Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 19.01.2024

Чаллының иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

«Ел тәрбиячесе - 2024» бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә Чаллының 37 тәрбиячесе көч сынашты. Өч этаптан торган конкурс финалына 9 тәрбияче чыкты. Икенче тур нәтиҗәләре буенча 7 педагог – «Ел тәрбиячесе» һәм 2 педагог «Туган телдә тәрбия һәм белем бирүче төркем тәрбиячесе» номинацияләрендә иң күп бал җыючылар. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов буранда юл хезмәтләренең нәтиҗәле эшен оештырырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Һава шартлары начар вакытта Татарстанда юл һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең нәтиҗәле эшен оештырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Педагоглар теләген искә алып эшләп бетерергә: Рәис яңа электрон мәгариф системасы турында

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучылар һәм укучыларның ата-аналары теләкләрен исәпкә алып, республика яңа электрон мәгариф системасын эшләп бетерүне Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Цифрлар министрлыгына йөкләде.

Читать дальше...

Кар яву сәбәпле, Миңнеханов Татарстан халкына шәһәрдән читкә китеп йөрмәскә киңәш итте

Tatar-inform.tatar 

Республика юлларында начар һава шартлары аркасында килеп туган хәлгә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында аңлатма биргән һәм шәһәрара трассаларның берсендә булган вазгыятьне сурәтләгән видео урнаштырган.

Читать дальше...

Владимир Леонов: Казанга Брикс уеннарына 50дән артык илне чакырырга планлаштырабыз

Tatar-inform.tatar 

Бу җәйдә Казанда узачак Брикс уеннарында катнашырга берләшмә әгъзасы булган илләр генә түгел, ә берничә дустанә дәүләт тә чакырылачак. Барлыгы 50дән артык ил вәкилләре көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Россия Почтасының ремонтланган 32 бүлекчәсен ачты

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстанда Россия Почтасының ремонтланган 32 бүлекчәсе ачылды. Ачылу тантанасын видеоэлемтә аша Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Тантана Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышы алдыннан узды.

Читать дальше...

Миңнеханов һәм Матыцин «Фиджитал Татарстан» фестивален ачты

Tatar-inform.tatar 

Казанда «Фиджитал Татарстан» фестиваленең финал ярышлары башланды. Аларда республиканың төрле районнарыннан 500дән артык спортчы алты дисциплинада җиңү өчен көрәшәчәк. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга һәм тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Читать дальше...



Махсус операциядә үлгән хәрбинең әнисе авыл халкы белән маскировка челтәре үрә

Tatar-inform.tatar 

Надежда Турова улын махсус хәрби операциядә югалта — ул һәлак була. Ләкин ханым өметсезлеккә бирелми, кул кушырып утырмый — туган авылында гуманитар ярдәм җыю оештыра. Авылдашлары белән саклангыч челтәрләр тегәләр һәм окоп шәмнәре ясыйлар.

Читать дальше...

Миңнеханов Алемасов исемендәге Дәүләт премиясен бирү комитеты составын үзгәртте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вячеслав Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе турындагы указга үзгәрешләр кертте. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Читать дальше...

Республика клиник хастаханәсендә Татарстанда тәүге тапкыр балага бөер күчереп утырттылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда беренче тапкыр Республика балалар клиник хастаханәсендә балага донор бөерен күчереп утырттылар. Бу хакта «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсендә сөйләделәр.

Читать дальше...

Мәскәүдә татар теленнән югары курс студентлары саны ике тапкыр арткан

Tatar-inform.tatar 

Соңгы елда Мәскәү белем бирү мәйданчыкларында татар теленнән база курсын тәмамлаганнан соң, югары курсларда укуын дәвам итәргә теләүчеләр саны ике тапкыр арткан. Шуңа күрә алар өчен махсус тест кертү турында карар кабул ителгән. Бу хакта «Татар-информ»га курсларны оештыручы һәм алып баручы, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты методисты, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге педагогы Альбина Вәлиева сөйләде.

Читать дальше...

Язучы Шамил Идиатуллин 23 гыйнварда Мәскәүдә яңа китабын тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Киләсе атнада, 23 гыйнварда, танылган Россия язучысы, Татарстанда үсеп белем алган Шамил Идиатуллинның Мәскәүдә «За старшего» шпион романының презентациясе узачак. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Гамәли семиотика институты татарча тавышны текстка әйләндерә торган сервис булдырган

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин татарча тавышны текстка әйләндерә торган сөйләмне танып белү синтезы эшли башлаганын әйтте. Сөйләм синтезын хәзерге вакытта speech.tatar сайтында кулланып була.

Читать дальше...

Казанда керемнәр турында мәгълүмат бирүне таләп итүче вазифалар исемлеге расланды

Tatar-inform.tatar 

Казан хакимияте шәһәр башкарма комитетының муниципаль хезмәте вазифалары исемлеген раслады. Анда вазифага билгеләнгәндә һәм алмаштырганда муниципаль хезмәткәрләр үзләренең, тормыш иптәше һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Карар документлар һәм хокукый актлар җыентыгының яңа электрон чыгарылышында чыкты.

Читать дальше...

Чернышенко БРИКС Уенына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышында читтән торып катнаша

Tatar-inform.tatar 

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко һәм РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин бүген Казандагы рәсми чараларда видеоконференция элемтәсе режимында катнашачак. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Татар-информ» агентлыгының «Дзен» каналын укучыларның даими саны 20 мең кешегә арткан

Tatar-inform.tatar 

«Татар-информ» агентлыгы «Дзен» каналының даими аудиториясе 20 000 кешегә арткан. Ресурс 2024 ел башында рекордлы билгегә җитте. Искәртеп узабыз, каналга язылучыларны Татарстанда һәм аның башкаласында барган төрле вакыйгалар бер үк дәрәҗәдә кызыксындыра.

Читать дальше...

Татарстан трассаларында карга батып калган автомобильләрне казып чыгаралар - видео

Tatar-inform.tatar 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре карга батып калган машиналарны казып чыгара. Юлларны кардан чистарталар һәм реверсив хәрәкәт оештыралар.

Читать дальше...

«Иҗтимагый фикер» фонды: Гражданнарның 79 проценты Владимир Путинга ышана

Tatar-inform.tatar 

Ил халкының 79 проценты Президент Владимир Путинга ышана, респондентларның 81 проценты Россия лидерының эшчәнлеген уңай бәяли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Иҗтимагый фикер» фондына сылтама белән хәбәр итә.

Читать дальше...

НАТОда альянс гражданнары Россия белән тоталь сугышка әзерләнергә тиеш дип белдерделәр

Tatar-inform.tatar 

НАТО илләре гражданнары якындагы 20 елда Россия белән тоталь сугышка әзерләнергә тиеш. Альянсның хәрби комитеты башлыгы Роб Бауэр шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел каникулларында йомырка арзанайды, ә яшелчә кыйммәтләнде

Tatar-inform.tatar 

2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 9 гыйнварына кадәрге чорда Татарстанда яшелчә бәясе сизелерлек артты, ә тавык йомыркасы арзанайды. Татарстанстат мәгълүматлары шуны раслый.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *