россия Президентына кандидат Владимир Путинның үзәк сайлау штабы рәистәше Владимир Машков хәзерге дәүләт башлыгының булачак сайлауда ышанычлы затларына беренче таныклыкларны тапшырды. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Читать дальше...
Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Иисус Христосның туган көне хөрмәтенә Казан Изге Ана иконасының кафедраль соборында гыйбадәт үткәрә. Искәртик, әлеге гыйбадәт урыны Казанда Зур Кызыл урамы, 5нче йорт адресы буенча урнашкан.
Читать дальше...
6 гыйнварда Казан Кремлендә Yummy Music лейблыннан заманча татар музыкасы концерты узачак. Программада «Оммаж» төркеме, Ilgiz һәм Malsi Music, АлияНур чыгышы каралган. Бу хакта музей-тыюлык матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казан циркы үзенең «игезәк» сайты барлыкка килүен хәбәр итә – анда билетлар чын, ләкин алар кыйммәтрәк тора.
Читать дальше...
Кичә Татарстан Фотографлар берлеге рәисе Сергей Красиков вафат булды. Аңа 55 яшь иде. Бу хакта «Россия танкистлар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте башкарма комитеты рәисе Альберт Гыймалетдинов сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Алексей Новиков.
Читать дальше...