Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 23.01.2024

Наил Мәһдиев Чаллыда яшәүчеләргә кар чистартуда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

Чаллыда соңгы 5 көндә (17-21 январда) айлык нормада кар яуды. Нәтиҗәдә быел шәһәр урамнарыннан, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк кар чыгарылды. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» шул хакта яза.

Читать дальше...

Мәскәүдә татар халык биюләре мастер-классы узды

Tatar-inform.tatar 

Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә татар халык биюләре мастер-классы узды. Аны «Ильдан» ансамбле сәнгать җитәкчесе Рәдиф Яваев алып бара. Ул Мәскәү татарлары мохтариятенең Яшьләр хәрәкәте, «Яшьләр» татар оешмасы һәм Камилла Вашаеваның актив катнашында оештырылган. Бу турыда «Мәскәү татарлары мохтарияте» төбәк иҗтимагый оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин: Күп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләүгә субсидияләр озайтылачак

Tatar-inform.tatar 

Күп балалы гаиләләр өчен ипотеканы түләүгә субсидия озайтылачак. Россия Президенты Владимир Путин «Туганнар-Яратканнар» форумында узган «Ел гаиләсе» һәм «Бу безнең гаиләнеке» конкурслары җиңүчеләре белән очрашуда катнашучыларның берсе сүзләренә шулай дип җавап бирде. Бу хакта ТАСС яза.

Читать дальше...

Узган елда Дәүләт торак фонды Татарстанда 34 күп балалы гаиләгә бушлай фатир бирде

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанда 34 күп балалы гаилә дәүләттән бушлай 52 фатир алды. 2019 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсе - гражданнарны һәркем сатып алырлык уңайлы торак белән тәэмин итү.

Читать дальше...

Миңнеханов: СИБУР 2023 елда Татарстанның ике предприятиесенә 65 млрд сум кертте

Tatar-inform.tatar 

2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан предприятиеләренә СИБУР кертемнәре күләме 65 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов идарәнең рәисе, компаниянең генераль директоры Михаил Карисалов белән очрашуда әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин «Туганнар-Яратканнар» форумында Гаилә елына старт бирде

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин «Туганнар-Яратканнар» бөтенроссия гаилә форумы кысаларында Россиядә Гаилә елына старт бирде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Дәүләт Советы Россиянең миграция законына төзәтмәләр кертергә тели

Tatar-inform.tatar 

Россиянең миграция законына төзәтмәләр кертергә кирәк. Ул чит ил гражданнары килгән көннән башлап 30 көндә укый яки эшли башламаган булса, аларның илдә булуын туктатырга мөмкинлек бирергә тиеш, чөнки шуның өчен виза хупланган. Татарстан парламентарийлары шундый инициатива белән чыгыш ясарга тели. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәл утырышында сөйләде.

Читать дальше...



Путин ташламалы гаилә ипотекасы программасын озайтуны хуплады

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт башлыгы Владимир Путинның «Туганнар-Яратканнар» форумында гаиләләр булән очрашуында катнашучыларның берсе 6 ставкалы ташламалы ипотеканы икенчел торак алуга да җәелдерергә тәкъдим итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Татарстанда М7 юлы 2024 елда 4 полосалы булачак

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда М7 трассасында 1061-1166 км участокларны, шулай ук Иннополис районында 761+500 һәм 771+246 км участокларны, Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлларын реконструкцияләүне тәмамлау планлаштырыла. Әлеге проектларны гамәлгә ашырганнан соң, республикада бөтен автомобиль юлы дүрт полосалы булачак. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Хезмәт министрлыгы: Күп балалы гаиләләр федераль үрнәктәге таныклык алачак

Tatar-inform.tatar 

Россиядә күп балалы гаиләләр үз статусын раслаган федераль үрнәктәге таныклык алачак. Бу хакта Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. «Российская газета» шул хакта яза.

Читать дальше...

Путин Мәскәүдә «Туганнар-Яратканнар» форумында булды

Tatar-inform.tatar 

Күп балалы гаиләләр – ул ил өчен таяныч, чөнки балалар күбрәк туган саен, шулкадәр яхшырак. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин «Туганнар-Яратканнар» форумында белдерде. Дәүләт башлыгы Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Бөтенроссия гаилә конкурсларында җиңүчеләр белән очрашты. Трансляция Кремльнең матбугат хезмәте Телеграм-каналында бара.

Читать дальше...

Милли Шура рәисе Владикавказ шәһәрендә татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Төньяк Осетия-Алания Республикасына сәфәре барышында Төньяк Кавказ Федераль округына кергән татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашу уздырды.

Читать дальше...

Касыйм шәһәре мөселманнары намазны Хан мәчетендә укый

Tatar-inform.tatar 

Рязань өлкәсе Касыйм шәһәренең Яңа мәчетендә бер ай элек капиталь ремонт башланган. Хәзерге вакытта тәрәзәләре алыштырылган, конференцияләр залы ремонтланган. Мәчеткә Россия мөселманнары Диния нәзарәтеннән келәм япмасы, шулай ук иганәче Али Брундуковтан уку дәресләре өчен өстәл-урындыклар һәм такта тапшырылган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең үзәкләштерелгән дини оешмасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Дәүләт Думасы ялгыз ата-аналарны эштән кууны тыю турында закон кабул итә

Tatar-inform.tatar 

16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарны эштән куу тыела. Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул иткән закон проекты шуны күздә тота. Бу норма хәзергә 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына кагыла, дип аңлатты Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин инициативага фикерен белдереп. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Россиядә 1 февральдән сугыш ветераннарына социаль түләүләрне арттырачаклар

Tatar-inform.tatar 

Бөек Ватан сугышы ветераннарына барлык социаль түләүләр һәм ярдәм чаралары күләме 1 февральдән 7,4 процентка артачак. Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Читать дальше...

Ростов өлкәсендә «Якташлар» үзәгендә татар телен өйрәнү курслары үткәрелә

Tatar-inform.tatar 

Ростов өлкәсе иҗтимагый оешмасының «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге каршында инде берничә ел дәвамында татар (туган) телен һәм әдәбиятын өйрәнү якшәмбе курслары үткәрелә. Ул «Дон татарлары – мәдәни мирасны саклау» озак сроклы программа кысаларында алып барыла. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Алтын каләм» бәйгесендә югары һәм урта махсус уку йортлары өчен яңа номинацияләр булачак

Tatar-inform.tatar 

Быелдан башлап журналистлар өчен «Алтын каләм» бәйгесендә ике яңа номинация барлыкка килә: югары һәм урта махсус уку йортының иң яхшы студент медиасы. Бу хакта Студентлар көненә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хәбәр итте.

Читать дальше...

Рәстәм Миңнеханов Татарстанда хуҗасыз күчемсез милек ияләрен табарга кушты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан хакимияте хуҗасыз күчемсез милек объектларының барлык милекчеләрен белергә тиеш. Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллегиясендә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Айрат Фәррахов: Ислам финанслары өлкәсендә белгечләргә ихтыяҗ зур

Tatar-inform.tatar 

Ислам банкингы турында законны гамәлгә ашыру өчен гыйлемле белгечләр кирәк, әлегә Россиядә аларга ихтыяҗ зур. Белгечләргә кытлык проблемасы бар», - диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән интервьюда.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *