Мы в Telegram
Добавить новость
smi24.net
Tatar-inform.tatar
Январь
2024

Новости за 16.01.2024

Түбән Камада яңа урамга Разил Вәлиев исеме биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада «Урман» яңа торак комплексында мактаулы гражданин Разил Вәлиев исемендәге урам барлыкка киләчәк. Бу хакта Советлар йортында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов рәислегендә узган топонимик комиссиядә билгеле булды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Министр яңартылган «Электрон мәгариф» системасына уку елы уртасыннан күчүне аңлатты

Tatar-inform.tatar 

«Әгәр уку елы башында яңа системага күчкән булсак, тагын да зур тавыш чыгар иде, чөнки укытучыларны ял вакытында яңалыкка өйрәтәсе була иде», - диде Илсур Һадиуллин.

Саратов Җәмигъ мәчетенә йөрүчеләр арасында Коръән конкурсы булды

Tatar-inform.tatar 

Саратов Җәмигъ мәчетенең «Зейд бин Сабит» Коръән үзәгенә ир-атлар төркеменә дәресләргә йөрүчеләр арасында «Коръән уку» бәйгесе булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә муниципаль хезмәткәрләр өчен портал эшли башлады

Tatar-inform.tatar 

Россиядә муниципаль хезмәткәрләре өчен Муниципалитеты.рф сайты эшли башлады. Портал «Кече ватан - Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында тәкъдим ителде. Ресурс җирле үзидарә белгечләре өчен ярдәмче булырга, аларның агымдагы бурычларын үтәүләрен җиңеләйтергә тиеш.

Читать дальше...

Путин: Татарстанның уңышлары бәхәссез, ә КАМАЗ – Россия автосәнәгате лидеры

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның уңышлары бәхәссез, ә КАМАЗ – Россия автомобиль төзелеше лидеры. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Кече Ватан – Россия көче» Бөтенроссия муниципаль форумында Чаллы мэры Наил Мәһдиев докладын тыңлаганнан соң белдерде.

Читать дальше...



Миңнеханов: Казан Россиянең «акыллы» шәһәре рейтингында алдынгы урында тора

Tatar-inform.tatar 

Татарстан башкаласы Россиянең «акыллы» шәһәрләр рейтингында алдынгы урыннарны били. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында белдерде.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов генетиканы тикшерүнең мөһимлеге турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Генетик тикшеренүләр авырулардан чара табарга, авыл хуҗалыгында һәм вакциналар җитештерүдә кайбер бурычларны хәл итәргә ярдәм итә ала. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында белдерде.

Читать дальше...

Эмиль Фәйзуллин Сәйяр Хәбибуллин турында: Олы яшьтә булуына карамастан, әле дә иҗат итә

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар композиторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәйяр Хәбибуллинны туган көне белән котлаган.

Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр түләүләре җыелу 99 проценттан арткан

Tatar-inform.tatar 

2018 елда «Татэнергосбыт» базасында Бердәм исәп-хисап үзәге клиентлар өчен сервис дәрәҗәсен арттырырга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең үтә күренмәлелеген һәм җыелуын тәэмин итәргә, шулай ук исәпләүләрнең закон таләпләренә туры килүен гарантияләргә мөмкинлек бирде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында белдерде.

Читать дальше...

Айрат Хәйруллин үзләрен телеграмда түрә итеп белдерүче мошенниклар турында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренең Телеграм-аккаунтлары белән мошенниклык гамәлләре турында кисәтте, алар атна башыннан теркәлә башлаган.

Читать дальше...

Һава шартлары начарлану сәбәпле, Татарстанда М5 юлында транспорт хәрәкәте чикләнә

Tatar-inform.tatar 

Көчле буран сәбәпле, Татарстанда М5 юлында транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Телефоннарга «үтеп керү» очраклары булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов уяу булырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

Республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре аккаунтлары белән мошенниклык очраклары ешаюы сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында язылучыларны уяу булырга чакырды.

Читать дальше...

Буран сәбәпле, Татарстанда М7 юлында автобус һәм йөк машинасы хәрәкәтен кабат чикләделәр

Tatar-inform.tatar 

Татарстан территориясе буйлап уза торган М7 трассасы участогында хәрәкәтне чикләделәр. Чикләүләр 11.30 сәгатьтән һава шартлары яхшырганчыга кадәр кертелә.

Читать дальше...

Камил Сәмигуллин галим Шиһабетдин Мәрҗанинең күләмле кулъязмасы өйрәнелә башлавын әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин киләсе елда Шиһабетдин Мәрҗанинең күләмле бер эше белән танышу мөмкинлеге булачагына өметләнә. Бу хакта ул күренекле галим, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.

Читать дальше...

Ләйлә Фазлыева туристларны Татарстанга кабат кайтарачак төп шартны әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның туризм тармагының төп бурычы - сәяхәтчеләр кабат республикага кайтырлык шартлар булдыру. Бу хакта Татарстан Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

Читать дальше...

Самара мәдәни-агарту үзәгендә гармунчы Мидхәт Әминов белән иҗади очрашу узды

Tatar-inform.tatar 

Самараның «Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә гармунчы-виртуоз, «Идел» эстрада ансамбле җитәкчесе, «Заман» татар балалар фольклор ансамбле гармунчысы Мидхәт Әминов белән иҗади очрашу узды. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Кирам Сатиев: Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова белән эшләү – иҗатымның иң бәхетле чоры иде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык артисты Кирам Сатиев татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова белән гастрольләрдә йөргән вакытны искә алды.

Читать дальше...

Мәгариф һәм фән министры «Татарстан электрон мәгарифе»н көйләп бетерү вакытын әйтте

Tatar-inform.tatar 

«Татарстан электрон мәгарифе» яңартылган системасының барлык сервисларының эшен ахырга кадәр көйләү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Читать дальше...

Хөснуллин һәм Миңнеханов Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Алар 2023 елда төзелеш нәтиҗәләре турында фикер алышты һәм яңа елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны карады.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *