Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 26.01.2024

Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

Башкаланың «Саклагыч капламаларның технологик системалары» компаниясенең коммерция директоры Александр Красавин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка детальләрне ремонтлау һәм реверс-инжиниринг технологияләрен күрсәтте. Үз проектын ул Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында тәкъдим итте.

Читать дальше...

Новокузнецкиның «Чулпан» мәчетендә «Безнекеләр – ул без» хәйрия акциясе узган

Tatar-inform.tatar 

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчетендә «Безнекеләр – ул без» дип аталган хәйрия акциясе узды.15 гыйнварда мәчет имам хатыйбы Әнвәр хәзрәт Әширов хәрбиләр өчен посылкалар җыю башлануы турында игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Путин махсус операциядәгеләрнең гаилә әгъзаларын милеккә салымнан азат итүне йөкләячәк

Tatar-inform.tatar 

Финанс министрлыгына һәм төбәкләргә махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның хатыннарына һәм балаларына да милек салымына ташламаларны тарату мәсьәләсен эшләргә күрсәтмә биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин белдерде. РИА Новости шул хакта яза.

Читать дальше...

Миңнеханов БРИКС чараларын оештыру комитетына үзгәреш кертте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия рәислеге кысаларында чараларга әзерлек һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты составына үзгәрешләр кертте. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Миңнеханов, Чупшева һәм Шувалов Татарстандагы инвестпроектлар турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа проектларны алга җибәрү буенча Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева һәм ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов белән очрашты. Очрашу Татарстан Хөкүмәт йортында узды.

Читать дальше...

Миңнехановка нефть-газ химиясе өчен җиһазлар күрсәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Нефть-газ, химия һәм нефть химиясе җиһазлары җитештерүче «Уралхиммаш» компаниясе Татарстанның зур предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» утырышында компаниянең идарәче оешмасы генераль директоры Тамара Кобаладзе хәбәр итте.

Читать дальше...

Путин: Махсус хәрби операция зонасында 600 меңнән артык кеше исәпләнә

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көндә махсус операция зонасында 600 меңнән артык кеше бар. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы студентлар белән очрашуда әйтте.

Читать дальше...



«Эфир»ның элеккеге баш мөхәррире Түбән Кама телерадиокомпаниясен җитәкләде

Tatar-inform.tatar 

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Түбән Кама телерадиокомпаниясе коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Алена Демина үз вазифаларына дүшәмбе, 29 гыйнварда, керешәчәк.

Читать дальше...

Чупшева: Миңнеханов ил дәрәҗәсендә үсә торган барлык проектларны эшләүдә катнаша

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Стратегик инициативалар агентлыгына нигез салынганнан бирле аның күзәтчелек советы составына керә. Барлык проектлар - беренчеләрдән һәм хәзер гамәлгә ашырылганнары республика җитәкчесе катнашында эшләнә. Бу турыда Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева белдерде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: ВЭБ.РФ проектлары ярдәмендә Татарстанда 18 мең эш урыны булдырылды

Tatar-inform.tatar 

ВЭБ.РФ проектлары ярдәмендә Татарстан моношәһәрләрендә заманча сәнәгать мәйданчыклары барлыкка килде, зур проектлар ярдәм ала. Шулай итеп, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә сәнәгать парклары, мәктәпләр ачылды. Бу хакта ВЭБ.РФ дәүләт корпорациясе һәм Стратегик инициативалар агентлыгы стратегик бизнес-миссиясе вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Читать дальше...

Игорь Шувалов Чаллыда тест полигонында «Атом» электромобилен сынап карады

Tatar-inform.tatar 

ВЭБ.РФ рәисе Игорь Шувалов «КАМАЗ» фәнни-техник үзәгендә булды, анда аңа төнге зарядлы КАМАЗ-6282 электробусын һәм «Атом» платформасын тәкъдим иттеләр. Ул электрокарны тест полигонында сынап карады. Видеоны дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте телеграм-каналында куйган.

Читать дальше...

Татарстан Милли музее иртәгә гаиләләрне бушлай мәдәни чараларга чакыра

Tatar-inform.tatar 

Иртәгә 12.00-15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда Гаилә елына багышланган «Бөтен гаилә белән» программасы узачак. 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр музейга гаиләләре килгән кунаклар өчен керү бушлай.

Читать дальше...

Янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы имамының яңа өендә «Алтын туй һәм өй туе» мәҗлесе булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Курган өлкәсендә эш сәфәрендә. Бүген ул Йолдыз авылында «Алтын туй һәм өй туе» мәҗлесендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда 11 Covid-госпиталь эшли

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручыларга ярдәм күрсәтелә торган 11 госпиталь эшен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

Читать дальше...

Татарстан ашлыкны чит илләргә чыгаруны 2023 елда 59 процентка арттырган

Tatar-inform.tatar 

Узган ел Татарстан егермедән артык илгә 123 мең тонна ашлык озаткан. Россия Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең (Россельхознадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән коллегиянең уртак утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...

Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә Ленинград блокадачыларын хөрмәтләделәр

Tatar-inform.tatar 

27 гыйнвар – Ленинград камалышы тулысынча өзелгән көн. Әлеге бәйрәм алдыннан Санкт-Петербургның Татар мәдәни үзәгендә «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән шәһәр блокадачылары белән очрашу булды. Бу хакта Татарстанның Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе республикада сайлаучылар санына төгәллек кертте

Tatar-inform.tatar 

2024 елның 1 гыйнварына Татарстанда 2 928 633 кеше актив сайлау хокукына ия, дип хәбәр итә республика Үзәк сайлау комиссиясе. Россия Президентын сайлау алдыннан әлеге белешмәләргә төгәллек кертелде.

Читать дальше...

Яшь җырчы Рөстәм Егоров: Киләчәктә зур сәхнәдә татар сәнгатен үстерергә телим

Tatar-inform.tatar 

Габдулла Тукай әдәби музеенда яшь җырчы Рөстәм Егоров концерты булды. Кичәдә татар халык җырлары, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Мансур Мозаффаров, Рафаэль Бакиров көйләренә язылган әсәрләр яңгырады.

Читать дальше...

Путин кушуы буенча, үлгәннән соң бүләкләнгән Россия Герое гаиләсенә ташламалар биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча, үлгәннән соң бүләкләнгән Россия Геройларының гаиләләренә әлеге исемгә лаек булган башка Геройларның гаиләләренә тиешле булган ташламалар биреләчәк. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Мигрантлар ил территориясендә адашып йөрүче атом хәлендә булмаска тиеш

Tatar-inform.tatar 

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә мигрантларга бәйле вазгыять хакында фикерен белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.

Читать дальше...

Путин махсус операциядә катнашучыга, контракты булмаса да, ветеран статусы бирергә кушты

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, контракты булу-булмауга да карамастан, сугыш хәрәкәтләре ветераны статусы бирелергә тиеш. Россия Президенты Владимир Путин РФ Хөкүмәтенә тиешле законга үзгәреш кертергә кушты. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Читать дальше...

Татарстанда авыру симптомнары булганнарны эшкә, мәктәп, бакчаларга кертмәскә чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда балалар бакчалары, мәктәпләр һәм эшче коллективларда иртәнге фильтрларны көчәйтергә чакырдылар. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *