Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 13.01.2024

Яшел Үзән районы башлыгы һәм прокурор социаль приютта тәрбияләнүчеләр белән аралашты

Tatar-inform.tatar 

Раштуа бәйрәме алдыннан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанась­ев һәм прокурор Дмитрий Ерпелев «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешәннең Әккәрәй авылында Сөлчә елгасында кышкы коену сезонын ачтылар

Tatar-inform.tatar 

Чирмешән районы Әккәрәй авылында Сөлчә елгасында кышкы коену сезонын тантаналы рәвештә ачтылар. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Әккәрәй авылы мәдәният йорты» төркемендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Чистайның Йолдыз бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Tatar-inform.tatar 

Чистай районы Йолдыз бистәсендә яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Чистай үзәк хастаханәсе баш табибы Илдар Хәнифов һәм Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов шәхсән үзләре биредә яшәүчеләрне котларга килде. Бу хакта «Чистай-информ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Зәй хәрбиләренең гаиләсендә туган балаларга сертификатлар тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Зәйдә ирләре махсус операциядә катнашучы хатыннарны гаиләләрендә бала тууы белән котлап, 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Шамил Садыйков: 2023 ел медиа өчен интернетның тоталь җиңүе белән тәмамланды

Tatar-inform.tatar 

Медиа өлкәсендә узган ел интернетның башкаларны тулысынча җиңүе белән тәмамланды. «Татмедиа» АҖендә булган барлык онлайн-проектлар да бик зур үсеш күрсәтте. Россия матбугаты көне алдыннан «Татар-информ» белән сөйләшүдә медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков шундый фикер белән уртаклашты. Мисал өчен, 2023 елда «Татар-информ»ның YouTube-каналы аудиториясе 200 мең язылучыга артты.

Читать дальше...

Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләрен тапшырды

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләү турындагы карарларга имза куйды. Документлар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

Татарстанда 2023 елда сөт җитештерү 7 процентка, йомырка 2 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

2023 елда Татарстанда 2 млн 187 мең тонна сөт җитештерелгән, үсеш 149 мең тонна (2022 елга карата 107 процент), шулай ук 1 млрд 570 млн данә йомырка (үсеш 2 процент) һәм 512 мең тонна тере үлчәмдә терлек һәм кош ите (97 процент) җитештерелгән. Терлекчелек өлкәсендә эш нәтиҗәләре турында Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Читать дальше...



Шамил Садыйков: «Татмедиа» сайтларының аудиториясе 100 млн уникаль укучыдан артты

Tatar-inform.tatar 

Россия матбугаты көне алдыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Татарстанның зур медиахолдингы аудиториясенең ничек артуы турында сөйләде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Шамил Агеевны «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агеевны «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләү турындагы карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Читать дальше...

«Татар-информ» фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримгә куелачак һәйкәл эскизын тәкъдим итә

Tatar-inform.tatar 

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримгә һәйкәл эскизын ясаганда скульпторлар аның «Мылтык тотып баскан җиремнән бер адым да артка чигенмәм» дигән шигырь юлларын нигез итеп алып, ике аягында нык басып торган образ тудырганнар.

Читать дальше...

2024 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына 13,6 млрд сум дәүләт ярдәме каралган

Tatar-inform.tatar 

Яңа елда Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 13,6 млрд сум каралган, аның 2,8 млрд сумы федераль бюджеттан, 10,8 млрд сумы республика бюджетыннан. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Читать дальше...

Махсус операция зонасыннан росгвардиячеләр журналистларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Tatar-inform.tatar 

Росгвардиячеләр хәрби хезмәткәрләрнең һәм Росгвардия хезмәткәрләренең махсус хәрби операция зонасындагы хәрби эше, тыныч гражданнарны дошман утыннан коткару, илнең яңа төбәкләрендәге кешеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтү турында оператив һәм объектив рәвештә мәгълүмат бирүче Россия журналистларына рәхмәт белдерде.

Читать дальше...

Төмән өлкәсендә хәләл ит продукциясе җитештерү күләмен арттырырга планлаштыралар

Tatar-inform.tatar 

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә дин әһелләре һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренең ислам кануннарына туры китереп ит продукциясен җитештерүне арттыру мәсьәләсенә багышланган киңәшмәсе узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

2023 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 1,5 млрд сумлык продукция сатканнар

Tatar-inform.tatar 

2023 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда традицион ярминкәләрдә 1 млрд 530 млн сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда 2024 елда 930 ятим бала һәм 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда 930 ятим бала һәм кимендә биш бала тәрбияләүче 28 күп балалы гаилә торак белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов хуҗалыкларга каты ашлама урынына сыегын кулланырга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык районнар белән киңәшмәдә хуҗалыклар җитәкчеләренә сыек комплекслы ашламаларга игътибар итәргә тәкъдим итте. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров үз докладында мондый төр матдәләрнең тагын да югары нәтиҗәлелеге турында сөйләде.

Читать дальше...

Диния нәзарәте унөченче тапкыр «Ислам. Беренче адымнар» курсларын оештыра

Tatar-inform.tatar 

Диния Нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар»ның 13 нче сезонына тыңлаучылар җыя башлады. Тиздән башланачак дәресләр Рамазан ае алдыннан үткәрелә, димәк, исламда беренче адымнарын ясаучы кардәшләребез изге ай төгәлләнгәнче намаз укырга өйрәнә алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Санкт-Петербургта Wildberries складында 50 мең квадрат метр мәйданда янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

Санкт-Петербургның Пушкин районында Wildberries маркетплейсының товарны сортларга аеру үзәгендә зур янгын чыккан. Аны сүндерүгә 200дән артык янгын һәм башка оператив оешма хезмәткәрләре җәлеп ителгән. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда халык миграциясе үсеше кимеде

Tatar-inform.tatar 

2023 елның гыйнвар-октябрь айлары йомгаклары буенча Татарстанда халык миграциясе үсеше 7228 кеше тәшкил итте. Узган елның 10 ае белән чагыштырганда, күрсәткеч 1294 кешегә кимегән. Бу хакта Татарстанстат республиканың социаль-икътисади үсеше турында әзерләгән докладта әйтелә.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин Татарстан бюджетында спортны үстерүгә яхшы акчалар бүленгән дип белдерде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан спорт төрләре буенча һәрвакыт алдынгы урыннарда булды. Республикада инфраструктураны үстерүгә, халыкны физкультура белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

Читать дальше...

Сәфәров: Россия матбугаты көне Татарстанда йөзләгән талантлы кешене берләштерә

Tatar-inform.tatar 

Россия матбугаты көне Татарстанда йөзләгән талантлы һәм үзенчәлекле кешене берләштерә, аларның тырышлыгы белән Татарстан журналистикасы үсеш ала һәм камилләшә. Бу хакта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев адресына юллаган котлавында белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда кулланучылар кәрзиненең бәясе 10 айда 4,7 процентка арткан

Tatar-inform.tatar 

2023 елның ноябрендә Татарстанда теркәлгән товарлар һәм хезмәтләр җыелмасы бәясе 18465,73 сум тәшкил итте. 2022 елның декабреннән ул 4,7 процентка артты. Татарстанстат республиканың 10 айда социаль-икътисади хәле турында әзерләгән докладта шул хакта хәбәр ителә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *