Олы һәм Кече Кабан халкы Казан янында күпкатлы төзелешне гамәлдән чыгаруга иреште
Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат рәсми порталында Лаеш районы Олы Кабан һәм Кече Кабан җирлекләрендә күпкатлы төзелешне тыю турында карар чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га Кече Кабан авылында яшәүче Роман Третьяков хәбәр итте.
«Без үз максатыбызга ирештек. Шартлы-рөхсәт ителгән төзелеш төреннән 4 каттан биегрәк биналар төзү мөмкинлеген гамәлдән чыгардылар — шундый компромисс булды. Шул ук вакытта шартлы-рөхсәт ителгән төзелешләрнең һәркайсы халык тарафыннан килештерү өчен ачык тыңлаулар процедурасы аша үтәргә тиеш», — диде ул.
Фото: © «Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Олы Кабан авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында»гы документы
Элегрәк «Татар-информ» Олы һәм Кече Кабан авылларында җирдән файдалану һәм төзелеш планын раслау турында җәмәгать тыңлаулары уздырылуы турында язган иде. Алар киеренке фикер алышуга әверелде. Торак пунктның актив гражданнары «Татар-информ»ны җирлек халкы һәм Лаеш районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы, проектлаучы белән очрашуга чакырды.
Кешеләр берничә ел дәвамында «Унистрой» белән, төгәлрәге, әлеге компания төзергә ниятләгән «Махаон» торак комплексы белән көрәшүен сөйләде. Бистәләрдә өч меңгә якын кеше яши, алар җирлектә биек комплекс булуын теләми.
Кабан халкы имзалар җыя, «Анти-Махаон» чаты оештыра һәм бистә территориясендә биек бина төзүгә каршы төрлечә протест белдерә. Аларның төп дәлиле: «Торак пунктта инфраструктура үсеш алмаган, планлаштырылган «Махаон» халкы өчен юллар, балалар бакчалары һәм башка нәрсәләр юк». Ләкин барыннан да бигрәк, җирлек халкы күпкатлы йортлар янында яшәргә теләми. Алар имзалар җыя һәм күпкатлы төзелешне тыю өчен җәмәгать тыңлауларында бергәләп чыгыш ясый, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров.