Ютазы музеена үзенчәлекле экспонат тапшырганнар
Ютазы районының Кәрәкәшле авылы музеена үзенчәлекле экспонат тапшырганнар. Бу хакта «Ютазы таңы» газетасы яза.
Читать дальше...
Ютазы районының Кәрәкәшле авылы музеена үзенчәлекле экспонат тапшырганнар. Бу хакта «Ютазы таңы» газетасы яза.
Читать дальше...
Алабугада шәһәр планеркаларының берсендә район башлыгы урынбасары Роман Исланов узган елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Читать дальше...
Азнакай районының Югары Стәрле авылы китапханәсендә «Кышкы әкият» дип исемләнгән чара үтте. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.
Читать дальше...
Лениногорскиның «Яшьлек» спорткомплексында шәһәр башлыгы Кубогына волейбол буенча турнир узды. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Читать дальше...
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче православие дине вәкилләрен Раштуа бәйрәме белән котлады.
Читать дальше...
Иртәгә, 7 гыйнварда (бу көнне христианнар юлиан календаре буенча Раштуаны бәйрәм итә), Татарстанда аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Яңа елда соң Татарстан башкаласында Россия Президентын сайлауда үз-үзен кандидат итеп күрсәткән Владимир Путинны хуплап имза җыю пунктлары яңадан эшли башлады. 23 декабрьдән алар Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндәге сәүдә үзәкләрендә оештырылган.
Читать дальше...
2024 елда Иннополиста БРИКС илләренең 10 элемтә һәм ИТ министры очраша. Россиянең элеккеге цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, «Иннополисны үстерү» ҖЧҖ башлыгы Николай Никифоров, әлеге тәкъдимне хуплаган өчен РФ һәм ТР җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, шулай дип белдерде.
Читать дальше...
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда Акдус кушаматлы алабаеның Яңа елдагы беренче фотосын урнаштырды.
Читать дальше...
6 гыйнварда РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм «Алдынгылар хәрәкәте» гомумроссия хәрәкәтенең Казан җирле бүлеге җитәкчесе Динар Бариев махсус операциядә катнашучы хәрбиләрнең хатыннары һәм балаларының хәлен белде. Шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән дә котладылар.
Читать дальше...
РФ Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән тиешле федераль программа кысаларында, шул исәптән «Россия Федерациясе цифрлы икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатыннан Татарстанның 22 районында барлыгы 32 авыл почта бүлекчәсе яңартылган. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр һәм инвалидларның балалары өчен Яңа ел чыршысы үткәрелде. «Корстон»ның күңел ачу программалары режиссеры Ленар Сафиуллин әйтүенчә, мондый чаралар комплекс ачылганнан бирле ел саен оештырыла.
Читать дальше...
2023 елда республиканың Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланучылар тарафыннан ясалган транзакцияләрнең гомуми күләме 26,9 миллиард сум тәшкил иткән. 11 миллионнан артык түләү башкарылган, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Читать дальше...
Кичә, 5 гыйнварда, Татарстанда урман кошларын этләр ярдәменнән башка аулау, шулай ук урман, дала һәм кырда яшәүче киек кошларны этләр ярдәмендә аулау буенча ау сезоны тәмамланды. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.
Читать дальше...
РФ Хөкүмәте авыл территорияләрен төзекләндерү чараларын гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә бирелә торган дәүләт ярдәме күләмен арттырды. Бу хакта «Российская газета» яза.
Читать дальше...
Россия Хөкүмәте 2024-2028 елларга исәпләнгән юл төзелеше планын киңәйтте. Барлыгы 380 проект гамәлгә ашыру күздә тотыла. Әлеге проектларга 14 триллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шуның 5,6 триллионы – федераль бюджет акчалары, калганы – бюджеттан тыш чыганаклардан һәм Россия субъектларының юл фондларыннан алынган акча.
Читать дальше...
Республиканың Яңа Чишмә, Мөслим, Әлмәт һ.б. район һәм шәһәрләрендә Спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында спорт һәм күңел ачу ярышлары, атап әйткәндә, спорт турнирлары, конкурслар һәм активлыкның башка төрләре үткәрелде. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Гражданнарга социаль пособиеләр билгеләгәндә, аларның матди хәленә карыйлар. Байлыкны бәяләү критерийларының берсе – кешенең банк кертемнәре күләме.
Читать дальше...
Татарстанда 30/40 форумы бара – анда бөтен Россиядән 70 мөселман катнаша. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Россиядә ташламалы ипотека программалары үрнәгендә дәүләт тарафыннан ислам ипотекасына ярдәм чаралары билгеләү аңа ихтыяҗны үстерергә мөмкинлек бирәчәк һәм ипотека бирү күләмен арттырачак, дип белдерде РИА Новости агентлыгына Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының дөнья финанс базарлары һәм финанс технологияләре кафедрасы доценты Ильяс Зарипов. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...
Россия Президенты Владимир Путин быел хуҗа хокукында Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммитында һәм «Киләчәк уеннарында», шулай ук тагын берничә зур чарада чит ил кунакларын кабул итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...
Танылган язучы, тумышы белән Татарстаннан булган Шамил Идиятуллинның «За старшего» дигән китабы Яңа ел бәйрәмнәрендә уку өчен иң яхшы биш әсәр арасына керде. Рейтингны Forbes журналы бастырып чыгарган.
Читать дальше...
Бүген, 6 гыйнварда, Татарстанда элегрәк урнашкан аномаль салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Читать дальше...
Кукмара районы мөхтәсибәтенең «Туеш» мәхәлләсе бүләкләренә «Мин Коръәнне яратам!» дип исемләнгән Коръән укучылар бәйгесе үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайты Туеш мәчете имамы Айрат хәзрәт Шәфигуллин сүзләренә сылтама белән хәбәр итте.
Читать дальше...
Татарстанның атказанган мәдәнит хезмәткәре, республиканың халык артисты, эстрада җырчысы Виталий Агапов әле генә туган ягы – Зәй районы Сәвәләй авылыннан килгән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
Читать дальше...