Рәссам Илдус Мортазин волонтер һәм махсус операциядә катнашучы хәрбинең портретын ясаган
Татарстанның атказанган рәссамы Илдус Мортазин безнең заман геройлары турында картиналар сериясен дәвам итә. Ул «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип аталган яңа картинасын махсус операциядә катнашучы хәрби һәм волонтер Фидаил Зариповка багышлаган. Картина хәзерге вакытта Чаллыдагы галереядә оештырылган күргәзмәдә урын алган.
«Идея 2022 елның җәендә, гуманитар ярдәм турында сюжетлар караганда туды. Гуманитар ярдәмне алгы сызыкка китерү – куркыныч һәм күркәм эш. Әмма мин күрсәтергә теләгән иң мөһим әйбер – безнең гражданнарның битараф калмавы һәм махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар йөк җыеп ярдәм итүе», - диде Илдус Мортазин.
Картинаның беренче планында Түбән Кама һәм Татарстан әләмнәре кадалган тартмалар сурәтләнгән һәм «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дип язылган.
Якынча эскиз 2022 елда ук эшләнгән булган. Эш машина йөртүчеләр гел рейста булу сәбәпле кичектерелеп килгән.
«Түбән Каманың «Сугышчан туганлык» оешмасында кемне сурәтләргә икән дип киңәшләштем. Күпләр риза булмады. Моңа аңлыйм, чөнки алар бик тә мөһим эш белән шөгыльләнә. Гуманитар йөк илтү турында сюжет ясаганда «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән язулы бер тартмага күзем төште. Картинаны шулай атадым да. Бер позада торырга риза булган өчен Фидаил Фаил улына рәхмәт. Өстәвенә, ул гуманитар ярдәм илтүче кеше генә түгел, ә махсус операциядә үз теләге белән катнашкан хәрби дә», - дигән хис-кичерешләре белән уртаклашты рәссам.
Узган ел Илдус Мортазин махсус операция зонасындагы хәрбиләр өчен мич ясаган оста Александр Ребровның портретын иҗат иткән.
«Хатын-кызларның оекбаш бәйләвен һәм ризык әзерләвен сурәтләгән картиналар да ясарга телим. Сынлы сәнгать аша безнең халыкның образын ачып бирәсем килә. Минем картиналарга карагач, кешеләрдә ышаныч барлыкка килсен иде», - дип сүзен төгәлләде рәссам.